Гаяз Ишмөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаяз Ишмөхәммәтов latin yazuında])
Гаяз Ишмөхәммәтов
Туган 1897
Җаек, Җаек өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 19 июнь 1971(1971-06-19)
Казан, РСФСР, СССР

Гаяз Ишмөхәммәтов (Гаяз Мәһди улы Ишмөхәммәтов, 1897, Җаек, Җаек өлкәсе, Россия империясе19 июнь 1971(1971-06-19), Казан, РСФСР, СССР) — педагог, лексикограф. 1916-1919 елларда укытучы (Җаек ш.), 1919-1921 елларда Пугачев өяз халык мәгарифе бүлеге инструкторы, 1921-1928 елларда ятимнәр йорты мөдире, Җаек губерна халык мәгарифе бүлеге мөдире, 1928-1946 елларда татар теле укытучысы (Куйбышев ш.). 1946 елдан Казанда: Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кече фәнни хезмәткәре (1946-1949), КДУда гарәп теле укытучысы (1950-1954), КДУ фәнни китапханәсеннең кулъязмалар һәм сирәк киталар бүлеге мөдире (1954-1957). Сүзлекләр, уку әсбаплары авторы. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен гарәп теленә тәрҗемә иткән (1968).