Ганирә Пашаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ганирә Пашаева latin yazuında])
Ганирә Пашаева
Туган телдә исем әзери. Qənirə Ələsgər qızı Paşayeva
Туган 24 март 1975(1975-03-24)[1]
Дүз Гырыглы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 28 сентябрь 2023(2023-09-28)[2] (48 яшь)
Бакы, Әзербайҗан
Күмү урыны Бакуда II Шәрәфле җирләү аллеясе[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Әзербайҗан
Әлма-матер Бакы дәүләт университеты һәм Азәрбайҗан тыйб университеты[d]
Һөнәре журналист, сәясәтче, табиб
Сәяси фирка бәйсез[d]

 Ганирә Пашаева Викиҗыентыкта

Пашаева Ганирә Аләскәр кызы (әзери. Qənirə Ələsgər qızı Paşayeva, 24 март 1975 ел, Товуз районы, Азәрбайҗан ССР ы) — сәяси һәм җәмәгать эшмәкәре, журналист, шагыйрә, Азәрбайҗан Республикасы Милли җыелышы депутаты. Азәрбайҗан сәясәтче Ганзәфәр Пашаевның ике туган сеңлесе[3].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пашаева Ганирә 1975 елның 24 мартында Азәрбайҗан ССР-ның Товуз районы Дюз Гырлы авылында туган. Азәрбайҗан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын һәм Бакы дәүләт университетының халыкара хокук факультетын тәмамлап, ике югары — медицина һәм юридик белем ала, рус һәм инглиз телләрендә сөйләшә.

1998 елдан бирле репортер, хәбәрче, мөхәррир, баш мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары һәм ANS TV телевизион компаниясенең Яңалык бүлегендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2005 елда Гейдар Алиев Фонды җәмәгатьчелеге белән элемтә бүлеген җитәкли.

Сәяси эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ПАСЕ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ганирә Пашаева Азәрбайҗанда милли җыенның өченче (2005 ел) һәм дүртле (2010 ел) чакырылыш депутаты.

2005 елның 6 ноябрендә 105-се Товуз сайлау округы депутаты итеп сайлана. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм парламентара бәйләнешләрнең Милли җыенның даими комиссия әгъзасы булып тора. Азәрбайҗан белән Грузия арасында парламент ара мөнәсәбәтләр буенча эшче күч җитәкчесе, АзәрбайҗанҺинд, Азәрбайҗан — Төркия, Азәрбайҗан — Япония эшче төркемнәре әгъзасы.

2007 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елның 23 гыйнварыннан Европа Советы парламент ассамблеясында Азәрбайҗан делегациясенең актив әгъзасы. Европа Советының «Европа демократлары төркеменә» керә. Тигезлек һәм дискриминация мәсьәләләре буенча комитетның, шулай ук миграция, качаклар һәм күченеп килгән затлар мәсьәләләре буенча комитет хокук әгъзасы. Европа советында Азәрбайҗанның башка вәкиле — Сәмед Сәидов белән бергә сәяси һәм демократия мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы[4].

Иҗтимагый эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пашаева Ганирә «Евразия тикшеренүләренең халыкара институты» җәмгыяте берләшмәсенең рәисе булып тора.

2012 елның августында Ганирә Пашаева Сомалига бара, анда ике атна дәвамында Сомали яшләренә урта медицина белемен алуда ярдәм күрсәтә[5][6].

Иҗади карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 8 ноябрендә «Хазар» университетында (Бакы) Пашаева Ганиянең Мостафа Кемал Ататөрек турында «Большой человек, которого потерял мир» китабының презентациясе оештырыла[7].

2011 елның 22 ноябрендә Бакы «Park Bulvar» үзәгенең «Али и Нино» магазинында Ганирә Пашаеваны «Ее любовные письма» исеме астында китаплары презентацияләнә һәм сатуга куела, бу китапта яшь кызның сөйгәненә җавапсыз мөхәббәте, күңел көченең бөеклеге турында әйтелә. 2011 елның декабрендә Азәрбайҗанда китап сату буенча лидер булып китә.

