Гарифулла Шәйдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гарифулла Шәйдуллин latin yazuında])

Шәйдуллин Гарифулла Шәйдулла улы Туган елы 1925 ел, 1 декабрь ТАССРның атказанган укытучысы 1940 елда Гариф абый Котлы-Бөкәш урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Чыгарылыш кичәсе физика укытучылары сиңа укырга кирәк Гариф, химия, технология институты синең өчен иң кулай булыр ди. Укырга керми кала Гариф абый. Сугыш башланган елны Гариф абыйны Югары Тегермәнлек авылына укытучы итеп җибәрәләр. Тегермәнлектә эшләән елларында үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән Гариф абыйны Балык-Бистәсе районыны комсомол комитетының оештыру бүлегенә эшкә чакыралар. 1949 елларда Гариф абый читтән торып Казан педагогия институтына укырга керә. Бер көнне сессиянең соңгы көннәрендә Казанда Роно мөдире Харис абый белән очраша. Шул көнне Роно мөдире Юлсубино мәктәбенең 7 еллык мәктәп итеп үзгәртеләсен, Гариф абыйны Юлсубинога директор итеп җибәрәчәкләрен әйтә. Гариф абыйның Юлсубинога бару теләге бөтенләй булмый. Булмый Харис абый, бу эшкә минем көчем җитмәячәк дигән җавап кайтара. Бу мәсьәлә хәл ителгән инде, районда берничә башлангыч мәктәп 7 еллык итеп үзгәртелә. Анда җитәкче итеп сездәй иптәшләр дә эшләмәгәч кем эшләр соң, дип сорау катыш тәкъдимен җиткерә. 1950 елда Гариф абый Юлсубино җидееллык мәктәбенә директор булып эшкә килә. Һәм бөтен җаны-тәне белән эшкә чума. Аның өстенә бөтен иҗтимагый эшләр мәктәпкә йөкләнә. Концерт, театр куюлар,төрле темаларга докладлар уку, язгы туңнан колхоз кырларына ашлама сибүләр, печән чабулар, фермадан тирес чыгарулар, барысы да укытучылар башкарган эшләр була. Мәктәпнең мәктәп дип әйтер җире юк, мәктәпнең берсе таш мәчеттә, нибары 2 класс бүлмәсе бар, ә калганы кибет янындагы иске биналарны ремонтларга кушалар. Эшлим дигән кешегә эшнең исәбе – хисабы юк. Эшләргә өстәл, утырырга урындык юк, күрше тирәдән скамьялар җыялар. Гариф абыйның эш сәгате итрәнге алтыдан төнге 12 гә кадәр, кайсы көнне итрәрәк тә уяталар. Әйдә иптәш директор халыкны эшкә куарга кирәк диләр (сүз колхозга эшкә чыкмаучылар турында бара). Гариф абый көн дими, төн дими мәктәп артыннан чаба. Типовой мәктәп төзелмәсә дә янкорма касслар төзелә. Иске биналар бер урынга тупланып яңартыла. Мастерской, таш кибет бинасын ашханә итеп үзгәртәләр, укытөчылар өчен квартралар төзелә. 1970 елда мәктәптә балар саны 428 гә җитә. Шуларның 140 тан артыгы Ямаш авлыннан төшеп укучылар була. 1979 елда Күки авлыннан да 9-10 класс укучылары Юлсубинога төшеп укый. Ямаш, Күкидән төшеп укучылар интернатта тора. Ул балалары төненә әллә ничә тапкыр кереп барлый Гариф абый. Төнге сәгать берләрдә дә ут - күздән куркып һәр бүлмәне йөреп чыгулар, иртәнге сәгать алтыларда интернаттагы балаларны барлау, төнне исән – имин чыкканармы һәм башкалар. Шуның өстенә колхоз җитәкчеләре тынгы бирми. Халыкны тыңлаып булмый, бәрәңге алырга чыгарга кирәк, подвалдан бәрәңге чыгарырга, фермаларны тирестән чистартыйк, ярдәм итегез, сөт килми, сезгә дә хурлык. Шушындый авыр шартларда эшләп тә Гариф абый мәктәпне иң алдынгы мәктәпләр рәтенә кертә. Чөнки Гариф абыйның тормыш девизы: “Только вперед,ни шагу назад” була. Мәктәптә эшләрен тәмамлагач, өенә дә кереп чыкмыйча, Гариф абый авыл урамнарын урап кайта торган булган. Бер юктан гына йөрергә чыкмый ул. Авыл тынычмы, урамда болганып йөрүчеләр юкмы, балалар эш тапмыйча урамда йөрмиләрме. Салмак кына адымнар белән аның шуларны барлап йөреше, үзенә ошамаган әйберләр булса көндәлегенә теркәп куяр, кирәк дип тапканнарга шелтәсен белдерер. Ләкин аңа беркемнең дә хәтере калмас, үпкәләмәс. Гариф абый Юлсубино авылынң иң зыллы, затлы, изге кешесе булган. Гариф абыйның хезмәтләрен хөкүмәтебез югары бәяләгән. Гариф абыйның казанышлары: 1. СССР ның “Кызыл байрак ордены” 1967 ел 2. “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе белән бүләкләнгән, 1971 ел 3. “Үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә СССР да ирешкән уңышлары һәм усеше өчен” Мактау грамотасы бирелгән, 1975 ел 4. “Укучыларга коммунистик тәрбия бирү буенча нәтиҗәле хезмәте өчен” Мактау грамотасы бирелгән, 1975 ел 5. “ТАССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелгән, 1979 ел. Гариф абыйның тууына 90 яшь тулу уңаеннан Юлсубино мәдәният йортында “Җирдән китү үлем түгел әле, исән булса сине белгәннәр” дип аталган искә алу кичәсе үткәрелгән. Кичәдә Татарстанның мәгариф министры Һадиуллин Илсур Гараевич катнашкан һәм чыгыш ясаган. Бүгенге көндә Юлсубино 9 еллык мәктәбе “ Равиль Файзуллин” исемен йөртә. Район мәктәпләре арасында алдынгылар рәтендә бара. Гариф абыйның улы сөйләгәннәрдән чыгып язылды. https://instagram.com/yulsubino_school?igshid=szi0j0hlinm2 Гариф абыйның улы сөйләгәннәрдән чыгып язылды.