Галиәкбәр Камалетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галиәкбәр Камалетдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галиәкбәр Камалетдинов
Туган телдә исем Галиәкбәр Камалетдин улы Камалетдинов
Туган 1849(1849)
РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Сикертән
Үлгән 1921(1921)
РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Һөнәре камчатчы
Җефет Мәүгыйзә Хәбибулла кызы (1844—1936)
Балалар Галиәсгар, Габдулла, Габдрахман, Зәйнәп

Галиәкбәр Камалетдинов, Галиәкбәр Камалетдин улы Камалетдинов (1849 ел, РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Сикертән1921 ел, РСФСР, ТАССР, Казан) — тире эшкәртүче мехчы. Драматург Галиәсгар Камалның, артист, режиссер Габдулла Камалның (Камал I), артист Габдрахман Камалның (Камал II), артистка Зәйнәп Камалованың әтисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1849 елда Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Арча районы) Сикертән авылында күп балалы ярлы керәстиян гаиләсендә туган. 1861 елда 12 яшьлек Галиәкбәрне әтисе Камалетдин Казанга алып килә һәм Кушлавыч Мифти (Мифтахетдин Вәлишин) исемле байга тамак ялына асрамага бирә. 1865 елда 16 яшьлек Галиәкбәр бүрек, тун сату белән шөгыльләнүче Фәтхулла сәүдәгәр Мамаевка яллана. Галиәкбәр тиз арада мехчы-камчатчылыкка өйрәнә. Фәтхулла байның уңган хезмәтчесен үзеннән еракка җибәрәсе килми, шуңа күрә энесе, Мамадыш өязе Түбән Масра авылында (Казанбаш вулысы) вулыс старшинасы булган Хәбибулла Мамаевның кызы Мәүгыйзәне Галиәкбәргә димли. 1874 елда 25 яшендә Галиәкбәр Мәүгыйзәгә өйләнә. Казанда юньле фатир булмаганлыктан, Мәүгыйзә дүрт ел (1878 елга кадәр) иренең туган авылы Сикертәндә яши. Беренче балалары Галиәсгар 1878 елның 25 декабрендә (яңа стиль белән 1879 елның 6 гыйнварында) туа. Галиәкбәр улына Галиәсгар исемен бирә. Галиәкбәр гарәп теленнән «олы Гали», ә Галиәсгар «кече Гали» дип тәрҗемә ителә. Димәк, Галиәсгар «дәү Әкбәрнең нәни Әсгаре» булып чыга.

1878 елда Галиәкбәр хатынын Казанга алып килә, гаилә Казанның Аркылы Тихвин урамында (инкыйлабтан соң Фукс урамы, 1939 елдан Галиәсгар Камал урамы) «Сувор Хәйрулла йорты»нда (Г. Камал урамы, 29нчы йорт — хәзер сүтелгән) өченче катта өч тәрәзәле фатирда яши башлый. Салкын, дымлы һавалы фатир кечкенә бала сәламәтлеге өчен зыянлы булганын аңлап, Галиәкбәр Госмания мәдрәсәсе янындагы «Маҗар Фазлый йорты»на (Г. Тукай урамы, 5нче йорт — хәзер сүтелгән) коры, иркен, якты фатирга күченә.

Галиәкбәр аз сүзле, кырыс холыклы, бик тырыш кеше була. Таңнан төнгә кадәр бүрек, яка, тун тегәр өчен кеш, төлке, каракүл тиреләрен күз явын алырлык итеп эшкәртә, оста мехчы (скорняк) дигән даны чыга. Хатыны Мәүгыйзә тыныч табигатьле, сабыр, укымышлы, уңган хатын була. Йорт эшләре белән бергә иренең кәсебенә дә булыша, кара-каршы утырып, камчат, кама бүрекләр, туннар тегәләр. Киләсе көз көне Мәкәрҗә ярминкәсенә алып барасы тауарларын кыш башыннан әзерлиләр. Уллары Галиәсгар җәй көннәрен әнисенең туган авылы Масрада уздыра. 6 яшендә әтисе улын Масрада Исмәгыйль муллада укыта башлый. Бер елдан улын Казанга алдыра һәм Казан мәдрәсәләрендә укытырга карар кыла. Галиәкбәр гаиләсе белән бер фатирдан икенчесенә еш күчеп йөргәнлектән, улы Галиәсгаргә дә мәдрәсәләрне еш алыштырырга туры килә. Госмания, Халидия, Мәрҗания, Галләм хәзрәт мәдрәсәсе, Гаффария (Әҗем мәчете мәдрәсәсе), Касыймия, Казаков мәчете мәдрәсәсендә гыйлем ала. Әтисе «адрес язарлык» күләмдә урысча укырга рөхсәт иткәч, Галиәсгар урыс теле укытучысы Миргаяз Иманаевның (хокук белгече Шәехгаттар Иманаевның абыйсы) өчьеллык башлангыч урыс мәктәбенә йөри.

Әтисе улын Мәкәрҗә ярминкәсенә туар сатарга алып йөри. Театр, кәмит, күңел ачу уеннары белән булачак драматург нәкъ шул вакытта кызыксына башлый, беренче сәхнә әсәрләрен-пьесаларын яза.

