Гарни (гыйбадәтханә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гарни (гыйбадәтханә) latin yazuında])
Гарни Гыйбадәтханәсе, 2013 елда төшерелгән фотосурәт.

Гарни Гыйбадәтханәсе (Әрмән телендә: Գառնիի հեթանոսական տաճար, Gařnii het’anosakan tačar, турыдан-туры мәгънәдә тәрҗемәсе: "Гарни мәҗүси гыйбадәтханәсе") ул Әрмәнстанда, Гарни бистәсендә урнашкан классик эллинистик гыйбадәтханә.

Безнең эрага кадәр II яки I гасырның ниндидер чорында төзелеп, 1970-елларда төзекләндерелгән булган.

Бу хәзерге Әрмәнстан территориясендә коллонада белән бердәнбер Грек-Рим гыйбадәтханәсе.

Мөгаен, бу Әрмәнстанда христианлыкка кадәр чорның бердәнбер символы һәм структурасы.

Фараз ителгәнчә, ул б.э.к. I гасырда Тиридат I хөкеме вакытында Кояш Ходае Мир гыйбадәтханәсе буларак төзелгән булган.
Соңыннан бу бина җәйге сарай буларак кулланылган булган.

Ул 1679 елда җир тетрәве нәтиҗәсендә тулысынча диярлек җимерелгән булган.

XIX гасырда кызыксыну арткач, ул 1969 һәм 1975 еллар арасында төзекләндерелүенә китергән. Нәтиҗәдә ул Әрмәнстанның төп туристик манзарасы һәм Яңа Әрмән мәҗүсилегенең төп изге урыннарының берсе булып киткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]