Гали Мәхмүдов (1824)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Мәхмүдов (1824) latin yazuında])
Гали Мәхмүдов
Туган телдә исем Мөхәммәдгали Мәхмүд улы Мәхмүдов әс-Сөләнгери
Туган 1824(1824)
РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мәмдәл волосте, Сөләнгәр
Үлгән 31 гыйнвар 1891(1891-01-31)
РИ, Казан губернасы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе
Һөнәре хаттат, педагог, тәрҗемәче
Бүләк һәм премияләре 3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены (РИ)

Гали Мәхмүдов, Мөхәммәдгали (Мөхәммәтгали[1]) Мәхмүд улы Мәхмүдов әс-Сөләнгери (1824 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мәмдәл волосте, Сөләнгәр — 1891 елның 31 гыйнвары, РИ, Казан губернасы, Казан) — педагог, төрки һәм шәрекъ телләре белгече, матур язу (каллиграфия) һәм китап миниатюрасы остасы, тәрҗемәче, статский советник (1870). 1843—1855 елларда Казан университетының көнчыгыш каллиграфиясе буенча педагогы. 1876—1881 елларда Татар укытучылар мәктәбенең (беренче) инспекторы (директоры). Мөселман һәм үз халкының патриоты булып калып, рус дәүләт хезмәтендә зур уңышларга ирешкән татарларның берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1824 елда Казан губернасының Казан өязе Мәмдәл (вариант: Чар өязе Шеңшә[2]) волосте (ТР Биектау районы Мәмдәл авылына 1965 елда кушылган) Сөләнгәр (Сөләңгер) авылында[3] крестьян катламында торган Мәхмүд мулла гаиләсендә туган. Казанның Яшел мәчете каршындагы мәдрәсәдә Хәбибулла мулла Рәхимкуловта белем алган. Мәдрәсәдә укыган вакытта Көнчыгыш телләрен өйрәнүгә сәләтен күрсәтә. Казан университеты галиме Александр Казем-Бек (Мирза Мөхәммәд Әли Казим бәй, 1802—1870) мәдрәсә шәкерте Мөхәммәтгали Мәхмүдкә Көнчыгыш телләреннән тәрҗемәләр ясарга һәм күчереп язарга тапшыра торган булган. Рус телен үзлегеннән өйрәнә.

Казан университеты укытучысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1842 елның 26 декабрендә 19 яшьлек Мөхәммәдгали, Казан университетының Көнчыгыш телләр факультетында көнчыгыш телләре буенча ачык имтихан тотып, 1843—1855 елларда Казан император университетында һәм Беренче Казан гимназиясендә Көнчыгыш каллиграфиясе педагогы булып эшләгән. М. Мәхмүдов үзенең дәресләрендә гарәп язуының классик стильләрен: нәсех, тәгълик, шикәстә, дивани, рикъа, рәйханины өйрәтә. Үзлегеннән Көнбатыш телләрен һәм рус әдәбиятын өйрәнүне дәвам итә.

Мөхәммәдгали Мәхмүд сәнгатьле язу һәм Көнчыгыш бизәкләре ясау буенча зур сәләтле иҗатчы икәнен күрсәтә. М. Мәхмүд — гарәп каллиграфиясенең (сәнгатьле язуының) 12 төрен дә камил өйрәнеп, зур осталык белән башкару дәрәҗәсенә ирешкән хаттат. Казан университеты басмаханәсендә басылып чыккан күп китаплар М. Мәхмүд бизәлешендә нәшер ителгән. 1849 елда Казан университетының Гыйльми шурасы аны файдалы хезмәтләре, тырышлыгы өчен алтын медаль белән бүләкләүгә тәкъдим итә.

1846—1848 елларда Казан руханилар академиясендә татар теле укыта, 1850—1854 елларда Беренче Казан ирләр гимназиясе каршындагы пансионга назир итеп билгеләнә.

Беренче Казан гимназиясе мөгаллиме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1855—1868 елларда М.-Г. Мәхмүдов татар теле укыткан Беренче гимназия бинасы. Казан, К. Маркс ур., 10

Казан университетының Көнчыгыш факультеты Санкт-Петербургка күчерелгәч[4], күчеп китүдән баш тартуы сәбәпле, Казан университетындагы эшеннән азат ителә һәм, каллиграфия укытучысы вазифасы да калдырылып, 1855—1868 елларда Беренче Казан гимназиясендә татар теле мөгаллиме генә булып эшли[5]. Гимназиянең өлкән мөгаллиме вазифасын башкаруга уңышлы имтихан тота. 1855 елда «Татар телен өйрәнүгә гамәли кулланма» (рус. «Практическое руководство къ изученiю татарскаго языка») дәреслеген яза. Дәреслек Казан университетының Көнчыгыш телләр факультеты тел белгечләре (И. Н. Березин) тарафыннан югары бәяләнгән. Автор әлеге уку әсбабын язуның төп сәбәбен болай дип аңлата[6]:

«Беренче Казан гимназиясендә татар теле буенча гамәли укытучы вазыйфасына керешкәндә, мин укучыларның һәм укытучының хезмәтләрен җиңеләйтә торган, материал һәм грамматик формаларның бер өлеше керә торган китапның җитмәвен сиздем. Бу җитешсезлекне бетерү өчен, әсбабны төзергә керештем.»

