Гарәп яулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гарәп Хәлифәлегенең үсеше

Гарәп яулары яки мөселман яулап алулары - пәйгамбәр Мөхәммәд дәвереннән бирле башланган Ислам динен тарату максатыннан яулап алулар.

Гарәп Хәлифәлеге 750 елда

610 елдан пәйгамбәр Мөхәммәд вәгазь итү эшчәнлеген башлый.

623 елда Мөхәммәд җитәкләгән гаскәр Ислам динен саклау һәм тарату максатыннан Мәккәдәге мәҗүси кабиләләргә каршы сугыш башлый.

630 елда Мөхәммәд гаскәре Мәккә шәһәрен ала. 632 елга бөтен Гарәпстан ярымутравы Мөхәммәдкә буйсына.

Мөхәммәд үлгәннән соң, гарәп гаскәре Азиядә, Африкада, Аурупада зур биләмәләрен яулап ала.

Гарәп һөҗүмнәреннән Иранда Сасанид дәүләте, Гассанид дәүләте, Вестготлар патшалыгы, Кавказ Албаниясе, Хәрәзем, Согд, Синд дәүләте җимерелә. Византия империясе Мисыр, Сүрия, Месопотамия, Крит, Мальта, Сицилия, Родос, Эгриси, Фәләстинне югалта.

Гарәп гаскәрләре франкларга каршы сугышларда Пуатьега кадәр җитә, хәзәрләргә каршы сугышларда Дон яки Днепрга кадәр җитә, көнчыгыш яуларда Раҗастан һәм Таласка кадәр җитә.

Беренче яу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Византия белән каршылык күп гасырлы сугышларда әйләнә.

633-652 елларда гарәп гаскәре Сасанид Иран дәүләтен җиңеп, басып ала.

641-642 елларда Гамр ибн Әл-Ас җитәкләгән гаскәр Мисырны яулап ала.

661 елга гарәп гаскәре бөтен Кавказ арты ягын, шулай ук Дәрбәнт шәһәрен яулап ала.

656 елда гарәп яулары вакытында туктала, чөнки гарәпләр арасында ватандашлар сугышы башлана. 656 елда Хәлифә Госман үтерелә, 661 елда Хәлифә Али ибн Әбү-Талим үтерелә.

Шушы ватандашлар сугышы вакытында Хәлифәлектән Византия һәм Хәзәр каһанлыгы ярдәмендә күп төбәкләр чыгалар.

Икенче яу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ватандашлар сугышыннан соң гарәпләр Төньяк Африканы яулап алуны дәвам итәләр.

665 елда Африка экзархатына һөҗүм итәләр.

689 елда Византия юнаннары җиңеләләр.

670 елда гарәп гаскәре Кайруан шәһәрен яулап ала һәм Мәгъриб илләрен яулап алуны дәвам итә.

Ләкин тылда бәрбәрләр баш күтәрүе, ә Сүриядә һәм Гарәпстанда янә ватандашлар сугышы башлана, шуңа күрә гарәп һөҗүмнәре туктала.

Өченче яу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азиядә гарәпләр югалган илләрне кире кайтара алалар.

687 елда гарәп гаскәре Гөрҗистанның өч кенәзлекләрен яулап ала.

700 елга гарәп гаскәре бөтен Кавказ арты илләрен ала, тик таулы Мисиминия һәм Алания Византия һәм хәзәрләр ярдәмендә каршылык күрсәтә алган.

697 елда гарәп гаскәре Византия гаскәрен Карфаген янындагы сугышта җиңә.

698 елда гарәпләр Карфагенга керәләр. Гарәпләр Карфаген ташларыннан Тунис шәһәрен төзиләр.

709 елда гарәп көчләре бөтен Төньяк Африканы диярлек яулап алалар, һәм аны өч өлкәгә бүләләр: Мисыр, Мәгъриб (Марокко һәм Мавритания), Ифрикия.

Гарәп генералы Муса ибн Нусайр - Ифрикия башлыгы - бәрбәр баш күтәрүен бастыра, шул җирләрдә Ислам динен тарата, Византия флотына көрәш итсен өчен үз флотын булдыра һәм 709 елда Марокко эре шәһәре Тәнҗә ала.

Яуларның тәмамы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

751 елга гарәп гаскәре Иран, Сүрия, Фәләстинне яулап ала, Көнбатыш Төрки Каһанлыгы һөҗүмгә каршылык күрсәткәнгә карамастан гарәпләр көнбатыш өлешен ала, Гарәп хәлифәлегенә кертелә һәм төбәктә Ислам тарала башлый.

751 елда Талас елгасында гарәп гаскәре Кытайның Таң династиясе гаскәрен җиңә, ләкин зур зыян күреп, Төркеш каһанлыгына һөҗүм туктый һәм көнчыгышта яулап алуны тәмамлый.

709 елда бөтен Төньяк Африка Хәлифәлеккә кертелә.

711 елда Муса ибн Нусайр Тарикъ ибн Зыядны Испанияне яулап алсын өчен җибәрә.

711-718 елда гарәп гаскәре Иберия ярымутравын тиз басып ала һәм Испаниядәге вилаятьне Өмәвиләр хәлифәтенә кертәләр.

732 елда Өмәвиләр хәлифәте гаскәре Пуатье янында франкларга җиңелә, шуңа күрә ул вакытта гарәпләр Францияне яулап ала алмый.

750 елда Габбәс нәселе Омәвиләр нәселен бәреп төшерә һәм 755 елда Әбд-әр-Рахман Испаниядә чыгып, Курдүбә (Qürdübä, Кордова, قرطبة) шәһәрен басып ала һәм Курдүбә әмирлеген булдыра.

IX—X гасырларда Гарәп Хәлифәлеге зәгыйфьләнә.

Гарәпләр һәм Идел буе Болгары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгар шәһәренә Гарәп Хәлифәлегенең башкаласы Багдадтан илчелек килүе

8921258 елларда Гарәп Хәлифәлегенең башкаласы Багдад шәһәренә күчә.

920 елларда Идел буе Болгары хакиме Алмыш Хәзәр каһанлыгына каршы ил бәйсезлеге өчен көрәш итеп, Багдад хәлифәсенә мөрәҗәгать итә. Хәзәр каһанлыгы хакимнәре Яһүд динен кабул итә һәм Алмыш Идел буе Болгары бәйсезлеген югалтмас өчен Хәлифәлек илчелеген чакыра.

922 елда Багдад Хәлифәлегеннән килгән Ибн Фадлан җитәкләгән илчелек катнашында Болгар шәһәрендә Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителә.

Нәтиҗәдә ул чорда дөньяның иң эре дәүләте Гарәп хәлифәлеге рәсми рәвештә Идел буе Болгары дәүләтенең мөстәкыйльлеген таный.

Алдагы яулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

IX—X гасырларда Гарәп Хәлифәлеге түбән төшә башлый.

10961291 елларда көнбатыш христиан илләре Тәре яуларын башлыйлар, ләкин нәтиҗәдә Аурупа христиан көчләре Гарәп Хәлифәте биләгән җирләрдән куып чыгарыла.

Тиздән яңа мөселман көче килеп чыга - Ислам динен кабул иткән төрки халыклар - Госманлы Төркия һәм ул Ислам тарату сәясәтен дәвам иттерә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]