Гаяз Исхакый биографиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә (иске стиль белән 10 февральдә) җомга көн кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килә[1]. Казан губернасы Чистай өязенә кергән әлеге авылның күпләргә билгеле зыялылар гаиләсендә туа ул. Замандашлары әйтүенчә, әтисе Гыйләҗетдин «Чистай тарафларында гыйлеме белән шөһрәт тапкан» мулла, ә әнисе Камәрия ул якларда шулай ук аң-белеме һәм азатлык идеялары белән танылган Морат мулла улларының берсе – Мөслимвәли хәзрәт кызы була. Г.Исхакый искәртүенчә, Морат мулла, Кырым ханы Гәрәй улларыннан берсе булып, Идел буйларына бәхет эзләп килеп чыга һәм Чистай белән Бөгелмә төбәкләрендә «морадчылар хәрәкәте»н (1770-1771) оештыра һәм үзенең милли азатлык өчен көрәш программасын чагылдырган «Мулла Морат китабы»н (1772) яза. Әйтергә кирәк, Морат мулла тагын икенче күренекле бер нәсел – Әмирханнар нәселендә дә мөмкин урын тоткан.

Кайбер балалары дөньядан иртә китү сәбәпле, Гыйләҗетдин белән Камәрия бөтен өметләрен Гаязга баглыйлар, аңа аң-белем һәм тәрбия бирү турында кайгырталар. Гаяз үзе дә бик зирәк бала булып чыга, бик яшьли үзе кебек балалар арасында үткенлеге белән аерылып торган һәм атасыннан ишеткән пәйгамбәрләр тарихын сөйләп йөри торган булган. Инде биш яшендә өйләрендә укый-язарга өйрәнеп, әбисе Мәхфүзә остазбикәдән «Иман шарты»ннан сабак ала һәм гарәп китапларыннан ул вакытта танылган «Кырык хәдис»кә җитә. Аннары әтисеннән гарәп-фарсы китапларын укырга өйрәнә, морфология, синтаксис буенча һәм «Кәвагыйд әл-игъраб» («Сүзләрнең төрләнү кагыйдәләре») белән «Гамавир»дән («Сүз төрләнеше»ннән») дәресләр алып, 1890 елда Чистай мәдрәсәсенә укырга керә һәм анда «Нәхүхан», ягъни мантыйкка (логикага) төшмәс борын нәхү (синтаксис) укый башлаган шәкерт булып китә. Бик зирәк һәм инде шактый белемле булуы сәбәпле, аны бу мәдрәсә бирә торган белемнәр генә канәгатьләндерә алмый һәм ул үзен укыткан Закир хәзрәтнең вафатыннан файдаланып (әгәр бу хәзрәт үлмәсә, әтисе Гаязны хәзрәт фатихасыннан башка беркая да җибәрмәкче булган икән) яшь егет «шәмсияхан», ягъни «Шәмсия» дигән грамматикасын укучы булып, 1893 елда Казандагы Күл буе мәдәрәсәсенә күчеп килә. Аның зирәклеге, аң-белемгә хирыслыгы биредә дә үзен сиздерә һәм тиз арада ул мәдрәсәдәге иң яхшы укучы шәкертләрнең берсе булып таныла. Шул ук вакытта ул һич тә мәдрәсә программасы белән канәгатьләнми, үзлегеннән белемен күтәрү белән шөгыльләнә. Аерым алганда, төрки дөньяда танылган «Тәрҗеман» газетасын даими укып бара, төрек телендәге әсәрләр белән дә таныша башлый. Мондый белемнәр яшь Гаязның дөньяга карашын киңәйтәләр, аңа тормыш максатларын ачыкларга булышалар. 1897 елда башта остазы Һ.Максудига ияреп Печән базары мәхәлләсенә, аннары Яңа бистәдә Ф. Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт яңа ачкан мәдрәсәгә күчә һәм анда бераз акча эшләү нияте белән хәлфәлек тә итә башлый.

