Галимҗан Сәлимҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимҗан Сәлимҗанов latin yazuında])
Галимҗан Сәлимҗанов
Туган 1 сентябрь 1923(1923-09-01)
Яңа Үзи, Котыш вулысы, Чистай өязе, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 19 декабрь 2005(2005-12-19) (82 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Карбышев урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия

Галимҗан Закирҗан улы Сәлимҗанов (1923 елның 1 сентябре, Яңа Үзи, Котыш вулысы, Чистай өязе, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2005 елның 19 декабре, Казан, Россия) — Вахитов исемендәге май комбинаты операторы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимҗан Сәлимҗанов 1923 елның 1 сентябрендә Татарстан АССРның Аксубай районы Яңа Үзи авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар[2]. Җиде еллык авыл мәктәбен тәмамлый. 1939 елда механизаторлар курсын темамлый. Армиягә кадәр Аксубай районының Иске Тимошкино МТСы каршында тракторчы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында 1942 елдан катнаша. Берничә тапкыр яралана, 1944 елда яралангач инвалид була[3]. Туган авылына кайта, Яңа Үзи җидееллык мәктәбендә хәрби җитәкче булып эшли. Соңрак Казан шәһәренә күчеп килә, Вахитов исемендәге Казан май комбинатына эшкә урнаша. Бу предприятиедә ярты гасырдан артык эшли. Вахтер вазифасыннан башлый, 1947 елда генераторчы була.

1951 елдан өлкән автоклавщик, аннары 1960 елдан гидрогенизация цехы аппаратчысы булып эшли. Эшче һөнәрләрне камилләштереп, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә, җитештерүне модернизацияләүдә актив катнаша.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1971 елның 26 апрелендәге Указы белән азык-төлек сәнәгатен үстерү буенча биш еллык план биремнәрен үтәүдә ирешкән күренекле уңышлары өчен Галимҗан Сәлимҗановка Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла.

1971 елда шул ук цехта водородчы була. Пенсия яшенә җитеп, эштән китми. 1996 елга кадәр катализатор участогын җитәкли.

Зур иҗтимагый эш алып барган. Берничә тапкыр цех комитеты рәисе, комбинат парткомы әгъзасы, азык-төлек сәнәгате эшче һөнәр берлегенең ҮК әгъзасы, район Советы депутаты итеп сайлана. ССРБ һөнәр берлекләренең XV съезды делегаты була.

Казан шәһәрендә яши. 2005 елның 19 декабрендә вафат була[3].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. Казань, 2003
  • Исмагилов И. Герои татарского народа. Казань, 2006
  • Хакимов М., Сафаров М. Татары. Воины. Труженики. Патриоты. Москва, 2006

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]