Гариф Бадәмшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гариф Бадәмшин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гариф Бадәмшин
Badamishin Garif.jpeg
Туган 1865
Түбән Чаллы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1939
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Һөнәре сәясәтче

Гариф Бадәмшин (1865, Түбән Чаллы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1939) — Чистай сәүдәгәре, җәмгыять һәм сәясәт эшлеклесе. Казан губернасының Чистай өязендә авыл хуҗалыгы һәм сәүдә белән шөгыльләнгән. Россия империясенең Дәүләт думасы депутаты (1, 2 чакырылышлары), мөселман фракциясе һәм мөселман эшчеләр төркеме әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гариф Бадәмшин Казан губернасының Спас өязе Яңа Чаллы авылында крестьяннар гаиләсендә туа. Мусульманин. Бер мәгълүмат буенча — татар[1], башкаларча — чуаш[2]. Чистай мәдрәсәсендә укучы була, әмма курсны тәмамламый. Өйдә башлангыч белем алган. Җәдитчелек фикерләренә тугры кала, Чистай мөселманнары җыелышларында күп тапкырлар катнаша. 1905 елда — Чистай мөселманнарыннан петицияләр һәм үтенечләр авторы. «Автономистлар берлеге»нә керә.

1906 елның 14 апрелендә Казан губерна сайлау җыелышы сайлаучыларының гомуми составыннан I чакырылыш Дәүләт Думасына депутаты итеп сайлана. Хезмәт төркеменә керә, аграр мәсьәлә буенча «33 нче» проекты астында үз имзасын куя. 1906 елның декабрендә Чистайда «Выборгское воззвание»ны пропагандалау һәм тарату да гаепләнү буенча кулга алына. Чистай төрмәсендә Гаяз Исхакый һәм М. Х. Әмирханов (Фатих Әмирханның абыйсы) белән бер камерада булган[3]. 1907 елның гыйнварында Эчке эшләр министры Пётр Столыпин боерыгы буенча азат ителә.

1907 елның 6 февралендә Казан губерна сайлау җыелышы сайлаучыларының гомуми составыннан II чакырылыш Дәүләт Думасына депутаты итеп сайлана. Хезмәт төркеменә һәм крестьяннар Союзы фракциясенә керә. 5 мөселман депутаты белән бергә мөселман хезмәт төркеме оештыра.

Дума таркатылганнан соң, ул Чистопольгә кайта. 1908 елның февралендә Бадәмшинда табылган законсыз брошюра өчен кулга алына. 1908 елның март ахырында табиблар консилиумы бәяләмәсе буенча азат ителә. Шуннан соң актив сәяси эшчәнлеген туктата һәм сәүдә белән шөгыльләнүне дәвам итә.

1918 елда Чистайда Бадәмшин йортында Гаяз Исхакый һәм большевиклар тарафыннан куылган оештыру җыелышы әгъзалары Фуад Туктаров һәм Вәлитхан Таначев яшеренгән[4].

Киләчәк язмышы билгеле түгел. Казанның Татар зиратында җирләнгән.

Гайлә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы — Хәмит (1905—?);

Абыйсы — Зариф[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Иванов Б. Ю., Комзолова А. А., Ряховская И. С. Государственная дума Российской империи: 1906—1917. Москва. РОССПЭН. 2008. C. 31.
  2. Государственная Дума первого призыва. Портреты, краткие биографии и характеристики депутатов. — Москва: «Возрождение», 1906. C. 29.
  3. Фатхутдинова А. Н. Амирхановские места в Чистополе.
  4. Султанбеков Булат. Судьбы «царских» депутатов. // Газета «Республика Татарстан». 19.04.2007 Выпуск: № 73-74 (25929) 2014 елның 23 декабрь көнендә архивланган.
  5. Нурия Файзулина. Знаменитая дочь Татарстана. // Красное знамя

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]