Гали Хөсәенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Хөсәенов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гали Хөсәенов
Гали Хөсәенов.jpg
Туган телдә исем Гали Кәрим улы Хөсәенов
Туган 2 ноябрь 1919(1919-11-02)
Күгәй, Косякау вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, РСФСР
Үлгән 1 март 2001(2001-03-01) (81 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРССРБ
Һөнәре театр һәм телевидение режиссёры
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1979)

Гали Хөсәенов (Гали Кәрим улы Хөсәенов) – театр һәм телевидение режиссёры, Тукай бүләге иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның 2 ноябрендә Казан губернасы Зөя өязе Косякау вулысы (1920 - 1927 елларда Зөя кантоны, хәзерге Яшел Үзән районы) Күгәй авылында туган. 2001 елда вафат.

Мәскәү татар театр студиясен тәмамлый (1949)[1].

1949 - 1952 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист, Татарстан АССРның Министрлар Советында сәнгать эшләре идарәсенең театр бүлеге мөдире.

1952 - 1969, 1972 - 1975 елларда Татарстан радиосы мөхәррире, Казан телевидение студиясендә режиссёр, баш режиссёр.

1969 - 1972, 1975 - 1983 еллардаӘлмәт драма театрында баш режиссёр.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телевидениедә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт драма театры, җитәкчелеккә Гали Хөсәенов килгәч, яңа иҗади үрләр яулый. Гадәти булмаган иҗади энтузиазмга ия булган, ташып торган энергияле, холкы белән оптимист җитәкче Хөсәенов театрның эчке халәтен яхшырту, труппаны яңа биеклекләргә алып менү өчен күп көч куйды[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966).

РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982).

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1979) – Әлмәт драма театрында Туфан МиңнуллинныңАй булмаса, йолдыз бар” спектаклен куйган өчен (төп каһарманны - Мәдинәне уйнаган Дамирә Кузаева белән берлектә)[3].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Яшел Үзән районы Күгәй авылы мәдәният йортына аның исеме бирелде[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләттәшләр. Ру сайты

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Резеда Даутова. За что дают Тукаевскую премию? "Восточный эскпресс"- 2002.- 12 апр.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/375902/bio/
  2. Татпроминвест. ру сайты
  3. Казанские ведомости сайты
  4. Постановление Кабината Министров Республики Татарстан № 476 от 05.10.2005 года
  5. http://kitaphane.tatarstan.ru/tuk_11.htm