Гаудия-матх

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаудия-матх latin yazuında])
Гаудия-матхны нигезләүче Бхактисиддханта Сарасвати Тхакура.

Га́удия-матх (IAST:Gauḍīya Maṭha) ул Һиндстанда 1918 елда Гаудия-вайшнавизм дәгъвасы максаты белән Бхактисиддханта Сарасвати тарафыннан нигезләнгән Һинд дине Вайшнав оешмасы.[1] 1940-ынчы еллардан соң Бхактисиддханта Сарасвати өйрәнчекләре тарафыннан ачылган монастырьлар һәм гыйбадәтханәләр шул ук исемгә ия булган. Гаудия-матх — ул шулай ук Гаудия-вайшнавизмда традиция яки җәмәгать атамасы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бхактисиддханта Сарасвати әтисе  Бхактивинода Тхакурның (1838—1914) рухи миссиясенең дәвамчысы булган һәм Гаудия-матхны ваз кичеп яшәүне (санньясаны) кабул иткәннән соң тиздән нигезләгән. Бу ике вайшнав та Рупа Госвами һәм Чайтанья Махапрабху сызыгында  Бхакти-йога (Ходайга мәхәббәт) традициясе – Гаудия-вайшнавизмның галимнәре һәм изге тарафдарлары булган. Бхактивинод Тхакур Һинд дине шастраларын аңлатучы күп китаплар язган, ә Бхактисиддханта Сарасвати гыйбадәтханәләр нигезләгән, лекцияләр биргән һәм аның китаплары һәм шастралары буенча комментарийлар язган. Алар икесе дә Гаудия-вайшнавизмда реформаторлар булып санала. Тарафдарлары фикеренчә, алар майявада (адвайта-вада) һәм сахаджия (Бхактига җиңел карау) кебек апасиддханталар (теологик аңламаулар) белән көрәшкәннәр.
Бхактисиддханта Сарасвати Гаудия-матхның төп максаты итеп беренче чиратта Вайшнав әдәбиятын нәшер итү аша бөтен Һиндстан һәм аннан тыш Гаудия-вайшнавизмны таратуда күргән. Ул бөтенесе бергә Гаудия-матхның 64 филиалын – мандирлар һәм ашрамнар нигезләгән. Төп гыйбадәтханә булып Ганга ярларында Маяпурда (Бенгалия, Һиндстан) “Шри Чайтанья Матх” булган. Бхактисиддханта Сарасватиның күп тарафдарлары булган, аларның күбесе аксөяк гаиләләрдән булган. 18 белем алган санньяси-өйрәнчекләр Бхактисддханта Сарасвати вакыты Гаудия-матх дәгъвачылларның төп төркеме булган. Гаудия-матхның чәчәк атуы 1920-1930 елга туры килә.
1930-ынчы елларда Гаудия-матх дәгъвасын Европада башлаган, шул вакытта Бхактисиддханта Сарасвати Англиягә, Германиягә һәм башка илләренә өйрәнчек-санньясиларны — Бхакти Прадип Тиртху Госвамины, Бхакти Хридая Бон Свамины һәм башкаларны җибәргән. Алар җәмгыятьнең югары катламнарында һәм галимнәр арасында дәгъва иткәннәр һәм дәгъвасы белән берничә Аурупалыны җәлеп иткәннәр. Бхактисиддханта Сарасватиның 1937 елда үлеменнән соң, Гаудия-матх ике оешмага бүленгән: Ананта Васудэва Прабху җитәкчелегендә «Гаудия миссиясе» (Гаудия-матхның төп хаклы варисы) һәм Бхакти Виласа Тиртха җитәкчелеге астында «Шри Чайтанья Матх». «Гаудия-матх»ның рәт эшчәннәре, бу ике оешманың рухы белән канәгать булмыйча, соңыннан үз матхларын нигезләгәннәр, үзләрен ачарьялар дип игълан иткәннәр һәм дәгъваны дәвам иткәннәр. 1940-ынчы еллардан соң төрле Гаудия-матхларда тагын да күбрәк тарафдарлар булды — Гаудия-матха вайшнавлары гыйбадәтханәләр төзегәннәр, хезмәт башкарганнар, журналлар һәм китаплар нәшер иткәннәр һәм таратканнар.
Бхактисддханта Сарасвати тарафыннан нигезләнгән иң мәшһүр Гаудия-вайшнав оешмасы булып Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) булган. Ул Америка Кушма Штатларында 1966 елда Бхактиведанта Свами Прабхупада (1896—1977) тарафыннан нигезләнгән булган, ул Көнбатыш дөньяда беренче булып Гаудия-вайшнавизм дәгъва итүдә беренче булып уңышка ия булган.
Хәзерге көннәрдә төрле исемнәр астында берничә Гаудия-матх бар, бөтенесе бергә 25-30. Гаудия-матхның дәгъвасы аеруча Һиндстанда уңышлы, гәрчә көнбатыш илләрдә дә тарафдарлар бар.

Гаудия-матх оешма тармаклары исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге көндә Гаудия-матх тармаклары булган күп оешмалар бар. Хронологик рәвештә аларның иң мәшһүрләре:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ватман С. В. Бенгальский вайшнавизм / Под ред. С. В. Пахомова. — СПб.: Издательство СПбГУ, 2005. — 403 с. — ISBN 5-288-03579-2.
  • Иваненко, С. И. (2008), Вайшнавская традиция в России: история и современное состояние. Учение и практика. Социальное служение, благотворительность, культурно-просветительская деятельность, М.: Философская книга, ISBN 5902629411
  • Cole, Richard J. (2007), Forty Years of Chanting: A Study of the Hare Krishna Movement from its Foundation to the Present Day, in Graham Dwyer, Richard J. Cole, The Hare Krishna Movement: Forty Years of Chant and Change, London: I.B. Tauris, с. 26-53, ISBN 1845114078

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаудия-вайшнавские организации в мире
Гаудия-вайшнавские организации в России