Гарәфи Хәсәнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гарәфи Хәсәнов latin yazuında])
Гарәфи Хәсәнов
Туган телдә исем Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов
Туган 13 июнь 1921(1921-06-13)
Казан
Үлгән 1992(1992)
Милләт татар
Һөнәре язучы
Балалар Аяз Хәсәнов Владимир Хәсәнов Рәфәэль Хәсәнов

Гарәфи Хәсәнов — татар язучысы һәм тәрҗемәчесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елда Казан шәһәрендә туа.

Г. Хәсәнов әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. Ул ун яше тулар-тулмас ук яза башлый һәм 1932 елда «Яшь ленинчы» газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. Мәктәптә укыганда әдәбият түгәрәге эшендә актив катнаша, ун яшендә үк үзенең нәни хикәяләрен матбугатта бастырган. Унөч яшендә чакта, өметле яшь язучы буларак, ул Татарстан язучыларының беренче съездында (1934) катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышын М. Горький «Известия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә уңай яктан телгә алып китә. 19381941 еллар арасында яшь каләм бик актив эшли, күмәк җыентыкларда һәм журналларда берничә хикәясен бастыра. Әдипнең хәзерге көндә басма китапларында урын алган «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте яки зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсән», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дә (беренче вариантлары) шул чорда иҗат ителгән.

1940 елда Яңа бистәдәге 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли.

1942 елның 27 маенда, «милләтчел оешма әгъзасы» буларак, НКВД махсус киңәшмәсе тарафыннан 58-2, 58-10 ч.2, 58-11 статьлары буенча 8 ел төзәтү аланнарына озатыла. Краснояр краенда тоткынлыкта булганда, 1948 елда яңадан сөргенгә хөкем ителә. Краснояр краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1955 елда җәза срогы 5 елга калдырыла. Гарәфетдин Хәсәнов амнистия буенча иреккә чыга. 1990 елда тулысынча аклана.[1]

1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда пенсиягә чыгып, шуннан бирле әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Илленче-алтмышынчы еллардай башлап Г. Хәсәнов яңадан иҗат эшен активлаштырып җибәрә. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы — «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең — кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен укучы күңеленә тәэсир итәрлек җиңел һәм образлы тел белән сөйләгән бу китап татар балалар әдәбиятында бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң язылган күләмле «Җирем-суым» повестенда да автор, үз темасына турылыклы калып, табигать турындагы әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалы серләре белән таныштыра.

Укучылар аның туган як табигате турындагы “Унике матур”, “Җирем-суым”, “Чү! Сайрар кошым оя тибә”, “Җир ул уртак йортыбыз” дигән китапларын яратып укыйлар.

Әдип әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә эшләде. Сугышка кадәр үк инде С.Михалковның “Өч дуңгыз баласы” әкиятен, Кононенконың “Бәләкәй испаннар” дигән хикәяләр җыентыгын тәрҗемә иткән була. Ә 1967 елда Дж. Родариның атаклы “Чипполино маҗаралары” аның тәрҗемәсендә басылып чыкты.

Язучы 1992 елда вафат булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]