Галсан Чинагийн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галсан Чинагийн latin yazuında])

Галсан Чинаг (Алман телендә әйтелешеːˈɡalzan ˈtʃʰɪnak, Монгол телендәː Чинаагийн Галсан, ᠴᠢᠨᠠᠭ᠎ᠠ ᠶᠢᠨ ᠭᠠᠯᠰᠠᠩ, Монгол телендә әйтелешеː IPA-mnːˈtʃʰinɑːɡiːŋ ˈɢɑɮsəŋ, тугандаː Irgit Şınıkay oğlu Çuruk-Uvaa, Тыва телендәː Иргит Шыныкай оглу Чурук-Уваа, IPA-tyvːiɾ.gitʰ ʃɯ̃.nɯ.ka̠j o̞ɣ.ɫu tʃu.ɾuk u.ʋa̠ː, 1944 елның 26 декабрендә Монголиядә Баян-Өлгии Провинциясендә туган), Алман телендә романнар, поэмалар һәм эсселар Монгол язучысы, гәрчә ул Тува килеп чыгышлы. Ул еш шаман буларак тасвирлана, һәм шулай ук укытучы һәм актёр.[1][2]

Тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш Монголиядә югары Алтай тауларында Тывалы шаманның кече улы булып туып, Галсан Көнчыгыш Германиядә, Лейпцигта Карл Маркс Университетында төп белгече буенча Герман өйрәнүләрен укыган (1962-1968). Ул тезис эшен Эрвин Штритматтер җитәкчелеге астында эшләгән һәм тәмамлаганнан соң Монголиянең Дәүләт Университетында Алман теле укытучысы булып эшли башлаган. 1976 елда аның укытучы лицензиясе "сәяси ышанычлы" булмауга күрә алынган булган. Ул Монгол университетларының бөтен дүртесе арасында унике сәгать сменалар ясап эшләвен дәвам иткән. 1980-енче елда 36 яшендә Галсанга тормышка янаучы йөрәк хәле диагнозы куелган булган. Соңрак ул шул хәлдән тазарган һәм тормышын коткаруга "шаманик көчләр"гә һәм күп күнегүгә рәхмәтле дип әйтә.[3] Хәзерге көндә, автор елның күпчелек вакытын Моноглиянең башкала шәһәре Улан-Баторда якынча 20 кеше гаиләсе белән үткәрә. Ул шулай ук күп вакытын Алман сөйләшүче дөньяда һәм Европа буйлап укулар биреп үткәрә һәм шулай ук көнбатыш Монголия далаларында Тыва тамырлары белән якынаюга омтыла. Гәрчә ул һаман да күбесенчә алман телендә язса да, аның китаплары күп башка телләргә тәрҗемә ителгән булган. Язуына өстәп Галсан Тыва азчылыгы активисты булып тора һәм шаманик дәвалау практикалый.[4][5]

Инглиз телендә эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман телендә эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(якынча инглиз атамалары белән)

  • 1981 "Eine tuwinische Geschichte und andere Erzählungen" (A Tuvan Story and other short stories)
  • 1993 "Das Ende des Liedes" (The End of it)
  • 1994 "Der blaue Himmel" (The Blue Sky)
  • 1995 "Zwanzig und ein Tag" (Twenty-One Days)
  • 1996 "Nimmer werde ich dich zähmen können" (Never Will I Tame You)
  • 1997 "Die Karawane" (The Caravan)
  • 1997 "Im Land der zornigen Winde" (In the Land of the Angry Winds, with co-author Amelie Schenk)
  • 1997 "Der siebzehnte Tag" (The Seventeenth Day)
  • 1999 "Die graue Erde" (The Grey Earth)
  • 1999 "Der Wolf und die Hündin" (The Wolf and the Bitch)
  • 2000 "Der weiße Berg" (The White Mountain)
  • 2001 "Dojnaa"
  • 2002 "Tau und Gras" (Dew and Grass)
  • 2004 "Das geraubte Kind" (The Stolen Child)
  • 2007 "Die neun Träume des Dschinghis Khan" (The Nine Dreams of Genghis Khan)
  • 2008 "Die Rückkehr" (The Return)
  • 2011 "Das andere Dasein" (A Second Existence)
  • 2012 "Gold und Staub" (Gold and Dust)
  • 2013 "Der Mann, die Frau, das Schaf, das Kind" (The Man, the Woman, the Sheep, the Child)

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]