Белемнәрен тагын да киңәйтергә теләү аңарда рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән танышу ихтыяҗын тудыра. Ә моның өчен рус телен әйбәт белергә кирәк була. 1898 елда ул рус мәктәбенә укырга керүгә ирешә.

Татарлар арасында миссинерлык итү нияте белән ачылган Татарская учительская школа бераздан алдынгы карашлы татар яшьләрен үзенә җыйган уку йортына әверелә. Г.Исхакый белән бергә анда Һ. Максуди, Х. Ямашев, Ш. Мөхәммәдьяров, Г. Колахмәтов һ.б. булачак күренекле шәхесләр – алга таба татар дөньясының әйдәп баручы көчләренә әверелгән көчләр укый. Биредә Гаяз үзенең белем алу даирәсен киңәйтә бара. Рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән ныклап кызыксынып китеп, ул И. Тургенев, Л. Толстой, Ги де Мопассан, Оскар Уайльд кебек күренекле әдипләрне бирелеп укый. Мондый белемнәр аның рухи дөньясын, эстетик зәвыкларын баетып, үстереп кенә калмый, бәлки аңарда әдәби иҗат белән шөгыльләнү теләген дә тудыра. Һәм ул яза да башлый. Нәтиҗәдә, әлеге мәктәптә укыган елларында булачак әдипнең беренче иҗат җимешләре булган «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900), «Бай углы» (1903) повестьлары, «Өч хатын берлә тормыш» (1900) пьесасы языла.

Татарская учительская школаны бетергәч, Гаяз 1902 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Андагы эшчәнлеге турында әдип үзе соңрак болай искә ала: «Мәдрәсәдә бер-ике атнадан соң дәресләр башланды һәм мөгаллимнәр дәресләрне үзләренә бүлеп алып, калганнарын миңа бирделәр. Бөтен сыйныфларда хисап, һәндәсә, гомуми тарих, табигать, әдәбият дәресләре – һәммәсе миңа эләкте. Башка мөгаллимнәрнең дәресләре көн дә өч, бик күп булса дүрт сәгать булса һәм атнаның бер көне буш булса, миңа атнаның бөтен көннәренә алтышар сәгать дәрес туры килә һәм бөтен көннәрем иртәдән ахшамга кадәр мәдрәсәдә мәшгуль иде (өйләгә кадәр дүрт, өйләдән соң ике дәресем бар иде). Моннан башка атнаның ике көнендә, нәүбәтче буларак, кичләрен дә мәктәптә калмакта идем. Бу программа аз кеби, әүвәлге мәдрәсәнең бер почмагына өелгәе китапхпнәне тәртипкә салып кулыма алдым һәм югары сыйныф укучылары белән әдәбият институты ысулында эшли башладым».

Шундый бик киеренке мөгаллимлек эше белән бергә, Г. Исхакый мәдрәсәнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Андагы ашханәдә, йокы бүләмәләрендә тәртип урнаштыра. Шәкертләрнең аң-белемен арттыру максатында аларга яңа фәннәр укытуны кертә, атна саен әдәби кичәләр үткәрә. Бер үк вакытта ул, «Хөсәения» мәдәрәсәсенә нигез салган Әхмәт Хөсәеновның васыятьнамәсен раслау комиссиясе әгъзасы буларак, әлеге бай васыять итеп калдырган ярты миллион сум акчаны мәгариф эшләрендә файдалануда катнаша.

