Галия Хантимерова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галия Хантимерова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галия Хантимерова
Туган телдә исем Хантимерова Галия (Көбра) Закир кызы
Туган 30 декабрь 1921(1921-12-30) (99 яшь)
Казакъстанның Казалы шәһәре
Һөнәре тәрҗемәче, педагог
Бүләк һәм премияләре Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Гыйльми исем: Доцент

Галия Хантимерова - тәрҗемәче, педагог, тәрҗемә теориясе белгече, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хантимерова Галия (Көбра) Закир кызы 1921 елның 30 декабрендә Казакъстанның Казалы шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе Уфа якларыннан була. Галия 1906 елда Оренбург Каргалысы мәдрәсәсен тәмамлый. Гомере буе төрле төбәк мәктәпләрендә, шул исәптән Казалыда да укытучы булып эшли. Әтисе вафат булгач, гаилә Кыргызстанның Ош шәһәренә – туганнары янына кайта. 1933 елда Татарстанның Әлмәт авылына (хәзерге Әлмәт шәһәре) күченәләр.

1936 елда янәдән Ош шәһәренә кире әйләнеп кайталар, аннары ул Фрунзе (Бишкәк) шәһәренә күченә.

Галия урта белемне рус мәктәбендә ала. 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Сугыш башлангач, укуын ташлап, янәдән Фрунзе шәһәренә – әнисе янына кайта.

1941–1942 елларда Фрунзе шәһәре санитария оешмасында – дезинфектор, аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.Шул чакта Бөтенсоюз хокук институтының Алма-Ата филиалында читтән торып укып, югары юридик белемгә ия була.

1944 елның февраленнән Мәскәүдә яши.

1944–1956 елларда ул СССР Югары судында төрки телләрдән тәрҗемәче һәм Җинаять эшләре буенча адвокатлар коллегиясенең юрист-консультанты булып эшли.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.Хантимерованы 1956 елда СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына тәрҗемәче булып эшкә чакыралар. Лаеклы ялга чыкканчы, 1991 елның августына кадәр, 35 ел кафедрада башта ассистент, укытучы, өлкән укытучы, аннары доцент сыйфатында педагогик эшчәнлек алып бара. Төрки телле халыкларның әдәби зәвыклы, талантлы вәкилләреннән дистәләрчә профессиональ тәрҗемәчеләр әзерләп чыгара.

1970 елда Г.Хантимерова Казан дәүләт университетының гыйльми советы каршында татарчадан русчага тәрҗемә ителгән проза әсәрләре мисалында «Тәрҗемәдә оригиналның милли үзенчәлекләрен саклау» дигән теоретик темага кандидатлык диссертациясе яклый. Тәрҗемә теориясенә караган күпсанлы хезмәтләреннән һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән тыш Г.Хантимерова үзе дә әдәби тәрҗемә өлкәсендә бик актив эшли. Г.Хантимерова, төрки телләрне яхшы белүе аркасында, тәрҗемәдә һәр очракта да оригинал текст белән эш итә һәм оригиналның милли үзенчәлекләрен саклауга аеруча зур игътибар бирә. Аның тарафыннан татар, үзбәк, кыргыз язучыларының дистәләрчә проза әсәрләре тәрҗемә ителә. Тәрҗемәләре арасында Ф.Әмирханның күпчелек әсәрләре, А.Шамов, Р.Төхфәтуллин, Ф.Хөсниләрнең хикәяләре, кыргыз язучылары К.Җанташевның «Каныбәк», М.Абдукәримовның «Яшисе килә» («Жить хочется») романнары, үзбәкчәдән Мирмухсин, А.Каххар һәм башка прозаикларның повесть, хикәя китаплары бар. Г.Хантимерова аеруча Ф.Әмирхан әсәрләрен яратып тәрҗемә итә, аның иҗат стилен тирәнтен үзләштереп, матбугатта үзе һәм әсәрләре турында тирән эчтәлекле аналитик мәкаләләрен бастыра. Асылда, ул – Ф.Әмирханның рус теленә беренче тәрҗемәчесе. Узган гасырның икенче яртысында Ф.Әмирханның күпчелек проза әсәрләре Г.Хантимерова тәрҗемәсендә Казан һәм Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып чыгалар. Г.Хантимерова Казан көндәлек матбугаты, Мәскәүдә чыга торган милли басмалар («Татарские новости», «Яңа сүз» һ.б.) белән даими хезмәттәшлектә. Бу басмаларда аның Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ә.Еники иҗатларына, яшьрәкләрдән М.Юныс, Р.Мөхәммәдиев, Р.Гаташ, Н.Кәримова, Мәскәү шагыйре Ә.Саттар һ.б. иҗат эшчәнлекләренә багышланган мәкаләләре, публицистик язмалары дөнья күрә.

Галия Хантимерова - проза жанрында иҗат ителгән «Лики любви» («Мәхәббәтнең күптөрле йөзе») исемле роман авторы..

Дөнья күргән китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Национальное своеобразие оригинала и проблемы перевода. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 97 с. – 1000 экз.

Лики любви: роман. – М.: Горячая линия, 2002. – 237 с.

Шамов А. Рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 234 с. – 7000 экз. («Хикәяләр») Амирхан Ф. Хаят: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 285 с. – 100000 экз.

(«Хәят») Амирхан Ф. Избранное: рассказы и повести. – М.: Худож. лит., 1975. – 320 с. – 50000 экз.

(«Сайланмалар») Амирхан Ф. На перепутье: рассказы и повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 336 с. – 200000 экз.

(«Юллар чатында»)  Амирхан Ф. Хаят: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 127 с. – 150000 экз. (Сувенирное издание.) («Хәят»)

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сафиуллина Ф. Фатих Әмирхан прозасы рус телендә // Казан утлары. – 1976. – № 8. – 169–174 б.

* * * Рафиков М. С любовью к слову и мысли писателя // Сов. Татария. –1976. – 13 янв.

Рафиков М. Фатих Амирхан на русском языке // Волга. – 1976. – № 10. – С. 177–178.

Галимов Р. Роман о любви, и не только // Татарские новости. – 2002. – № 9.