Галина Ибраһимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Ибраһимова latin yazuında])
Галина Ибраһимова
Туган 1928 яки 29 апрель 1928(1928-04-29)
Мамадыш, Татарстан АССР, РСФСР, СССР яки Мамадыш, Мамадыш кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 11 март 2016(2016-03-11)
Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб

Галина Ибраһимова (Галина Камил кызы Ибраһимова, 1928 яки 29 апрель 1928(1928-04-29), Мамадыш, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Мамадыш, Мамадыш кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР11 март 2016(2016-03-11), Россия) — терапевт, ССРБның халык табибы (1980). 1949-1954 елларда Чирмешән хастаханәсендә, 1954-1998 елларда Әлмәт шәһәр хастахнәсендә, 1963-1998 елларда терапия бүлеге мөдире.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда Татар АССРның Мамадыш авылында интеллигентлы гаиләдә туа. Әтисе Камил Ягъфәров урман хуҗалыгы белгече була, скрипкада уйный. Әнисе Зәйнәп Борһановна - математика укытучысы, мандолинда уйнаган һәм җырлаган. Әтисе табибларга зур хөрмәт белән карый һәм дүрт баладан олы кызы тормышын медицина белән бәйләүе турында хыяллана. Сугыш башланганда ук һәлак була.

Авыр сугыш чорына карамастан, 1944 елда Казан медицина институтына укырга керә һәм 1949 елда укуны уңышлы тәмамлый. Анда биш ел эшләү дәверендә катлаулы шартларда хезмәт чыныгуы һәм район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Иван Силантьев һәм доктор Әминә Коләхмәтова ярдәме белән һөнәри тәҗрибә туплаган. Бала табудан алып туберкулез менингитын дәвалауга кадәр барысы белән да шөгыльләнергә туры килә. Чирмешәндә язмыш аны булачак ире - яшь фронтовик, геологоразведчик Габделбәри Ибраһимов белән кавыштыра.

1954 елдан башлап Әлмәттә табиб-кожвенеролог булып эшли. Кирәкле, белемле белгеч буларак, гел хастаханәдә була. Аның принцибы: «Авыру өчен ахыргача көрәшергә кирәк!». Шуның аркасында ул авыруларны "теге дөньядан" тартып чыгара алган.

1957 елда Әлмәт үзәк хастаханәсенең терапия бүлеген җитәкли, анда 30 елга якын җитәкчелек итә. Районның баш терапевты озак еллар дәвамында район үзәк хастаханәсе базасында интернатура белән җитәкчелек итә, республиканың барлык почмакларыннан табибларга үз тәҗрибәсен, белемнәрен, күзәтүләрен һәм этикасын тапшыра. Пенсия яшендә дә табиб-терапевт булып эшли, лаеклы ялга 70 яшендә генә китә[1].

2016 елның 11 мартында вафат була.

Исемнәр һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]