Гаур
Гаур | |
![]() | |
Кыскача исем | B. gaurus |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Bos gaurus Смит, Чарлз Гамильтон, 1827 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | настоящие быки[d] |
Таксонның халык атамасы | Gaur[1][2][3], Indian Bison[2][3], Gaur[3], 印度野牛 һәм gaur[4] |
Таксон синонимы | B. frontalis[d][5] |
Йөклелек чоры | 275 ± 10 тәүлек[6] |
ХТСБ саклану статусы | куркыныч яный[d][7] |
![]() | |
Яшәү тирәлеге | саванна[d] һәм урман |
Wildlife Protection Act 1972 (India) schedule | Schedule I (Part I) of Wildlife Protection Act, 1972[d][8] |
CITES Appendix | Appendix I of CITES[d][9] |
Тәүлек циклы | дневной образ жизни животных[d] |
![]() |
Гаур[10] (лат. Bos gaurus) — чын үгезләр төренең иң эре вәкиле. Кеше тарафыннан йортлаштырылган төре гаял дип атала[10] (Bos gaurus frontalis).
Тышкы кыяфәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гаур тәненең озынлыгы өч метрдан артык. Җилкә тирәсендә биеклеге 2,3 метрга җитә,ә аның авырлыгы 1500 кг, аерым очракларда 2000 кг га кадәр булырга мөмкин. Нормаль олы үгез якынча 1300 килограммга кадәр тарта. Йоне көрән, кызылдан алып карага чаклы төсмергә оттенок ия.Мөгезләре уртача 90 см озынлыкта һәм ярымай формасында өскә күтәрелгән.
Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гаурның таралыш ареалы үз эченә бөтен Пакистанны (Синдх һәм Пенджаб), Һиндстанны, Бангладеш, Мьянма, Таиланд, Камбоджа, Көньяк Вьетнам һәм Малайзия, Непалны кертә, анда гаур куе урманнарда яши. Кайчагында ул азык эзләп урман читләренә яки яланнарга килеп чыга, әмма күпчелек очракта ачык урыннардан саклана.
Үзләрен тотышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Табигатьтән гауралар көндез актив, әмма кеше яшәгән авыл җирләре янында еш кына төнге яшәү рәвешенә күчә. Улар үлән белән ризыклана,әмма яфрак та ашыйлар. Гаурлар көтүе ун-унике терлектән тора, кайбер очракларда хәтта кырык башка да җитәргә мөмкин. Алар арасында, нигездә, яшь бозаулары белән инәләре һәм гаур үгез була. Ата еш кына көтүен алыштыра, көтү хуҗасы булу хокукын көрәшләрдә ота, әмма алар имгәнүгә китерми. Әле өлгергән көндәшен сугышка чакыртырга сәләтле түгел яшь үгезләр аерым көтүлекләр барлыкка китерә. Өлкән үгезләр ялгыз яшиләр.
Янаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гауралар югалу куркынычы астында булган хайваннар санала. Аулау һәм йогышлы сыер эпизоотияләре белән зарарлану сәбәпле, гаур популяциясе бик нык кимегән. Бүген кыргый табигатьтә төрле чикләнгән территорияләр буенча чәчелгән 20 меңгә якын гаур яши. Төрле илләрдә гаурлар санының үсеше шактый аерыла: Һиндстанда 1990 еллардан башлап популяцияләр бераз арта һәм бүгенге көндә барлык гаурларның 90% ын тәшкил итә. Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә исә хәл кискен, барлык популяцияләр дә үлү куркынычы астында.
Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гаур (Bos gaurus) 3 төрчә барлыкка китерә: Bos gaurus gaurus — Һинд гауры[11], Һиндстан, Непал;
Bos gaurus laosiensis — Һинд-кытай гауры[11], Бирмадан көньякка Малайский ярымутрауына чаклы;
Bos gaurus sinhaleyus — Шри-Ланка утрауында яшәгән, тарихи ваҡытта юкка чыккан.
