Гаяз Исхакый урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаяз Исхакый урамы (Казан) latin yazuında])
Гаяз Исхакый урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Почта индексы 420111

Гаяз Исхакый урамы (рус. улица Гаяза Исхаки) — Казанның Вахитов районындагы (Иске Татар бистәсе) урам. Рөстәм Яхин урамы белән киселештә башлана. Казанның Үзәк базарына җитеп төгәлләнә. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт урамнары белән кисешә. Татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) исемен йөртә.

Гаяз Исхакый урамы. Фото:kznportal.ru

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабка кадәр исеме Варлам урамы. Совет чорында Володарский урамының бер өлеше булган[1]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[2] белән Володарский урамының Сакко һәм Ванцетти (хәзер Рөстәм Яхин) урамыннан башланган өлешенә татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) истәлегенә аның исеме бирелгән.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 7нче йорт — «Смена» заманча мәдәният үзәге
  • 13нче йорт — Казан төбәк элемтә үзәге
  • 15нче йорт — White Hostel хостелы
  • Үзәк базар (Межлаук урамы)

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013
  2. Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005