Галина Казанцева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Казанцева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галина Казанцева
Туган телдә исем Галина Александр кызы Казанцева
Туган 12 ноябрь 1953(1953-11-12) (66 яшь)
Маҗын авылы, Тукай районы, Татарстан
Һөнәре артистка

Галина Александр кызы Казанцевататар җырчысы (лирик-колоратур сопрано), Татарстанның халык артисткасы.

Ул 1953 елның 12 ноябрендә Татарстанның Тукай районы Керәшен Маҗыны авылында дөньяга килә. Чаллы шәһәренең урта мәктәбен, аннары Әлмәттәге музыка училищесын, мәшһүр опера җырчысы - Казан дәүләт консерваториясе профессоры – Зөләйха Хисмәтуллина курсларын тәмамлый.

Беренче булып Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» әсәреннән төп рольне — Алтынчәч ариясен башкара. Опера театрында эшләгән вакытта ул барлык спектакльләрдә дә чыгыш ясый. Балалар операсы һәм оперетта, классик опера спектакльләре булмасын, ул күп очракта төп рольләрне оста итеп башкара.

Җырчы бүген дә актив иҗат эшчәнлеге белән яши: Татарстан районнарына концертлар белән чыга. Татар, урыс, керәшен халык җырларын, классик әсәрләрне зур осталык белән башкара.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]