Bos gaurus frontalis — Гаял, гаурның йортлаштырылган формасы, кайсы бер очракта аерым төр кебек карала — Bos frontalis[11].
Йортлаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гаурлар кеше тарафыннан йортлаштырылыуы мөмкин булган биш төргә карый. Гаурның йорт формасы гаял яки митхун дип атала. Гаял гаурга караганда юашырак санала. Ул үзенең кыргый бабасыннан сизелерлек кимрәк, маңнайы киңерәк һәм конуска ошаган мөгезе калынрак [12], һәм аларның очлары читкә каратылып үскән. Ул эш хайваны һәм ит чыганагы буларак кулланыла. Гаялларны Мьянманың чик буе төбәкләрендә, Манипурда һәм Нагаландта тоталар. Әмма ареалның башка җирләрендә дә гаур бер качан да йортлаштырылмаган. Кайбер урыннарда гаялларны сыерлар белән уңышлы кушканнар. Гаял һәм сыерларның гибридлары Һиндстанның күп кенә урыннарында кулланыла һәм алар йорт хайванының типик үзенчәлекләренә ия.
Бутанда гаялләрне яклар белән кушалар, әмма андый катнашлыктан туган токымлар үрчемле дип әйтеп булмый.
Системалаштырылуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кайчагында гаурга карата латин исеме "Bos gaurus"кулланыла. Элегрәк шулай дип кыргый гаурны атаганнар, шул ук вакытта гаял "Bos frontalis" дип аталган. Әмма, икесе дә шул ук төр булгачтын, 1993 елдан икесенә дә "Bos frontalis"исеме кулланыла. Гаур һәм гаял сүзләре һинди теленнән килеп чыккан. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә аларны кайвакыт шулай ук малайский телдәге «селаданг» сүзе белән атыйлар.
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
-
-
Бондла зоопаркындагы гаур (Һиндстан)
-
-
Гаял
-
Гаял
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Wildscreen ARKive — 2003.
- ↑ 2,0 2,1 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ International Commission On Zoological Nomenclature Opinion 2027 (Case 3010), Opinion 2027 (Case 3010) Usage of 17 specific names based on wild species which are pre-dated by or contemporary with those based on domestic animals (Lepidoptera, Osteichthyes, Mammalia): conserved // The Bulletin of Zoological Nomenclature: The Official Periodical of the International Commission on Zoological Nomenclature — London: International Commission on Zoological Nomenclature, 2003. — ISSN 0007-5167; 2057-0570
- ↑ Grzimeks Enzyklopädie — 1 — M: Kindler Verlag, 1988.
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ India Schedule Species Database
- ↑ Species+
- ↑ 10,0 10,1 Банников А. Г., Флинт В. Е. Отряд Парнокопытные (Artiodactyla) // Жизнь животных. Том 7. Млекопитающие / под ред. В. Е. Соколова. — 2-е изд. — М.: Просвещение, 1989. — С. 513—514. — 558 с. — ISBN 5-09-001434-5
- ↑ 11,0 11,1 11,2 Castello J. R. (2016) Bovids of the World: Antelopes, Gazelles, Cattle, Goats, Sheep, and Relatives. — Princeton University Press. — Pp. 624—629. — 664 p. — ISBN 978-0-691-16717-6 [1]
- ↑ Биологический энциклопедический словарь / Гиляров М. С., Баев А. А., Винберг Г. Г., Заварзин Г. А. и др. — М.: Советская энциклопедия, 1986. С. 118.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Bos frontalis в книге Wilson D. E. & Reeder D. M. (editors). 2005. Mammal Species of the World. A Taxonomic and Geographic Reference (3rd ed.). — Baltimore: Johns Hopkins University Press, 2 vols. (2142 pp.) ISBN 978-0-8018-8221-0 [2]