Гали Рәхим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Рәхим latin yazuında])
Гали Рәхим
Туган телдә исем Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов
Туган 4 ноябрь 1892(1892-11-04)
Казан, Татарстан
Үлгән 3 март 1943(1943-03-03) (50 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы, тел галиме, тарихчы
Җефет Гайшә (Апанаева)

Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимовтатар язучысы, тел галиме, тарихчы, фольклорчы, драматург, шагыйрь, тәрҗемәче, педагог, балалар язучысы, әкиятче.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гали Рәхим 1892 елның 4 ноябрендә Казанда II гильдия сәүдәгәр гаиләсендә туа.

Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, аннары Казандагы коммерция училищесында белем ала. Шуннан соң Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый.

1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.

Г. Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап, «Ак юл» журналында аның байтак кына әкият-хикәяләре басыла. Октябрь революциясеннән соң әдип шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» дигән повесть яза. 1918 елда Солтан Габәши "Кәккүк" җырын иҗат итә һәм ул 1930-елларга кадәр Гали Рәхим сүзләренә башкарыла[1].

Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә язылган), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдыра. Барлыгы 50гә якын фәнни хезмәте басыла.

Г.Рәхим берничә фәнни җәмгыять әгъзасы булып тора: Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә, 1926-30 елларда Академүзәк каршындагы Татарстан һәм татар белеме җәмгыятенең гыйльми сәркатибе булып тора.

Галим 1927 елда Сталинга юнәлтелгән иске татар имлясын яклап язылган «82 хатын» имзалый.

1930-нчы елларда Г.Рәхим ике тапкыр хөкем ителә. 1931 елның 8 маенда кулга алына, 1932 елның 11 маенда ОГПУның махсус коллегиясе аны 5 елга концлагерьгә хөкем ителә. Беломорканал төзелешендә катнаша. Азат ителгәч, Казан университетының иске кулъязмалар бүлегенә эшкә алына. Аннан китәргә мәҗбүр ителгәч, гади банк хезмәткәре булып урнаша.

1937 елның июлендә кабат кулга алына. Башка бер төркем татар зыялылары белән бергә аңа «Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашу гаебен тагалар. Ике еллап төрмәдә тоткач, 1940 елда аны 8 елга төзәтү-хезмәт колониясенә озаталар.[2] Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1943 ел башында ул вакытыннан алда иреккә чыгарыла. Казанда вафат була. Легаль булмаган рәвештә Казан Яңа бистә зиратына җирләргә туры килә.[3]

Галимнең 1931 елга кадәр җыелган кулъязмалары һәм археографик табылдыклар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.[4]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гайшә — күренекле сәүдәгәр Габдулла Апанаев кызы, табибә. Ул, шулай ук Сталин репрессияләре корбаны. 1967 елда Бакыда вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 3 ноябрендә Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында Гали Рәхимгә истәлек тактасы ачыла.[5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]