2013 елның 24 июнендә «Евразия тикшеренүләренең халыкара институты» җәмгыяте берләшмәсе рәисе оештырган «Мост души между Карабахом и Анадолу» проекты чикләрендә Азәрбайҗан милли җыелышы депутаты Ганирә Пашаева һәм «Govkhar Group» тарафыннан Мөслим Магомаев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт филармониясе сәхнәсендә илсөяр җырлар башкаручы төрек җырчысы Мостафа Йолдызландың концерты үтә, ул Азәрбайҗан бәйсезлеге өчен Карабах сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә, милли геройларга, Карабах сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, аларның гаиләләренә, качакларга һәм мәҗбүри күченүчеләргә арнала[8].

2013 елның 1 июлендә Бакыла Бульвар Паркында «Али и Нино» магазинында Ганирә Пашаеваның һәм Азәрбайҗанның атказанган артисты Түнзилә Агаваның берлектәге проекты — «Ikimizin yerinə...» (азәрб. «За нас двоих») альбомы презентациясе үтә, аңа Пашаева сүзләренә Агаева башкаруында композицияләр керә. «Ikimizin yerinə...» композициясен популяр җырчы Эльнур Маминов башкара. Презентация вакытында проект катнашучыларының култамга-сессиясе уза[9].

2013 елның 9 декабрендә Пашаева «Dünyanı dəyişən alimlər» (азәрб. теленнән «Донъяны үзгәрткән галимнәр») — беренче ике томлык китабын презентацияләү, анда үзләрен фәнгә багышлаган билгеле 50 галим керә, аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирелә[10].

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Большой человек, которого потерял мир» о Мустафе Кемале Ататюрке,
  • «Её любовные письма»,
  • «Qənirə Paşayeva ilə addım-addım Türk dünyası» («Тюркский мир шаг за шагом с Ганирой Пашаевой»), повествующей о древних регионах Турции.
  • «Dünyanı dəyişən alimlər» («Ученые, изменившие мир»)
  • «Женщины, вписавшие свои имена в историю» (2011)[11]
  • Вместе с заслуженной артисткой Азербайджана Тунзалей Агаевой выпустила альбом «İkimizin yerinə…» («За нас двоих»)[10].

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 5 мартында азәрбайҗан-грузин дуслыгын ныгытуда зур өлеш керткәне өчен Ганирә Пашаеваны Грузия президенты Михаил Саакашвили Намус ордены белән бүләкли. Бүләкләү тантанасы Азәрбайжанда Грузия илчелегендә үтә. Грузия президенты исеменнән орденны Азәрбайҗандагы Грузия илчесе Теймураз Шарашенидзе тапшыра[12].

Премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елның 19 гыйнварында Азәрбайҗан парламент журналистларының җәмәгать берләшмәсе депутат Ганирә Пашаеваны «Иң актив депутат» һәм «Иң актив сайлау хокугын яклаучы» номинациясендә бүләкли[13].

2010 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 29 сентябрендә «Азәрбайҗан яшләренең яңа буыны» җәмәгать берләшмәсе депутат Пашаева Ганирәне төрек донъясы йөзендә казанышлары һәм аның дөньяга карашы алдында эшчәнлеге өчен «Төрек милләте хезмәтчеләре» бүләгенә тәкъдим итә[14].

2010 елның 30 ноябрендә Ганирә Пашаева Төркиянең икътсиад мәнәсәбәтләренең Евразия түңәрәге тарафыннан беренче тапкыр оештырылган «2010 — Зәки Вәлиди Туган» премиясенә лаек була. Бүләк 2010 елның 2 декабрендә Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятендә «21 гасырда төрки донъясы» темасына халыкара симпозиумның беренче көнендә тапшырыла[15].

2011 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 16 маенда Пашаева Ганирә Истанбулда сәясәт өлкәсендә Европа берлеге гәзитчеләрнең «Иң яхшы еллар» журналистика премиясына лаек була[16].