Гаязның һәр нәрсәдә гаделлеккә, хакыйкатькә омтылуы шәкертләргә дә тәэсир итә. Туры сүзле һәм яңалыкка омтылучы яңа мөгаллимнәре йогынтысында алар да мәдрәсәдәге хәлләргә аеграк карый башлыйлар, чын дөресен сөйләргә өйрәнәләр. Гомүмән, үзенең актив һәм инициативалы шәхес булуы белән Гаяз үз хәятыннан канәгать булып йокымсыраган хәлдәрәк яшәгән мәдрәсәне ничектер уятып җибәрә һәм аның яшәешенә заман рухы өрә кебек. Мәдәрәсәдәге күнегелгән тәртип буенча үз җайларына гына яшәргә күнеккән мөгаллимнәргә Исхакыйның мәдрәсә тормышын болай болгатып җибәрүе, аларның тынычлыгын алуы ошамый, әлбәттә. Һәм алар үзе дә тынгысыз, башкаларга да тынгы бирмәгән бу «ала карга» мөгаллимнән тизрәк котылу ягын карыйлар. Һәм бераздан Гаяз мәдрәсәдән чыгарыла, кабат эшсез кала. Әмма ул күңел төшенкелегенә бирелми, янә иҗат эшенә чума. Аерым алганда, Казанда рус мәктәбендә укыганда яза башлаган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрен төгәлли һәм аны дөньяга чыгару эшенә күп вакытын һәм тырышлыгын сарыф итә.

«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның эчтәлеге һәм формасы татар әдәбияты өчен яңа булу сәбәпле, заманында аның ничек язылуы да игътибарны җәлеп иткән иде. Әлбәттә, монда әдәби йогынты мәсьәләсе калкып чыкты. Мисал өчен бу әсәргә аеруча җентекле тәхлил ясаган әдәбиятчы һәм тарихчы Г.Гобәйдуллин 1911 елда басылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән күләмле мәкаләсендә аңа америкалы Э. Белламиның «Йөз ел соңра» дигән социаль-утопик романы (1888) йогынтысы булуы турында белдергән бу тәэсирне форма өлкәсендә күреп, Г.Исхакый әсәрен Америка язучысына охшатып «иҗтимагый-хыялый роман» дип атаган иде.

Бу әсәре дөнья күргәч, һәм «Хөсәения» мәдрәсәсеннән китәргә мәҗбүр булгач, Г. Исхакый 1903 елның җәендә Казанга кайта һәм анда университетка керергә әзерләнә башлый. Әмма аның бу теләгенә әти-әнисе каршы чыга һәм аны көчләп диярлек авылга алып кайтып китәләр. Авылда бер елы үтеп китә. 1904 елда ул кабат Казанга китә һәм анда ул вакытта көчәеп киткән революцион хәрәкәттә катнаша башлый. Шул ук елны Чистайдан сайланган мөселман делегатлар составында Петербургта да була. 1905 ел вакыйгалары йогынтысында ул илдә тагын да көчәйгән азатлык хәрәкәтендә бөтен күңелен биреп катнаша, шуның рухы белән яши башлый. 1905 елның октябрендә Исхакыйны «Казан мөхбире» газетасына эшкә чакыралар. Әмма ул газетаның мәсләге белән килешеп бетмәгән Гаяз әлеге чакыруны кабул итми. Үз мәсләгендә, үзе теләгәнчә язар өчен ул иптәшләре Ф. Туктаров, Ш. Мөхәммәдьяров, С. Рәмиев һәм башкалар белән үз газеталарын чыгару ниятенә килә. Алар башта «Хөррият» исемле яшерен газета чыгаралар, әмма ул бераздан ябыла. Аннары аларда «Таң» исемле газета чыгару теләге туа. Аңа рөхсәт сорап хакимияткә мөрәҗәгать итәләр.Әмма ике айдан соң рөхсәт бирелмәве турында кәгазь алалар. Моннан соң Гали Путиляков дигән танышлары нәширлегендә «Таң йолдызы» исемле газета чыгаруга рөхсәт сорыйлар. Бу юлы аларның үтенече канәгатьләндерелә. Гәрчә яңа газета «Таң йолдызы» исеме алса да, аны көндәлек тормышта гадәттә «Таң» дип йөрткәннәр, ә аны чыгаручы социалист-революционерлар тарихка «таңчылар» булып керделәр. Аның рәсми редакторы С. Рәмиев була. Матбугатның чын җитәкчесе һәм рухландыручысы булган Г. Исхакыйга исә бу вакытта полициядән качып яшәргә туры килә. Нәкъ менә ул газетаның төп юнәлешен һәм эчтәлеген билгели. «Таң йолдызы» 1906 елның 18 маенда чыга башлый. Табигый, аның битләрендә Исхакый үзенең иҗтимагый-сәяси омтылышларын чагылдыра.

