Галия Булатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галия Булатова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галия Булатова
Булатова Галия Фатыховна.jpg
Туган телдә исем Галия Фатих кызы Булатова
Туган 24 июнь 1906(1906-06-24)
Казан губернасы (хәзерге Әлки районы) Югары Әлки
Үлгән 13 сентябрь 1985(1985-09-13) (79 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Ширияздан Сарымсаков
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Була́това Галия Фатих кызы (24.6.1906, Казан губернасы Югары Әлки авылы - 13.9.1985, Казан), драма актрисасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1926 елда Татар театр техникумын тәмамлый һәм берничә ел Казан, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында эшли. 1929–1930 елгы сезонда бөтенләйгә Татар академия театрына күчә. Танылган атаклы актриса төп рольләрне башкара һәм психологик драмаларда зур уңыш казана.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның рольләре: Миләүшә — «Кыю кызлар», Мөршидә — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Шәмсекамәр — «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), Айхан — «Мәйсәрә» (Хәмзә), Инга — «Профессор Мамлок» (Ф.Вольф), Грета — «Тормыш яңадан башлана» (В.Собко), Мәфтуха — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Глафира — «Бүреләр һәм сарыклар», Кручинина — «Гаепсездән гаеплеләр», Варвара — «Яшенле яңгыр» (А.Островский), Люба — «Соңгылар» (М.Горький), Регана — «Король Лир», Эмилия — «Отелло» (В.Шекспир), Миңлекамал — «Миңлекамал» (М.Әмир), Н.Исәнбәт пьесаларында — Гүзәл, Рәйхан, Зифа; Горелова — «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев), Камәрия — «Бертуган Таһировлар» (Ф.Хөсни) һ.б.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар театр техникумын беренче тәмамлаучылардан (1926). 1929 елдан Татар академия театрында. Берничә ел Казан, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында уйнап, үзен талантлы актриса итеп таныта. Уйнаган беренче рольләре белән үк Фәтхи («Җавап», Г. Кутуй, 1929), Рәүфә («Шлем», Г. Минский, 1930), Мәфтуха («Яшь йөрәкләр», Ф. Бурнаш, 1934), Зөләйха («Яшь гомер», Г. Коләхмәтов, 1936), Маһи, Миләүшә («Чаткылар», 1936; «Кыю кызлар», 1940, Т. Гыйззәт), Рита Устинович («Корыч ничек чыныкты», Н.А. Островский әсәре буенча, 1938), Шаманова («Таня», А.Н. Арбузов, 1940) татар сәхнәсенең күренекле осталары рәтенә чыга. Булатованың иҗат эшчәнлегендә сәнгать чараларының киң диапазонын, сүз байлыгын оста файдалану, эмоциональлек һәм югары пафосны чынбарлык, үзен табигый тотуы белән бәйләү сәләте ачык чагыла. Актриса башкарган Шәмсекамәр образы (М. Әблиевнең шул исем. әсәре, 1938) иң уңышлы рольләренең берсе санала. Бу образда Булатова, тыйнак һәм фидакяр хатынның байлар һәм дини фанатиклар рәхимсезлегенә каршы тора алуын күрсәтеп, кешенең җәмгыятьтәге роле темасын эчке киеренкелеге һәм поэтик көче белән ачып сала. Булатова башкарган Шәмсекамәр образы үзенең ачык, лирик нечкәлеге белән татар халкының иң моңлы җырларының берсе «Зиләйлүк»кә аваздаш. Актриса талантына җырдагыча моңлылык, эчке темперамент, фикер киеренкелеге һәм тышкы бизәкләр белән мавыкмау хас. Ул башкарган Инга («Профессор Мамлок», Ф. Вольф, 1935, 1941), Гаврилова («Диңгездәгеләр өчен», Б.А. Лавренёв, 1946), Зөһрә, Әминә (««Мулланур Вахитов»», 1948; «Муса Җәлил», 1957, Н. Исәнбәт), Грета Норман («Тормыш яңадан башлана», В.Н. Собко, 1954), Туйбикова («Ут», Ш. Камал, 1954), Нәсимә («Сәүбәновлар», К. Нәҗми, 1954) образлары шундыйлардан. Н. Исәнбәтнең «Зифа» пьесасы буенча куелган (1954) спектакльдәге баш героиняны - көчле ихтыярлы, максатчан, үз дәрәҗәсен яхшы белүче татар хатыны образын гәүдәләндерә, һәм шуның нәтиҗәсендә әлеге спектакль җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба. Заман чынбарлыгын чагылдырган бу образ өстендә актриса күп еллар дәвамында эшли, ул характерның яңа сыйфатларын ача, тамашачыга кеше күңеленең катып калган искелек богауларыннан арыну процессын күрсәтә. Рәйхан һәм Гүзәл (Н. Исәнбәтнең шул исем. пьесалары, 1948, 1954), Зөһрә («Таң атканда», Ш. Шаһгали, 1959), Камәрия («Бертуган Таһировлар», Ф. Хөсни, 1965) һәм бигрәк тә Миңлекамал (шул исем. пьеса, М. Әмир, 1944) образлары барыннан да элек гражданлык пафосы, татар милли драматургиясендә хатын-кызның яңа характерын тудыруы белән кызыклы. Булатованың урыс һәм дөнья классиклары репертуары спектакльләрендәге бәхәссез уңышы итеп Кручинина («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н. Островский, 1933) һәм Регана («Король Лир», У. Шекспир, 1944) образларын күрсәтергә мөмкин, алар шул заманның театр тормышында зур вакыйга булып танылалар. Башка рольләре: Глафира, Варвара, Любовь («Бүреләр һәм сарыклар», «Яшенле яңгыр», «Кичеккән мәхәббәт», А.Н. Островский), Лидия Павловна, Люба («Варварлар», «Соңгылар», М. Горький), Лаура («Таш кунак», А.С. Пушкин), Эмилия («Отелло», У. Шекспир).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы (1945, 1957). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Ширияздан Сарымсаков (1911-1999), театр режиссеры[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гобәйдуллина Ә. Галия Булатова. Казан, 1974; Народные артисты. Казань, 1980.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  • «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 727нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9