«Вступивъ въ должность практическаго преподавателя Татарского языка при первой Казанской гимназiи, я почувствовалъ недостатокъ въ руководительной книгѣ, которая заключала бы въ себѣ матерiалъ и частiю грамматическiя формы, облегчающiе труды учениковъ и самого преподавателя. Чтобы устранить этот недостатокъ, я приступилъ къ составленiю руководства»

1859—1868 елларда М. Мәхмүд зур күләмле рус-татар сүзлеген төзү өстендә эшли, әмма нәшир итәргә өлгерми. Тәрҗемәчелек эше белән шөгыльләнә.

Татар укытучылар мәктәбе инспекторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1876-1881 елларда Г. Мәхмүдов инспектор булып эшләгән Татар укытучылар мәктәбе бинасы. Казан, Тукай ур., 73

Казан укыту округының татар мәктәпләре инспекторы академик Василий Радлов (1837—1918) башлангычы һәм Дәүләт Советы(рус.) тәкъдиме белән 1876 елның 3 сентябрендә чыккан патша указы буенча Казанда Татар укытучылар мәктәбе (КТУМ, рус. КТУШ) оештырыла. 1875 елның 16 декабрендә Казан уку округы попечителе П. Д. Шестаков академик Василий Радловка Татар укытучылар мәктәбе инспекторы (директоры) вазифасын алып барырдай зат табарга куша.

В. В. Радлов тәкъдиме белән 1876 елның 26 февраленнән М.-Г. Мәхмүдов Татар укытучылар мәктәбе инспекторы (директоры) итеп билгеләнә һәм 1876—1881 елларда инспектор булып эшли[7][8]. Ул татарларның бу уку йортына каршы фикерен үзгәртү өчен бик күп эш башкара. Үз эшчәнлеге буенча Татар укытучылар мәктәбендә укыткан зыялылар, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани һ. б белән аралаша. Шиһабетдин Мәрҗанигә рус теленнән тәрҗемәләр ясап, аның «Болгар һәм Казан тарихы» китабын күчереп бирә.

Казан татар укытучылар мәктәбендә М.-Г. Мәхмүдов педагогика һәм дидактикадан укыта, татарлардан рус теле укытучылары әзерләү системасын булдыруда мөһим роль уйный.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Мәхмүдов гарәп графикасындагы кулъязма китапларны, 1849 елда Мартиниан Ивановның «Татар хрестоматиясе»нең («Татарская хрестоматия», 1842 елда басылган) кулъязмасын (гарәп графикасында), 1840-еллар башында Ф. И. Эрдманның шәрекъ кулъязмалары җыентыгыннан 2 фарсы кулъязмасын күчереп яза. В. В. Радлов исеме белән басылган «Татар укучылары өчен рус грамматикасы» («Грамматика русского языка, составленная для татар восточной России», 1873) дәреслегенең автордашы. Гигиена һәм сәламәтлеккә багышланган татар телендәге китаплар яза: Казан губернаторы (1846—1857) Ираклий Боратынский кушуы буенча «Мәетләрне җирләгәндә саклану чаралары турында» («О предохранении при погребении умерших», 1851), «Ваба чире таралу ихтималыннан киңәшләр» («Наставления по случаю появления холеры», 1864) брошюраларын татар теленә тәрҗемә итә; кабулханәләрдә мөселманнардан әйттерү өчен ант текстын төзи. Казан университеты басмаханәсендә шәрекъ телләрендә басылган китапларның корректоры була.

М. Мәхмүд буш вакытта үзе яхшы белгән агач, тимер эшләре белән шөгыльләнгән, оста итеп милли аяк киеме теккән. Скрипкада уйнаган. Үз табышыннан талибәләргә матди ярдәм күрсәткән, хөсне хат (каллиграфия) дәресләрендә язу өчен камыш, шома кәгазь, тушь һәм буяулар белән шәкертләрен үзе тәэмин иткән.

1891 елның 31 гыйнварында Казанда вафат.

М. Мәхмүдов һәм аның шәкертләре тарафыннан башкарылган хезмәтләрнең үрнәкләре ТР Милли архивында саклана.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Анна тасмасындагы алтын медаль (христиан динендә булмаган затлар өчен 3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены тиңдәше)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Махмудов М. Г. Практическое руководство к изучению татарского языка / М. Г.Махмудов. – Казань : Изд. книгопродавца Ивана Дубровина, 1857. – 255 с.
  • Дульский П. М. Казанский каллиграф Али Махмудов. Казань, 1930.
  • Казанская татарская учительская школа 1876-1917 гг. Казань: «Гасыр», 2005.
  • Р. Х. Шәймәрданов, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. К.: «Мәгариф», 2007 ел, 258-259нчы бит. ISBN 978-5-7761-1640-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 157нче бит.
  2. Махмудов Мухаммат-Гали. Марийская история в лицах(рус.)
  3. Мәмдәл янында Сөләңгер авылы булган. Сөләңгер — Мәмдәлгә кадәр үк оешкан борынгы авыл. Бу авыл кешеләре 1965 елда Мәмдәлгә күчеп бетәләр. Шулай итеп, авыл яшәүдән туктый
  4. История Казанского востоковедения. 2020 елның 22 июнь көнендә архивланган. Сайт К(П)ФУ
  5. Мөхәммәдгали Мәхмүдов әс-Сөләнгери. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  6. Гарипова-Хасаншина В. М. Арабские заимствования в «Практическом руководстве къ изученiю татарскаго языка» (1857) М. Махмудова. «Современный мусульманский мир», 2017, № 1 (июль-сентябрь)
  7. Здание бывшей татарской учительской школы. rustik68.narod.ru(рус.)
  8. Мәрьям Насыйрова. 140 ел элек Казанда Татар укытучылар мәктәбе ачылган. Татар-информ, 13.09.2016