Гамәли семиотика институты (ТР ФА)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гамәли семиотика институты (ТР ФА) latin yazuında])
ТР ФА Гамәли семиотика институты
Адрес:

Россия байрагы Россия Федерациясе, 420111,
Татарстан Республикасы,
Казан шәһәренең
Сул як Болак урамы, 36А йорт.

Оешма төре:

фәнни оешма

Рәсми теле:

татар теле, рус теле

Җитәкчеләр
Директор

Ринат Гыйльмуллин

Баш фәнни хезмәткәре

Җәүдәт Сөләйманов

Нигезләү

1993

http://www.antat.ru/tt/ips/

Гамәли семиотика институты (1993 елдан алып) — татар теленең сөйләм технологияләрен булдыруга юнәлтелгән ТР ФА һәм КФУ каршында санак лингвистикасы тармагында фәнни тикшеренү һәм гамәли программа белән тәэмин ителешен булдыру оешмасы. Институт татар теленең "Туган тел" электрон корпусы[d], «Tatar-Online» мультимедиа электрон дәреслекләре, татар-рус-татар машина тәрҗемәсе[d] системасы өстендә эзлекле хезмәт алып бара[1].

ТР Фәннәр академиясенең туграсы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр ахырында дөньяда технологияләр һәм санаклар өлкәсендәге алгарышлар ТР хакимиятен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршында яңа институт будыруга өндиләр. Шул җәһәттән 1993 елның 1 июлендә ТР ФА һәм КФУ каршында Гамәли семиотика институты оештырыла[2]. Институтның директоры булып Җ.Ш.Сөләйманов билгеләнә[2]. 1996 елның 27 февралендә ТР ФАның иҗтимагый-икътисадый фәннәр бүлегенең оешуы белән, институт бүлек составына кертелә[3].

Институт санак системаларының локальләштерү, лингвистик сорауларны чишү өстендә эзлекле хезмәт алып бара. 1998 елдан институт татар теленең сөйләм синтезаторын булдыру өлкәсендә эшен башлый[4]. Институт тарафыннан Windows NT 5.0, Office-2000, Windows-2002, Office-2002 татар локальләштерүе булдырыла һәр кулланучы санак системасын тулаем татар телендә куллану шартлары белән тәэмин ителә. Шул ук 2000-елларда институт латин әлифбасына күчү өчен мөмкинлекләр тудыра: татар латин юрамасының код стандартларын төп санак кушымталарында куллануга әзерли[2].

2018 елның ахырында "Смарткат" беренче ярым автоматик рус-татар сүзлеге гамәлгә кертелә башлый[5]. Сүзлек норматив-хокукый актларны, боерык-карарларны автоматик рәвештә татар теленә күчерүгә юнәлтелгән. Ике ай дәвамында программа Казан Башкарма комитетында норматив-хокукый актларны тәрҗемә итүдә сынала[5]. 2018 елның ахырында Татарстан премьер-министры программаны республиканың министрлыкларында, муниципаль оешмаларында куллануга өнди[5].

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт Ташкәнт дәүләт университеты, Кыргыз дәүләт университеты, Төньяк-Көнчыгыш университет (Саха республикасы), Ауразия үсеш институты (Акмәсҗит) һәм ABBYY, Softline, Microsoft, "Аврора" Ачык мобиль платформа ширкәтләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә[6]. 1994 елдан институт тарафыннан 100 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр эшләр бастырылды[2].

Институтның төп казанышы итеп TatZet проекты исемләнә[7]. Бу проектны институт ТӘһСИ белән берлектә тормышка ашырган һәм камилләштереп бара[7]. Проект бөтен ТР ФАның татар телен кулланучы чыганакларын электрон форматта берләштерү ысулы булып тора. Бу тупланма түбәндә китерелгән чыганаклардан гыйбарәт[8]:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]