Гамир Гайфетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гамир Гайфетдинов latin yazuında])
Гамир Гайфетдинов

Гамир Гайфетдиноврадиотапшыру хәбәрчесе, Чаллы халык театры артисты, күпсанлы шигырьләр авторы. 1941 елның 1 июлендә Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында туа. Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Иң актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен» һәм «Социалистик Татарстан» газетасының 60 еллыгы уңаеннан мактау кәгазе, Татарстан мәдәният министрлыгының «Үзешчән театрда актив катнашып зур уңышларга ирешкән өчен» мактау грамоталары иясе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамир Солтан улы Гайфетдинов 1941 елның 1 июлендә Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында туа. 1958 елда Түбәнбиш урта мәктәбен тәмамлап, Чистай елга техникумына укырга керә. 1962-1965 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1966-1969 елларда «Коммунизм байрагы» газетасында әдәби хезмәткәр, шәһәр комсомол оешмасында инструктор вазыйфаларын башкара. 1969-1973 елларда республика радиотапшыру һәм телевиденияның Чаллыдагы үз хәбәрчесе булып эшли. 1976 елдан «Якты юл» газетасының беренче көннәреннән башлап авыл хуҗалыгы мөдире була. Чаллы халык театры артисты булып дистәләгән рольләр тудыра.

Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре (1990 ел, 25 август) дигән мактаулы исем иясе, «Иң актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен» һәм «Социалистик Татарстан» газетасының 60 еллыгы уңаеннан мактау кәгазе, Татарстан мәдәният министрлыгының «Үзешчән театрда актив катнашып зур уңышларга ирешкән өчен» мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Гамир Гайфетдинов 1998 елның 28 ноябрендә вафат була.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Куш йөрәкләр: шигырьләр / кереш сүз А. Хәлим. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2004.

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яр Чаллы язучылары: Биобиблиографик белешмәлек / төз. Роза Хәмидуллина. – Яр Чаллы, 2017.
  • Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.