1900 елда хәрби хезмәткә алу комиссиясендә Галиәсгар солдат хезмәтеннән азат ителгәч, аны мулла итү мәсьәләсе күтәрелә. Галиәкбәр улын Сикертән авылында мулла итеп куйдыртырга тели, ләкин Галиәсгар моңа каршы була. Әтисе һәм мех белән сәүдә итүче Садыйк Хәбибуллин, Галиәсгарне Садыйк бай кызы Бибигайшәгә өйләндереп, Яңа бистә белән Иске бистә арасындагы иске зират өстенә салына башлаган мәчеткә (1914 елда янган) имам, мөдәррис итеп куярга уйлыйлар. Галиәсгар Бибигайшәгә өйләнә, ләкин муллалыктан баш тарта. Әтисе белән кайнатасы Садыйк Галиәсгаргә китап кибете ачып бирергә, аны сәүдәгәр итәргә карар итәләр. 1901 елның 1 маенда «Мәгариф» исемле китап кибете ачыла. 1904 елның 12 апрелендә шул кибет нигезендә «Камалетдинов вә шөрякасе» исемле китап бастыру һәм китап сәүдәсе ширкәте оештырыла, 1907 елның ахырыннан «Мәгариф көтепханәсе» ширкәте (нәшрияты).

Шәҗәрәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җомагол
  • Шәмсетдин (1877)
  • Камалетдин (1825)
  • Галиәкбәр (1849—1921). Хатыны Мәүгыйзә (1844—1936). Балалары:
    • Улы Галиәсгар. Беренче хатыны Бибигайшә (?—1918). Балалары:
      • Әхмәт (?)
      • Әминә (1902)
      • Фәһимә (1904)
      • Әнәс (1908). Хатыны Сәлимә Латыйпова (1914). Балалары:
        • Диләрә(1934). Ире Рәис Даутов (1928). Балалары:
          • Фәридә (1958). Ире Җәүдәт Идиятуллин (1957). Балалары:
            • Айрат (1981)
            • Айгөл (1983)
          • Нияз (1962)
        • Фидакарь (1945). Беренче хатыны Раушания (1944). Балалары:
          • Фаикъ (1968). Хатыны Гөлнара (1973). Балалары:
            • Галиәсгар (1992)
        • Фидакарь (1945). Икенче хатыны Сания (1947). Балалары:
          • Алсу (1979)
            • Әдилә (2000)
      • Мөхәммәт (1914). Хатыны Гайшә Вафа кызы (1918). Балалары:
        • Наил (1940). Хатыны Фәридә (1939). Балалары
          • Аида (1973). Ире Вагыйзь. Балалары
            • Анара (1999)
        • Айрат (1963). Беренче хатыны Римма (1964). Балалары:
          • Алинә (1985)
        • Айрат (1963). Икенче хатыны Люция (1968). Балалары:
          • Әскәр (1993)
        • Наилә (1954). Ире Олег Макаров (1954). Балалары:
          • Артем (1980)
      • Зөфәр (1916)
    • Галиәсгар. Икенче хатыны Әсма Сәгъдиева (1887-1941). Балалары:
      • Фаикъ (1919)
      • Фәрит (1921). Хатыны Бәдәр Шәфигуллина (1923). Балалары:
        • Рәфыйка (1954). Ире Владимир Шәмсетдинов (1955). Балалары:
          • Артем (1978)
        • Фәридә (1956). Ире Ринат Фәхретдинов (1956). Балалары:
          • Диләрә (1980)
          • Ленар (1986)
        • Фәрдания (1957). Ире Мансур Хафизов (1953). Балалары:
          • Ләйсән (1978)
          • Гүзәл (1984)
        • Наҗия (91960). Ире Рәшит Зарипов (1959). Балалары:
          • Фәрит (1983)
          • Бәхтияр (1984)
      • Наилә (1924)
      • Рәфыйка (1926). Ире Рәфкать Хафизов (1927). Балалары:
        • Гүзәл (1955). Ире Фәрит Мәгъсүмов (1955). Балалары:
          • Айсылу (1975)
            • Искәндәр (1994)
          • Әнвәр (1983)
        • Алсу (91960). Ире Дамир Сәмитов (1959). Балалары:
          • Искәндәр (1985)
    • Улы Габдулла (1893—1933). Хатыны Фатыйма Камалова (1903—1974). Балалары:
    • Улы Габдрахман (1896—1944). Беренче хатыны Мәрьям. Балалары:
      • Сөембикә
      • Мария
      • Эдуард
      • Камал Розенкранц (1927). Хатыны Сафия Миңнулла кызы (1929). Балалары:
        • Ирек (1949). Хатыны Гүзәл (1956). Балалары:
          • Аида (1978)
          • Элина (1993)
        • Динә (1964)
          • Артур (1987)
    • Габдрахман (1896—1944). Икенче хатыны Мәрзия Әбхәлимова (1907). Балалары:
      • Рузалия (1935). Ире Арслан Курманов (1927). Балалары:
        • Динә (1961)
        • Рафикъ (1958)
      • Искәндәр (1938). Хатыны Рауза (1941). Балалары:
        • Марат (1967). Хатыны Юлия Чернова (1968). Балалары:
          • Аида (1992)
        • Рәшит (1972)
    • Кызы Зәйнәп Камалова (1899-?). Кияве Габделгазиз Монасыйпов (1888-1922 ?)[1].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Галиәсгар Камал (проект авторы һәм төзүче Талия Шакирова). К.: ТКН, 2014. ISBN 978-5-298-02805-9
  2. Галиәсгар Камал. Альбом. 2нче басма. (төзүчесе Камал II). К.: Титул, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]