Галина Андреева (1938)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Андреева (1938) latin yazuında])
Галина Андреева
Туган 29 гыйнвар 1938(1938-01-29)
Якутск, РСФСР, СССР
Үлгән 21 март 2018(2018-03-21) (80 яшь)
Якутск, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре университет профессоры
Эш бирүче М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты

 

Андреева Галина Трофимовна (29 гыйнвар 1938 ел — 21 март 2018 ел) — СССР һәм Россия галиме — әдәбият белгече. 1969 елдан Якут дәүләт университеты укытучысы. Филология фәннәре докторы (1998), профессор (2001). Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре һәм мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галина Трофимовна Андреева 1938 елның 29 гыйнварында Якутск шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туган: әтисе — Трофим Никифорович Саввин товаровед, әнисе Раиса Сергеевна Саввина — рус теле укытучысы булып эшли.

Галина Мәктәптә 1946 елда укый башлый. Якутскиның 2 нче мәктәбен тәмамлагач, 1955 елда Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Югары һөнәри белем алганнан соң, туган мәктәбендә өлкән классларда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1961 елда галим-геофизик Андреев Будимир Гавриловичка кияүгә чыга һәм аның белән Нюрба каласына китә[1]. Нюрбада ул башта укытучы булып эшли, аннары КПССның район комитеты агитация һәм пропаганда бүлеге карамагындагы «Белем» җәмгыятенең урындагы бүлекчәсенең җитәкчесе була. Соңыннан район радиотапшырулар редакторы һәм директоры вазифасын башкара. Биредә аның балалары — Ольга (1962), Татьяна (1964), Евгений һәм Александр (1967) туа.

1969 елда ире эшкә Якутскига күчерелә, шуннан соң гаилә шунда калага күчеп килә һәм Галина Трофимовна Якут дәүләт университетының һәм чит ил әдәбияты кафедрасына вакантлы урынга ассистент итеп эшкә кабул ителә. 1971 елда Ленинград дәүләт университетының аспирантурасына рус әдәбияты кафедрасының көндезге бүлегенә укырга керә. Аның гыйльми җитәкчесе филфакның рус әдәбияты тарихы кафедрасы доценты Геннадий Владимирович Иванов була. 1975 елда Ленинградта Г. К. Андреева XIX гасыр язучысы С. Н. Терпигорев-Атаваның иҗаты буенча «Цикл очерков С. Н. Терпигорева „Оскудение“» дигән темага кандидатлык диссертациясе, ә 1998 елда Мәскәүдә «Художественный мир С. Н. Терпигорева в контексте русской литературы XIX века» темасына докторлык диссертациясе яклый. 2001 елда аңа рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы буенча профессор дәрәҗәсе бирелә, шулай итеп Саха республикасында «рус әдәбияты» фәне буенча ул бердәнбер филология фәннәре докторы була[2].

Андреева Галина Трофимовна Төньяк-Көнчыгыш федераль университетының филология факультетында иң алдынгы, әйдәүче укытучыларның берсе була, якут филология факультетының рус бүлегендә рус әдәбияты тарихы буенча лекцияләр укый. Ул күп гыйльми хезмәтләр, шул исәптән монографияләр авторы була; аның җитәкчелегендә байтак укучылары кандидатлык диссертациясе яклый.

Галина Трофимовна Якутскида 2018 елның 21 мартында вафат була[2].

Галина Трофимовна «Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре» һәм «Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре», шулай ук «СВФУ-ның мактаулы ветераны» исемнәренә лаек була[2], СССРБ халык мәгарифе буенча дәүләт комитетының «Мәгарифтәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дедюхина О. В. К 70-летию известного ученого, доктора филологических наук, профессора Андреевой Галины Трофимовны. Журнал «Вестник Якутского государственного университета», 2008. Издательство: Северо-Восточный федеральный университет имени М. К. Аммосова, ISSN 1817-7786.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]