Галимҗан Баруди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Галимҗан Баруди
Barudi.jpg
Туган телдә исем Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев)
Туган 17 февраль 1857(1857-02-17)
Казан өязе, Кече Кавал авылы
Үлгән 6 декабрь 1921(1921-12-06) (64 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе
Һөнәре укытучы, сәясәтче, җәмгыять эшлеклесе, дин галиме
Ата-ана

Галимҗан Баруди (1857 ел, 17 февраль, Казан Өязе, Кече Кавал авылы – 1921 ел, 6 декабрь) – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Галиев гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга барәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.
1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, дүртенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.
1882 елда Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирелә. Мәдрәсә Русиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.

1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә.
1906 елда Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. 1908 елда журналны чыгару хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елда Г.Барудины панисламизмда гаепләп ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән кайткач, ул журналны чыгаруны 1917 елга кадәр дәвам итә.
Г.Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселманнарының 2нче һәм 3нче съездлары эшендә катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.
1917 елның 1,2 маенда Мәскәүдә 1 Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. Г.Баруди 1921 елның 6 декабрендә Мәскәүгә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була[1].

2017 елда олуг татар дин әһеле Галимҗан Барудиның 160 еллык юбилее уңаеннан «Хозур» нәшрият йорты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә галимнең 22 репринт басмасын нәшер итте[2].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ләйлә Хисаметдинова. Г. Баруди: Жизнь и общественно-политическая деятельность. К.: «Хозур».
  2. Йосыф Акчура. Дамелла Галимҗан Баруди. К.: «Хозур».

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]