Эчтәлеккә күчү

Гашура көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гашура көне latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Гашура көне
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-ar-001" does not exist.
Рәсем
Бар авазлар күрсәтелгән исем عَاشُورَاءُ
Мәдәният мөселман мәдәнияте[d] һәм гарәп мәдәнияте[d]
Урын Ислам дөньясы[d] һәм гарәп дөньясы[d]
Әүвәлгесе Tasu'a[d]
Әсәр яки аның атамасы теле гарәп теле һәм берничә тел[d]
Елның көне мөхәррәм аеның 10 көне[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Ислам[d] һәм Проект:Суфичылык[d]
 Гашура көне Викиҗыентыкта

Гашура көне (гарәп. عاشوراء ʻашура’) — мөхәррәм аеның унынчы көне[1].

Шигыйләр бу көнне Кәрбаладагы вакыйгаларга, өченче Хөсәен ибне Гали[ru] (Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы, кызы Фатыйма һәм якын сәхабәсе Гали ибне Әбү Талибның улы) һәм аның тарафдарлары үлеменә багышланган матәмне үткәрәләр.

Бу йола мөселман илләрендә киң таралган: Иран һәм Әзербайҗан, Иракның шигый өлешләре, Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Ливан, Йәмән, Кувейт һәм Әфганстан, Пакистандагы (Карачи, Лахор һәм илнең башка өлешләре) күпсанлы шигый диаспорасы арасында, БГӘ, Сүрия (Ливан белән чиктәш), Төркия (күпсанлы Иран-Әзербайҗан диаспорасы), Үзбәкстан (Бохара һәм Сәмәрканд иранлылары), Россия (Дагыстанның көньяк чиге), Катар, Оман, Әрмәнстан (Иран иммигрантлары), Грузия (Иран иммигрантлары һәм җирле әзербайҗанлылар), шулай ук АКШ, Канада, Австралия, Германия, Бөекбритания, Австрия, Швеция, Франция, Нидерланд, Швейцария, Дания, Италия кебек илләрдәге Иран-Әзербайҗан диаспорасының бер өлеше арасында [2][3].

Йола мөхәррәмнең 1 нән 10 на кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә мөнәҗәтләр, догалар укыла. Шулай ук Шахсәй-вахсәй үткәрелә.

Сөнниләр бу көнне ураза тотарга тырышалар, чөнки бу көндә ураза тоту бик саваплы булып санала.

Сөнниләр бу көнне Муса пәйгамбәрне һәм Исраил угылларын Фиргавен гаскәрләреннән коткарган өчен Аллаһыга рәхмәт йөзеннән ураза тоталар. Сөнниләр раславынча, Мөхәррәм — ислам календаренең беренче ае һәм Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән дүрт изге айның берсе:

« Аллаһы Тәгаләнең айлары - унике. Аллаһы Тәгалә күкләрне вә Җирне бар иткән көнне шулай язылган. Аларның дүрт ае - тыелган; бу — хак дин: ул айларда үз-үзегезгә золым кылмагыз һәм, күп илаһларга табынучылар сезнең белән сугышкан кебек, сез дә аларның барча белән дә сугышыгыз һәм белегез: Аллаһ-тәкъва кешеләр белән[4]! »

Шигыйләр өчен Гашура — ул кайгы һәм сагыну көне. Бу көнне алар имам Хөсәен, аның туганы Габбас һәм 70 шәһитнең 680 елда (һиҗри 61 ел) Кербела шәһәре янында хәлиф Язид I гаскәрләре белән сугышта шәһит булуын искә алып, төрле кайгылы йолалар һәм мәрәсимнәр үткәрәләр[5]. Матәм йолалары Иранда, Әзербайҗанда, Афганстанда, Тажикстанда, Ливанда, Пакистанда, Бахрейнда Фарсы култыгының кайбер илләрендә һәм шигыйлар яшәгән төбәкләрдә үткәрелә. Мәтам йоласы вакытында имам Хөсәен һәм аркадашларының газаплары сурәтләнә, үз-үзләрен йөдәтү, җәрәхәтләү күзәтелә.

  1. Гашура — мөхәррәм аеның унынчы көне (дини бәйрәм). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К. З. Хәмзин, М. И. Мәхмүтов, Г. Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 89.
  2. Седанкина Т.Е Шиитские ритуальные практики в теолого-психологическом контексте (ru) // Психология личности : Журнал. — 2018. — № 12(2). — С. 559-570. ISSN 2618-956. DOI:10.31162/2618-9569-2019-12-2-559-570
  3. Шпажников Г. А. Религии стран Западной Азии: справочник. М.: Наука, 1976. — С. 139.
  4. Коръән
  5. Ислам: ЭС, 1991