2011 елның 30 сентябрендә Ганирә Пашаева ел саен тапшырыла торган «Хазар» милли премиясын ала, аны традиция буенча, «Яшь реформаторлар» йәмәгәт берләшмәсе тапшырды.

2012 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның 29 декабрендә Азәрбайҗан милли җыены депутаты Ганирә Пашаева законнар чыгару өлкәсендә уңышлы эшчәнлеге өчен «Одлар Юрду» премиясенә лаек була. Премияне Азәрбайҗанның яшьләр үзәге, туризмны үстерү буенча яшьләр коалициясе һәм башка яшьләр оешмалары оештыра[17].

2013 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның 30 маенда Пашаева Ганирә Төркиянең «Радио эви дярняйи» (RADEV) зур медиа ассоциациясенең берсе оештырган «Елның халыкара уңай мәдәни илчесе» премиясенә лаек була[18].

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның апрелендә Пашаева Ганирә тарафыннан фильм төшерелә, анда архив материаллары һәм Төркиядәге шаһитларның күрсәтмәләре нигезендә төрекләрнең әрмәннәргә карата XX гасыр башында геноцид кылуы кире кагыла. Бының өчен Азәрбайҗан парламенты Төркиядә төрек-әрмән мөнәсәбәтләре буенча 1915 ел башындагы вакигалар темасына үз тикшерүен үткәрә һәм шул вакыйгаларның тере шаһитлары менән очраша[19].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://meclis.gov.az/news-dep.php?id=618&lang=az
  2. Qənirə Paşayeva vəfat edibАзери-Пресс.
  3. Состоялась презентация книги Газанфара Пашаева «Исследования о Насими» (недоступная ссылка). Дата обращения: 4 июля 2013. Архивировано 5 марта 2016 года.
  4. Ganira PASHAYEVA, Personal Information, Azerbaijan. әлеге чыганактан 2015-06-13 архивланды. 2013-07-05 тикшерелгән.
  5. Ганира Пашаева в Сомали. әлеге чыганактан 2013-02-24 архивланды. 2013-07-04 тикшерелгән.
  6. Азербайджанский депутат займется медициной в Сомали. әлеге чыганактан 2013-02-24 архивланды. 2013-07-04 тикшерелгән.
  7. Состоялась презентация книги азербайджанского депутата Ганиры Пашаевой о Мустафе Кемале Ататюрке. әлеге чыганактан 2014-02-26 архивланды. 2013-07-04 тикшерелгән.
  8. В Баку состоялся концерт Мустафы Йылдыздогана "Мост души между Карабахом и Анадолу". 2020-05-09 тикшерелгән.
  9. Ганира Пашаева и Тунзаля Агаева презентуют совместный проект “İkimizin yerinə...”. 2020-05-09 тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 В Баку прошла презентация книги Ганиры Пашаевой "Ученые, изменившие мир". 2020-05-09 тикшерелгән.
  11. Состоялась церемония презентации книги депутата Ганиры Пашаевой «Женщины, вписавшие свои имена в историю». әлеге чыганактан 2016-04-18 архивланды. 2014-03-23 тикшерелгән.
  12. Саакашвили наградил Ганиру Пашаеву орденом чести. әлеге чыганактан 2013-09-24 архивланды. 2013-07-04 тикшерелгән.
  13. Общественное объединение парламентских журналистов Азербайджана определило награды в 3-х номинациях
  14. Азербайджанский депутат удостоена награды «Служители тюркской нации»
  15. Азербайджанский депутат удостоена премии в Турции
  16. Азербайджанский депутат удостоена в Стамбуле журналистской премии «Лучшие года»
  17. Ганира Пашаева удостоена национальной премии «Одлар Юрду», archived from the original on 2019-04-02, retrieved 2021-04-24 
  18. Ганира Пашаева удостоилась премии «Международный позитивный культурный посол года», archived from the original on 2019-04-02, retrieved 2021-04-24 
  19. Ганира Пашаева: никакого армянского геноцида не было.. әлеге чыганактан 2015-09-23 архивланды. 2013-07-03 тикшерелгән.