Гали Шамигулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Шамигулов latin yazuında])
Гали Шамигулов
Туган 15 октябрь 1890(1890-10-15)
Стәрлетамак, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 25 ноябрь 1959(1959-11-25) (69 яшь)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Киев
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Шәмигулов Гали Камалетдин улы (15 октябрь 1890 ел25 ноябрь 1959 ел) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе. 1919 елның июленнән 1920 елның октябренәчә Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Башкорт АССРы Халык Комиссарлары Советы рәисе. Ватандашлар сугышында катнашучы. Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1944).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гали Камалетдин улы Шәмиголов 1890 елның 15 октябрендә Стәрлетамак шәһәрендә туган.

1910 елдан алып РСДРП әгъзасы. Ике ел Иваново каласындагы туку институтында укыган.

1917 елның февраленә кадәр Стәрлетамакта, Корганда, Чиләбедә революцион хәрәкәттә катнаша. Революцион эшен Югары Өфәледә, Кыштымда алып бара.

1917 елда Татар социал-демократик фиркасе булдыру инициаторлары арасында була, Үзәк башкарма комитеты (РСДРП-ның урындагы оешмаларына кергән большевистик төркеменең) әгъзасы. Чиләбедә татар-башкорт группасы белән җитәкчелек итә. 1918 елдан — Ырынбур губерна фирка комитеты әгъзасы.

1919-1920 елларда Ырымбурдагы Кызыл гвардия башкорт-татар отрядлары командиры, Ырынбур губерна революцион комитеты рәисе урынбасары, милли эшләр буенча губерна комиссары, Кызыл Армия Көньяк группасы сәяси бүлеге хезмәткәре.

1919 елның июленнән 1920 елның октябренә кадәр Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм БАССР-ның Халык Комиссарлары Советы җитәкчесе.

1930 елда Мәскәүгә күчерелә. РКП (б) Үзәк Комитеты янында Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмалары бюросында (1921-1923), Төркестан Наркомпросына (1923 -1924), Башпотребсоюз (1924-25), ССРБ-ның Наркотест предприятиеларында (1925-1951) эшли.

1959 елның 25 ноябрендә Киев шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1944)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Искра И. Революционер-ленинец // Р. 1965. 15 окт.;
  • Кузырев Р. У. Имена, ставшие легенда. Уфа, 1977.