Гаяз Максуди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаяз Максуди latin yazuında])
Гаяз Максуди
Туган 19 гыйнвар 1891(1891-01-19)
Югары Кибәхуҗа, Теләче (Олы Кибәхуҗа) вулысы, Лаеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1942
СССР

Максудов (Максуди) Гаяз (Гаяс) Хисаметдин улы (1891-1942) - җәмәгать эшлеклесе, журналист. 1922 -1925 елларда Гыйльми Үзәкнең рәисе, Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзасы, татар теленең фәнни терминологиясе комиссиясенең рәисе. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының редакторы, «Кызыл Армия» һәм «Татарстан» газеталарында да хезмәт куя. 1930 -1936 елларда Сәмәрканд университетында эш алып бара. Урта мәктәпләр һәм техникумнар өчен математика дәреслекләренең авторы. Нигезсез сөргенгә куыла; вафатыннан соң гына реабилитацияләнә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаяз Максуди Югары Кибәхуҗа[1] авылында 1891 елны дөньяга килә. Югары белемле математик. 1922-1925 елларда Гыйльми Үзәкнең рәисе, Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзасы, татар теленең фәнни терминологиясе комиссиясенең рәисе. 1923 елда Мирсәет Солтангалиевны яклап язылган хатка кул куя. 1929 елның октябрендә Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасеннән чыгарыла. Шәрыкъ педагогик институтында Солтангалиевчылар төркеме оештыруда гаепләнә. Үзенең якын арада кулга алыначагын чамалап, Гаяз Максуди Сәмәрканд университетына эшкә урнаша. Кулга алына. 1937 елның 13 ноябрендә аны 10 елга Төзәтү-хезмәт лагерена хөкем итәләр.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]