Гали Маслова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Маслова latin yazuında])
Гали Маслова
Туган 10 март 1904(1904-03-10)
Казан, Россия империясе
Үлгән 14 декабрь 1991(1991-12-14) (87 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре этнолог, этнограф, тарихчы
Эш бирүче РФА антропология һәм этнология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (1963)

Гали Семёновна Маслова (1904 елның 10 марты, Казан1991 елның 14 декабре, Мәскәү) — совет галим-тарихчы-этнограф, тарих фәннәре докторы (1963). ССРБ Фәннәр академиясе Этнология институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Фән һәм техника өлкәсендә ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1981).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гали Маслова 1904 елның 10 мартында Казан шәһәрендә, Казан университеты студенты һәм киләчәктә галим-икътисадчы Семён Леонтьевич Маслов гаиләсендә туа[1].

1921 елда икенче дәрәҗә Мәскәү 26 нчы хезмәт мәктәбен тәмамлый. 1924 елда Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетының тел һәм әдәбият бүлеген тәмамлый.

1924—1935 елларда Үзәк-Сәнәгать өлкәсе музееның этнология бүлегендә практикант һәм фәнни хезмәткәр булып эшли. Музейда Гали Маслованың укытучылары В. В. Богданов, Б. А. Куфтин һәм С. П. Толстов була. Маслова башта рус этнографиясе өлкәсендә махсуслаша, 1928 елдан милли азчылыкларны өйрәнү белән шөгыльләнә. 1951 елда «Югары Идел карелларының халык орнаменты» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый, бу эш совет фин-угыр белеменә сизелерлек өлеш кертә[1].

Төп эшчәнлегеннән тыш, Гали Маслова 1928—1930 елларда Мәскәү краен Өйрәнү җәмгыятенең Этнология секциясе секретаре, ә 1933 елдан — Мәскәү өлкәсенең Милли азчылыкларны өйрәнү секциясе мөдире.

1935 елдан Маслова Төньяк һәм Себер секторының һәм Карел-Фин ССР бүлегенең фәнни хезмәткәре, 1944 елдан 1948 елга кадәр ССРБ Халыклары музеенда Рус бүлеге мөдире булып эшли.

1943 елда Гали Маслов ССРБ Фәннәр академиясе Этнография институты аспирантурасына керә һәм 1946 елда, аны тәмамлаганнан соң, славян-рус этнографиясе һәм фольклоры секторының кече фәнни хезмәткәре вазыйфасына эшкә керә. 1954 елда аңа өлкән фәнни хезмәткәр гыйльми исеме бирелә. 1963 елда Маслова «XIX — XX гасыр башында рус, украин һәм белорусларның халык киеме» темасына докторлык диссертациясен яклый. 1980 елда — ССРБ ФА Этнология институтының Рус халкы бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре-консультанты.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фән һәм техника өлкәсендә ССРБ дәүләт премиясе (1981) — «ССРБда заманча этник процесслар монографиясе өчен (1977)»)[2]

Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маслова Г. С. Народный орнамент верхневолжских карел. - Москва: Изд-во Акад. наук СССР, 1951 г. — 139 с. - (Труды Института этнографии им. Н. Н. Миклухо-Маклая. Новая серия / Акад. наук СССР; Т. 11).
  • Маслова Г. С. Проблемы и методы изучения материальной культуры [Текст]: (Опыт работы советских ученых) / Г. С. Маслова. - Москва: Наука, 1964 г. — 9 с. - (Доклады/ VII Междунар. конгресс антропол. и этногр. наук (Москва, авг. 1964 г.); 133).
  • Маслова Г. С. Орнамент русской народной вышивки как историко-этнографический источник. - Москва: Наука, 1978 г. — 207 с.
  • Маслова Г. С. Народная одежда в восточнославянских традиционных обычаях и обрядах XIX - начала XX в. / Г. С. Маслова. - Москва: Наука, 1984 г. — 216 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Маслова Гали Семеновна. Этнографический биобиблиографический словарь.
  2. Постановление ЦК КПСС и СМ СССР «О присуждении Государственных премий СССР в области науки и техники». Газета «Правда» от 6.11.1981

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кто есть кто в изучении народов и национальных проблем России: Справочник / Моск. центр Карнеги, Ассоц. исследователей рос. общества XX в.; Сост. Л. С. Гатагова и др.; Под ред. Г. Бордюгова, П. Гобла. — М.: АИРО-XX, 1995 г. — 358 с. — ISBN 5-88735-020-2
  • Очерки русской народной культуры: сборник / Российская акад. наук, Ин-т этнологии и антропологии им. Н. Н. Миклухо-Маклая; [отв. ред. и сост.: И. В. Власова]. — М.: Наука, 2009 г. — 786 с. — ISBN 978-5-02-036744-9
  • Рязанская энциклопедия / гл. ред. В. Н. Федоткин. — Рязань, 1999—2004. Т. 1: А — М. — Пресса, 1999 г. — 671 с. — ISBN 5-86122-021-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]