«Таң йолдызы» битләрендә яктыртырган күптөрле мәсьәләләр арасында әдәбиятка караганнары да шактый була. Анда әдәби әсәрләр дә басыла. Бу газета бигрәк тә Г. Исхакыйның «Өч хатын берлә тормыш» пьесасының һәм «Теләнче кыз» романыннан өзекләрен анда беренче мәртәбә басылулары белән игътибарга лаеклы.

Актив әдәби һәм журналистик эшчәнлеге белән бер рәттән Г. Исхакый иҗтимагый тормышта да көрәшчеләрчә катнаша. Әйтик ул «Таң йолдызы» киң яктырткан «Мөселман иттифакы» съездында әйдәп йөрүчеләрнең берсе була. Анда берничә мәртәбә чыгыш ясап, ул үзен хезмәт халкы мәнфәгатьләрен кыю яклаучы итеп күрсәтә. Бу халыкка ирек һәм бәхетне бары көрәш юлы белән бирергә мөмкинлеген аңлатып, Г. Исхакый съездда «Тартышуда гына табарсың үз халкыңны!» дигән көрәш лозунгысын алга куя.

Съезддан кайткач, ул үзенең җәмәгать эшчәнлеген тагын да активлаштыра, матбугат битләрендә, һәртөрле җыелышларда, митингларда патша хакимиятенә каршы чыгышларын дәвам итә. Шунлыктан хакимият аны эзәрлекләүне тагын да көчәйтәләр. Һәм 1906 елның 30 октябрендә ул дустысы С. Рәмиев фатирында кулга алынып төрмәгә ябыла.

Төрмәдә утыру Г. Исхакыйның революцион хәрәкәттә катнашуын тагын да активлаштыруына гына булыша. Мондый эшчәнлеге өчен ул янә кулга алына һәм 1907 елның октябрендә Архангель губернасына өч еллык сөргенгә җибәрелә.

Үзенең «Тартышу» пьесасы геройлары кебек үк иреккә, халыкка хезмәткә омтылган Гаяз тизрәк үзәктән, иҗтимагый актив яшәештән читтә торган провинциаль Пинеганың тынчу һавасыннан котылу ягын карый. Үзенең үтенеченең хакимият тарафыннан канәгатьләндерелүен көтеп тормыйча, ул Пинегадан качарга була. Һәм 1908 елның урталарында сөргендәге ике яһүд белән көймәдә Пинегадан качып Петербургка килә. Һәм биредә – Русиянең мәркәзендә яңа дәрт белән язу эшенә керешә. Чөнки аңарда күп кенә иҗат планнары өлгереп җиткән була. Биредә ул тиз арада «Теләнче кызы»ның икенче өлешен яза, Пинегада языла башлаган «Кыямәт» комедиясен төгәлли һәм «Җәмгыять» комедиясен иҗат итә.

