Гаруда-пурана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаруда-пурана latin yazuında])

«Гару́да-пура́на» — Санскрит телендә Һинд диненең изге тексты, ("Махапураналар" дип аталган) унсигез төп Пураналарның берсе. Соңгы юлга озатканда укый торган әсәр. ("Вишну-пурана", "Нарада-пурана", "Бхагавата-пурана", "Падма-пурана" һәм "Вараха-пурана" белән беррәттән) Вайшнав Пураналар төркеменә керә. Бу күләме буенча уртача булган Пурана 19 000 шлокадан тора. "Гаруда-пурана" өч өлешкә бүленә - Ачар-канда (240 бүлектән, яки "адхьяйя"дан торалар), Прета-канда (49 бүлектән тора) һәм Брахма-канда (129 бүлектән тора). "Гаруда-пурана" да Вишну Ходаеның аның ваханасына Гаруда кошына сабаклары сөйләнгән. Бу Пуранада Һинд дине астрономиясе, Аюрведа, Санскрит грамматикасы һәм асыл ташларның структурасы һәм сыйфатлары турында фәннәр турында фикер йөртелә. Хосусан, "Гаруда-пурана" наваратнаны тасвирлаучы авторитетлы чыганак буларак карала. "Гаруда-пурана"да үлемнән соң җан баручы юл тасвирлана. Мәсәлән, билгеле төр гөнаһлы эшчәнлек өчен тәмугъ планеталарында (Локаларда) җанны көтүче җәзалар җентекле исемлеге китерелә. Һинд дине тарафдарлары гадәттә "Гаруда-пурана"ны мәетләрнең кремация йоласы дәвамында укыйлар.

Басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Govindarajan «Garuda Puranam», 1st edition. New Horizon,2007
  • Garuḍa-purāṇa. Ed. by Panchanana Tarkaratna. Calcutta. 1890.
  • Garuḍa-purāṇa. Ed. by Jivananda Vidyasagara. Calcutta, 1890.
  • Garuḍa-purāṇa. Manuscript Form. Venkateswara. Bombay, 1906.
  • Garuḍa-purāṇa. Ed. by Pandita Pustakaiaya. Kashi, 1963.
  • Garuḍa-purāṇa. Ed. by Ramshankar Bhattacharya. Kashi, 1964 (Sanskrit Series — KSS 165).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

русча
башка телләрдә

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]