Галина Волчкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Волчкова latin yazuında])
Галина Волчкова
Туган 19 октябрь 1963(1963-10-19) (60 яшь)
Шахты, Ростов өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия

Волчкова Галина Юрьевна (19 октябрь 1963 ел) — Россия социаль эшкуары Ортопедик аяк киеме һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кием җитештергән «Ортомода» компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галина Юрьевна Волчкова 1963 елның 19 октябрендә Шахты шәһәрендә туган.

Югары белемне Шахты шәһәрендә эшкуарлык һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү институтында ала. Аны тәмамлагач, атасы белән Нальчик каласына күчә[1]. Бер ел үтүгә Мода өендә алдынгы модельер булып китә[2]. 1990 елларда үзенең «Альянс» аяк киемнәре җитештерү фирмасын ача, башлангыч капитал 50 мең сум була[2].

Аннары Мәскәүгә китә, анда аспирантурага укырга керә һәм Җиңел сәнәгать җитештерү академиясенең лаборатория җитәкчесе була. Студент булган чакта ук, Мосшуз базасында үткән кебек беренче Россия аяк киеме дизайны конкурсы үткәрергә тәкъдим иткән була.

2001 елда МОФ белән бергә «Ортомода» компаниясен төзи[2]. Паралелль рәвештә үзенең профессиональ эшчәнлеге белән беррәттән бөтен конкурсларда катнаша һәм укытучы булып эшли[2]. 2002 елда социаль эшкуар Дюссельдорфта инвалидлар өчен ортопедик аяк киемнәр сериясен тәкъдим итә[1]. Оештыруда аңа Волкованың ире ярдәм итә, алар аның белән эштә танышкан булалар[1].

Галина Юрьевна — Мәскәү дизайнерлар Берлегенең әгъзасы һәм «Особая мода» беренче Россия мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мода конкурсының жюрие[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 «Умная обувь» Галины Волковой. Ортомода. әлеге чыганактан 2016-09-21 архивланды. 2015-06-14 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Колыбель для ножки. «Ведомости». 2015-06-14 тикшерелгән.
  3. Итоги пресс-конференции конкурса «Особая мода». Жизнь без границ. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2015-06-14 тикшерелгән.