Петербургта сөргеннән качкан хәлдә әлеге әсәрләрен язганнан соң, Г.Исхакый үзенең чит илгә китү ниятен тормышка ашыра, ягъни 1909 елның язында яшерен рәвештә Төркиягә барып чыга. Анда ул Истанбулда була һәм бу шәһәрдә «Тормышмы бу?» дигән романын яза. Чит җирләрдә булып күпне күрү әдипнең дөньяга карашлары киңәя һәм тирәнәя баруга булыша. Шулар йогынтысында ул кеше яшәешенең тагын да мөһимрәк мәсәьәләренә игътибар итә. «Тормышмы бу?» әсәрендә андый мәсьәләрнең аеруча мөһиме итеп шәхеснең яшәү максаты һәм мәгънәсе карала. 1909 елның көзендә Г.Исхакый яшерен рәвештә Төркиядән Петербургка кайта. Хакимияттән качып яшәргә мәҗбүр булуы белән бергә аның матди хәле дә авырлаша. Чөнки язылган әсәрләрен бастырып чыгара алмый. Шунлыктан язудан гайрәте чиккән кебек, ул Петербургта язучылык эшен туктатып тора. Моның урынына рус әдәбияты һәм мәдәнияты белән ныклап кызыксынып китә. Рус язучыларының әсәрләрен күпләп укый, аларның һәртөрле җыелышларына йөри, конференцияләрдә катнаша, вольный университетларда үзен кызыксындырган фәннәр, бигрәк тә юриспруденция һәм фәлсәфә буенча лекцияләр тыңлый. Болар барысы да аның рухи культурасы үсүгә булышалар. 1910 елның язында ул Петербургтан шулай ук яшерен рәвештә Финляндиягә чыга һәм анда җәен уздыра. Финляндиядәге милләттәшләренең җылы мөнәсәбәте аның күңелен күтәреп җибәрә. Һәм монда ул тагын дәртләнеп иҗат эшенә керешә, нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә «Мулла бабай» романы, «Фамилия сәгадәте» исемле хикәяләр циклы языла.

Финляндиядә вакытта Г.Исхакый иҗатының элгәрерәк еллардан килә торган тармагын – хикәяләр язуын дәвам иттерә. Моңа кадәр аның 1909 елда «Җыентык» исемле китабы дөнья күргән була. Ул «Күк капусы», «Хәлимә туташ», «Мансур», «Корбан гаете», «Калуш» һәм «Корсак» дигән кечкенә күләмле хикәяләрдән тора.

Финляндиядәге милләттәшләренең үзенә бик җылы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләреннән дәртләнеп иҗат итү белән бергә, Г.Исхакый анда чакта язылган әсәрләрен бастыруны оештыру белән дә шөгыльләнә. Аерым алганда, ул Казандагы «Гасыр» нәшрияте белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыра һәм әлеге нәшрият хуҗалары аның «Сайланма әсәрләр»ен чыгарырга алыналар.

Иҗатта да, наширлектә дә эшләре җайланып китүдән күңеле күтәрелгән хәлдә Г.Исхакый 1910 елның көзендә янә Истанбулга килә һәм анда бер-бер артлы «Сөннәтче бабай», «Кияү» повестьларын, «Шәкерт» абый хикәясен яза.

Г. Исхакыйның Истанбулдагы кыска вакытлы, әмма шактый нәтиҗәле иҗатының соңгы җимеше «Зөләйха» трагедиясе була.

Сөргендә дә шундыйрак уй-ниятләр белән яшәгән Исхакыйга бераздан тарих үзе мәрхәмәтлелек күрсәтә кебек. Эш шунда: 1913 елның мартында Русиядә Романовлар хакимиятенә 300 ел тулу уңаеннан сәяси тоткыннарга амнистия игълан ителә. Шушы амнистиягә эләгеп, 4 апрельдә Исхакый да азат ителә. Бу хактагы хәбәр тиз арада киң таралыш ала һәм җәмгыятьчелек тарафыннан шатланып кабул ителә. Русиянең төбәкләрендәге күпсанлы укучылары белән бергә, Ф.Кәрими, Й.Акчура кебек күренекле шәхесләр дә Исхакый иреккә чыгуы белән тәбрик итәләр.

Русиядәге башка халыклар кебек, татарларга да күптәнге милли азатлык һәм үсеш хыялларын тормышка ашырырга юл ачылу сәбәпле, 1917 елгы Февраль революциясен Г.Исхакый да зур өметләр белән хуплап каршы ала. Һәм аның бу өметләре аклана да башлый. Барыннан да элек, әдип үзе күптән хыялланган сүз иреге бирелә, матбугатка цензура бетерелә.

Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, ул ике ел элек хакимият тарафыннан тыелган «Ил» газетасын 23 марттан кабат чыгара башлый. Һәм, ниһаять, моңа кадәр рәсми тыелып килгән «Зөләйха» пьесасына да сәхнәгә юл ачыла. Ул беренче тапкыр «Сәйяр» труппасы тарафыннан аның җитәкчесе – күренекле артист һәм режиссер Г.Кариев бенефисы рәвешендә 1917 елның 17 мартында Казанның Зур драма театры сәхнәсендә күрсәтелә. Җәмәгатьчелек бик җылы кабул иткән бу спиктәкел матбугатның да игьтибарын бик тиз җәлеп итә.

