Гатаулла Алтынгуҗин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гатаулла Алтынгуҗин latin yazuında])
Гатаулла Алтынгуҗин
Үлгән Ырынбур
Һөнәре дин хадиме

Гатаулла Алтынгуҗин (?-1865) — мөселман дин әһеле. Кәрвансарай мәчете имам-хатибы (1846-1865).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1831 елның августында Ырынбур губернасы идарәлеге указына яраклы Стәрлетамак өязенең Аллагуват авылы җәмиг мәчетендә имам-хатип һәм мөдәррис итеп раслана[1].

1846 елның җәендә Ырымбурдагы яңа төзелгән Карвансарай мәчетендә мулла вазифасын башкарырга рөхсәт ала. 1847 елның 4 ноябрендәге указга яраклы яңа мәхәлләгә рәсми рәвештә күчерелгән.

1850 елның 4 мартындагы Ырынбур губернасы идарәлеге указына яраклы Башкорт-мишәр гаскәренең өлкән ахуны дәрәҗәсендә раслана. Төп бурычларыннан тыш, Гатаулла Алтынгуҗин хәрби ведомствосы мәктәбендә, 1 нче һәм 2-нче өяз мәхәлләсе училищеларында, Карвансарай мәктәбендә төрки теле һәм ислам тәгълимәте буенча дәреслекләр бирә. Шулай ук Ырынбур мөселман диния назараты йомышлары буенча тәфтишлек эшләрен алып бара, Ырынбур кала төрмәсенә тоткыннарга дини йолаларны үтәр өчен барып йөри[1].

Ырынбур мөселман диния назараты мөфтей Габделвахит Сөләйманов вафат булганнан соң, 1862-1864 елларда бу югары шәех-әл-ислам вазифасына кандидатлыкка буларак карала[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Денисов Д. Н. Бикматов Мухаммед Мухаммедзарифович. // Ислам на Урале. Энциклопедический словарь / Сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов. — М.: «Медина», 2009. — С. 33—34. — 404 с. — ISBN 978-5-9756-0054-7.