Гаян Әхмәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаян Әхмәтшин latin yazuında])
Гаян Әхмәтшин
Туган телдә исем Гаян Гариф улы Әхмәтшин
Туган 15 апрель 1923(1923-04-15)
ТАССР, Кукмара районы, Мәчкәрә
Үлгән 26 апрель 2013(2013-04-26) (90 яшь)
РФ, ТР, Кукмара районы, Зур Сәрдек
Милләт татар
Ватандашлыгы Рәсәй
Һөнәре слесарь, хезмәт укытучысы
Җефет Сәвия
Балалар Зөлфия, Земфирә, Ренат

Гаян Гариф улы Әхмәтшин 1923 нче елның 15 нче апрелендә Кукмара районы Мәчкәрә авылында туа. 1937 нче елда җиденче сыйныфны тәмамлый һәм Зеленодольск шәһәрендә ФЗӨ мәктәбенә укырга керә. 1939 нчы елда слесарь һөнәрен үзләштерә. 1940 нчы елда Кукмара МТСына слесарь булып эшкә урнаша. 1942 нче елның февралендә армиягә алына. 1942 нче елда Сталинград янында барган сугышларда дошман камалышында калалар һәм немецларга әсирлеккә төшәләр. Чолганышта калган солдатларны немецлар йөзәрләп, меңәрләп бер урынга туплый башлыйлар, аларны “үлем чокыры” дип аталган “Миллерово” лагерена алып киләләр. Бу лагерь ачык һавада була, көнгә бер тапкыр 300 грамм янган солы бирәләр. Лагерьда көн саен үлүчеләр булып тора. Октябрь ае җитеп, көннәр суыткач, аларны Германиядәге Мозбург дигән шәһәрнең “Шталаг VII-A” лагерена күчерәләр. Янәшәдә генә француз әсирләре лагере да була. 1943 нче елның гыйнварыннан бу лагерьдан азчылык милләтләрне аерып алу башлана. Аларны, яңадан вагоннарга төяп, Польшага алып китәләр. Берничә лагерьда туктап алганнан соң, Едлино дигән станциягә төшеп, легион дигән җиргә килеп җитәләр. Шуннан соң аларны татар легионына алалар. Легионда Гаян абый эшче ротага эләгә. Ул төрле бизәү эшләрендә катнаша. Ял бүлмәсендә татар тарихын чагылдырган экспонатлар, рәсемнәр ясауда катнаша. Диварларны Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәфи Алмаз, Мирсәет Солтангалиев һәм татар революционерларының портретлары белән бизәүдә катнаша. Кршедәге ял бүлмәсендәге капелла артистлары Рушат Хисаметдинов, Гайнан Курмаш, Дим Алишев (Гарәф Фәхертдинов) белән таныша һәм аралашып яши. Берлиндагы "Идел-Урал” комитетыннан легионга килгән пропагандистлар арасыннан Гомәров (Муса Җәлил) белән күрешеп сөйләшергә насыйп була Гаян абыйга. 1944 нче елда Гаян абыйлар бер төркем легионерлар белән Совет Армиясе офицеры Әмир Үтәшев җитәкчелегендәге Франция партизаннарына кушыла. Алар немецларны коралсызландыралар һәм легионерлар азат ителә. 1945 нче елның август аенда алар туган илебезгә кайту бәхетенә ирешәләр. 1947 нче елга кадәр ул Совет Армиясендә хезмәт итә. 1947 нче елда демобилизацияләнә һәм туган авылы Мәчкәрәгә кайта. Ятим балалар йортында хезмәткә өйрәтүче булып эшкә урнаша. 1948 нче елдан аны эке эшләр бүлегенә чакыра башлыйлар, ә 1949 нчы елның 22 нче декабрендә кулга алалар. Фашистлар әсирлегендә булуны сылтау итеп аны 25 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Аңа 6 ел 11 ай әсирлектә булырга туры килә. Кайда гына булуына карамастан, Гаян Әхмәтшин Кеше булып кала, явызлыкларның фашизм дигәненнән дә, сталинизм дигәненнән дә өстен калу өчен аны оста кулы, сабырлыгы, рухи ныклыгы коткара. Үз башыннан бик күп авырлыклар кичсә дә сынмаган, сыгылмаган Гаян ага, күңеле тупасланмаган, киләчәктә гаделлекнең торгызыласына өметен өзмәгән. Гаян Гариф улы Әхмәтшин 1955 нче елның 17 нче сентябре Указы нигезендә амнистиягә эләгә һәм 20 нче сентябрьдән азат ителә. Азат ителгәннән соң, Зур Сәрдек урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшкә урнаша. Укучыларны хезмәткә өйрәтү бүлмәсен җиһазлауда, йөзләрчә малайларны кулларыннан тотып хезмәткә өйрәтә, алтын куллы балта осталары тәрбияли. Зур Сәрдек мәдәният йортының проектын эшли, якын-тирә авллырдагы 26 мәчеткә ай куя. Гыйбрәтле, хикмәтле тормыш юлы үткән Гаян Гариф улы Әхмәтшин истәлегенә Зур Сәрдек мәдәният йорты диварына 2017 нче елда истәлек тактасы куела. Мәгариф өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен Гаян Әхмәтшинга "Мәгариф отличнигы" дигән исем бирелә. Мәктәптә 30 ел эшләп ул 1985 нче елда лаеклы ялга китә. Сугыш ветераны исемен Гаян ага Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан гына алуга ирешә. Үзенең күргәннәре турында 2005 нче елда “Гомерем мизгелләре” китабын чыгара. Гаян Гариф улы Әхмәтшин 2013 нче елның 26 нчы апрелендә бакыйлыкка күчә һәм Зур Сәрдек авылы зиратына җирләнә.