Гани Сафиуллин музей-утары (Иске Кишет)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гани Сафиуллин музей-утары (Иске Кишет) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Гани Сафиуллин
музей - утары
Нигезләү датасы 2015
Урын 422034 ТР, Арча районы, Иске Кишет
Директор Гөлфия Габитова
Тышкы рәсемнәр
Гани Сафиуллинның фотосурәтләре.

Советлар Берлеге Каһарманы генерал Гани Сафиуллин музей-утары (рус. Музей-усадьба Героя Советского Союза генерала Гани Сафиуллина) — Татарстанның Арча районы Иске Кишет авылында урнашкан мәдәният оешмасы (музей). Советлар Берлеге Каһарманы (1943) генерал-лейтенант (1944) Гани Сафиуллинның (Гани Биккенә (Биккенәй, Бикин) улы Сафиуллин, 19051973) тормыш юлы белән таныштыра. Музей Арча районында туган Советлар Берлеге Каһарманнары Валентин Федор улы Ежков, Нәкыйп Сафа улы Сафин, Гатаулла Салих улы Салихов, Иске Кишеттән сугыш ветераннары истәлегенә багышланган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 6 маенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачыла. Музейны оештыруның инициаторы һәм турыдын-туры катнашучысы — «Таттелеком» ААҖ генераль директоры (20062019 елларда) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Тукай бүләге иясе Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин[1]. Музейны ачу тантанасында ТР буенча баш федераль инспектор полиция генерал-майоры Ренат Зәки улы Тимерҗанов, ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин, ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Николай улы Погодин, Идел буе федераль округының Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы (Түбән Кама) курсантлары һ. б. катнаша [2]. Музейны оештыруга бюджет акчасы тотылмый. Спонсорларның исеме музей диварына язып куелган[3].

Г. Б. Сафиуллин бюсты

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей Гани Сафиуллин туган һәм 1920 елда Казакъстанга киткәнче яшәгән йортта оештырылган. Йорт төзекләндерелгән.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экспозициядә генералның шәхси әйберләре, документлары куелган. Г. Б. Сафиуллин җитәкчелек иткән 38нче укчы дивизия(рус.) һәм 25нче укчы корпус сугышып үткән урыннардан да (Донбасс, Сталинград, Харьков, Белгород) экспонатлар кайтартылган.

Музей каршына Г. Б. Сафиуллин бюсты бастырылган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]