Галина Буркацкая

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Буркацкая latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Буркацкая Галина Евгеньевна (укр. Галина Євгеніївна Буркацька; 19162006) — колхоз хәрәкәте эшмәкәре, УССРның Черкассы өлкәсе Черкассы районының «Украина Радянська» колхозы җитәкчесе. Ике Тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы (1951, 1958).КПСС Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы (1961-1966).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галина Евгеньевна Буркацкая 1916 елның 4 (17) февралендә Геронимовка авылында (хәзерге УССРның Черкассы өлкәсенең Черкассы районында) туган.

Артём исемендәге Харьков коммунистик университетын (1938), Украин авыл хуҗалыгы академиясен тёмамлый (1956).

1941—1944 елларда — Саратав өлкәсенең Первомайский районы «Урак һәм чүкеч» колхозы колхозчысы. 1944 елда — «Украина Радянська» колхозы колхозчысы.

Г.Е. Буркацкая — икътисад фәннәре кандидаты (1967), ә 1968 елдан — авыл хуҗалыгы академиясенең хезмәт оештыру кафедрасында олуг укытучы (Киев).

1946 елдан КПСС әгъзасы . КПССның XIX—XXII съездлары делегаты.[1] КПССның XXII съездында үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы булып сайлана. 3-6 чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты.

«Крестьянка» журналының редколлегия әгъзасы була.

2006 елның 13 мартында вафат була

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г.Е. Буркацкаяның туган илендә бронза бюсты куелган[4]
  • Галина Евгеньевна турында җырлар иҗат ителгән.
  • Буркацкая турында китаплар язылган:
    • «Як ми икону головне завдання в сільському господарстві». К., 1953;
    • «По пути крутого подъёма хозяйства». М., 1964;
    • «Совершенствование системы ведения хозяйства». К., 1967
  • 2008 елның 10 сентябрендә Геронимовка авылындагы Г.Е. Буркацкая яшәгән йортта мемориаль такта ачыла

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галина Евгеньевна Буркацкая. «Герои страны» сайты.

  1. Материалы 20 съезда КПСС. Стенографический отчет.. әлеге чыганактан 2013-12-20 архивланды. 2010-03-03 тикшерелде.
  2. УКАЗ ПРЕЗИДЕНТА УКРАИНЫ № 191/2006 Архивная копия на Wayback Machine
  3. Указ Президента Украины от 7 февраля 2001 года № 74/2001 «О награждении орденом княгини Ольги»
  4. Про затвердження списку пам’ятників мистецтва, історії та археології Української РСР(укр.)