Г.Исхакый Казанга «Зөләйха» спектаклен карарга Мәскәү «Мөселман комитеты» рәисе сыйфатында Русия мөселманнарының беренче съездын әзерләү белән шөгыльләнгәндә килә. Русиядә Февраль революциясе тудырган шартларда татар милләтенең алга барыр юлларын билгеләячәк бу Съезд эшендә ул үзенең иҗаты белән дә катнаша һәм аңа рух бирә.

Русия мөселманнарының икенче съезды шул ук елның августына кадәр үткәрелергә тиеш була. Һәм ул июнь аенда Казанда үткәрелә. Әмма илдә иҗтимагый-сәяси хәлнең киеренке һәм катлаулы булуы аркасында, анда Урта Азия, Кавказ һәм Кырым вәкилләре катнаша алмый. Шунлыктан икенче съезд Идел-Урал төбәге мөселманнарын, ягъни татарлар белән башкортларны күздә тотып эш итә

Икенче съезд белән бер үк вакытта Казанда мөселман руханилары җыены һәм Бөтенроссия мөселманнарының хәрби cъезды да эшли. Һәркайсы үз мәсьәләләрен тикшергәннән соң, өч съезд бергә берләшеп, Идел-Урал өчен милли-мәдәни мохтариат игълан итәләр. Шунда ук милли-мәдәни мохтариатның төп кануннарын билгеләү өчен анда да Милли мәҗлес чакыру турында карар кылына.

Әлеге Милли мәҗлес инде бөтенләй яңа иҗтимагый-сәяси шартларда, илдә Октябрь революциясе булып, хакимият большевиклар кулына күчкәч үткәрелә. Ул Уфада 1917 елның 22 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшли. Анда тикшерелгән күпсанлы мәсьәләләр арасында иң мөһиме милли дәүләтчелекне ничек итеп төзү мәсьәләсе була.

Әмма бераздан болшевиклар татарларның да милли азатлык һәм мөстәкыйльлек хәрәкәтенә чик куялар. 1918 елның 3 мартында Германия белән Брест солыхын төзеп хәл алганна соң, яңа хакимият ил эчендә ныклап үз тәртипләрен урнаштырырга керешәләр. Татар-башкортларның хәрби үзәге булган Казанны (анда мөселман Хәрби шурасы эшли) һәм милли үзәге булган Уфаны (анда Милли идарә эш итә) колчаклылардан яулап алу белән алар, Г.Исхакый язганча, «нәкъ большевикларга хас булганга, милли казнаны үзләштерәләр, качарга өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алалар».

Нәтиҗәдә Милли мәҗлес белән Милли идарәнең большевиклардан качып котыла алган депутатларны һәм әгъзалары Себердәге Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә барып чыгып, анда кече Милли мәҗлес оештыралар, Милли идарәнең эшен дәвам итәләр. Биредә Г.Исхакый «Маяк» исемле милли газета да чыгара башлый. Шушы ук шәһәрдә әдип үзе туган илендәге соңгы әдәби әсәре дип исәпләнгән «Юлсызлар» пьесасын да яза.

Әсәрендәге персонажлары кебек Г.Исхакый да Туган илендәге соңгы әсәре язылган Кызылъяр шәһәреннән китеп, ул большевиклар кулыннан котыла алган татар милләтчеләре белән 1918 елда Русиянең Ерак Көнчыгыштагы чигеп үтеп чыга. Шулай аның гомеренең мөһим бер чоры тәмамлана. Алда исә милләтпәрвәр әдипне нәкъ менә милләтче булганы өчен үтә авыр, катлаулы һәм хәтта фаҗигале төс алачак язмыш көтә иде...

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Тәрҗемәи хәлем»