Гарифулла Салихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гарифулла Салихов latin yazuında])
Гарифулла Салихов
Туган 1861
Гомәр, Иликовский сельсовет[d], Благовещен районы
Үлгән 27 ноябрь 1915(1915-11-27)[1]
Казан, Россия империясе
Күмү урыны Галиәсгар Камал урамы[1]
Яшәгән урын Галиәсгар Камал урамы[2]

Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы (18611915) — мәгърифәтче, тарихчы, мөселман дин әһеле.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы чыгышы белән Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы) Гүмәр авылыннан.

Атасы — Мөхәмәт Салихов (?-1893), имам-хатиб һәм мәдрәсә мөдәррисе, казый була. Шәҗәрәсе: Мөхәмәт→ Гүмәр → Салих → Мөхәмәт (?-1893) → Гарифулла (1861-1915).

Солтан мәчете, Усманов мәчете (Казан шәһәре).

Кашгар һәм Бохара мәдрәсәләрендә белем ала, хаҗ кыла һәм күпмедер вакыт Хиҗазда (хәзерге Согуд Гарәбстаны) яши. 1885 елда Мәккәдән кайткач, Казанның 8-нче мәчете (Солтан мәчете, Усманов мәчете) указлы мулласы итеп билгеләнә, мәчет каршындагы «Госмания» мәдрәсәсендә укыта. Мәдрәсәдә иске ысул буенча укытылган (Кадимчелек), биредә ел саен 100-гә якын шәкерт белем алган.

1893 елның авгусында атасы Мөхәмәт Салихов вафат шәйле, Казанның 8-нче җәмигъ мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе була.

1915 елда Казан шәһәрендә вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнгән.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрки һәм гарәп телләрендә гыйбадәт һәм дини-әхлак темаларга багышланган 14тән артык әсәр яза. Иске ысул системасы буенча укытуны (кадимчелекне) яклап берничә брошюра чыгара.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дмитриева Л. В., Мугинов А. М., Муратов С. Н. Описание тюркских рукописей Института народов Азии. Том I. История / под ред. А. Н. Кононова. — Москва: Наука, 1965. — 262 с.