Гвардейская урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гвардейская урамы (Казан) latin yazuında])
Гвардейская урамы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Совет районы һәм Танкодром (Казан)
Озынлык 3,333 ± 0,001 km
Почта индексы 420045[1], 420073[1] һәм 420087[1]
Карта
 Гвардейская урамы Викиҗыентыкта

Гвардейская урамы - Казан шәһәренең Совет районындагы төп урам. Совет һәм Россия гаскәрләре сакчылары хөрмәтенә аталган.

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам нигездә төньяктан көньякка таба бара. Ул Николай Ершов һәм Патрис Лумумба урамнары киселешендә башланып, Отрадная һәм Ричард Зорге урамнары киселешендә тәмамлана. Гвардейская урамыннан Космонавтлар урамына кадәр булган юлның Ершова - Гвардеская урамнары киселешендә транспорт юлы төзелешен реконструкцияләү планы турында хәбәр ителә.[2]

Tранспорт хәрәкәте агымы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек очракта, машина юлының һәр юнәлешендә ике полоса бар. Трамвай юлларын бүеп торучы полоса бар. Җәмәгать транспортының күплеге автобуслар һәм троллейбуслар өчен махсус полосалар булдыруга алып килә, ләкин җәмәгать транспорты өчен полоса бүлеп бирү бер юнәлештә ким дигәндә 4 полоса булганда гына мөмкин, бу бүлеп бирелгән полосаларның юкка чыгуына китерә.[3] Әлеге юлда җәмәгать транспортлары күп йөргәнгә күрә, әлеге урамда урнашкан теләсә кайсы оешмага бер кыенлыксыз барып җитәргә мөмкинлек бар. Юлда машиналар хәрәкәте дә күп.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гвардейская - Гадел Кутуй урамнары киселешендә 2006 нчы елга кадәр әйләнмәле юл оештырыла, ләкин соңыннан бу киселеш реконструкцияләнде һәм светофор белән гади киселешкә әйләнә.[4]

Урамдагы оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гвардейская урамында, 61 нче йортта, талантлы рәссам Константин Алексеевич Васильев истәлегенә музей бар. Музей юл буенда, Совет округының элеккеге теркәү бүлеге янында урнашкан. Шулай ук, әлеге урамда башка оешмалар да күп урнашкан.

Оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И.Зарипов галерея-студиясе
  • "Гвардия" кунакханәсе
  • 40 нчы номерлы һөнәри мәктәп
  • Бөтен Россия иҗтимагый оешмасы "Россия Авторлары Җәмгыяте"
  • 4 нче сәнгать мәктәбе
  • КФУ тулай торагы
  • Хастаханә
  • Кунакханә

Әлеге оешмалар хәзерге вакытта да үз урыннарында эшләүләрен дәвам итәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]