Гватемалада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гватемалада ислам latin yazuında])
Гватемалада ислам
Дәүләт  Гватемала
Бу мәкалә Ислам турында

Гватемалада ислам (исп. Islam en Guatemala, гарәп. الإسلام في غواتيمالا‎) ― азчылык дине. Ил халкының гомуми саныннан (17,2 млн кеше, 2018 елга) 0,008 % ы ― мөселманнар. Гватемаланың мөселман халкы якынча 1200 кеше тәшкил итә, шуларның 95 % ы ― Фәлистыйн мөһаҗирләре, шулай ук Мисыр, Марокко мөһаҗирләре бар. Ислам динен кабул иткән җирле Гватемала кешеләре ― 100 кеше. Гватемаланың Әхмәдия җәмгыяте (Comunidad Musulmana Ahmadía) 1989 елда оешкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гватемала җиренә беренче мөселман 1940 елда килгән. Беренче намаз Мисыр илчелегендә укылган. 1979 елда Гватемалада Якын Көнчыгыштан берничә дистә мөселман була, алар 10-15 кешелек төркем (җәмәгать) белән намаз кылу өчен яраклы урынны арендага алган, аннан Гватемалада ислам үсә башлый.

Гватемала Конституциясе дин тоту иреген билгели. Католик чиркәве дәүләт дине булмаса да, ул «аерым хокук субъекты» дип танылган, билгеле бер өстенлекләргә ия. Конституция нигезендә, дин әһелләренең бер генә вәкиле дә Президент, вице-президент, хөкүмәт министры яки судья вазифасын били алмый. Конституция майя халкының(ингл.) төп төркемнәренең үз динен тоту хокукларын яклый.

Гватемалада 300 000 спиритизм тарафдары, 20 000 Бәһаи, 9000 ― 12000 буддист, 1200 – 2000 яһүд, 1200 мөселман исәпләнә.

Ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гватемала Ислам җәмгыяте (Comunidad Islámica), президенты ― Фәхд Химеда Әс-Сагини (Fahed Himeda el-Sagini, 1985 елның 12 декабрендә Мисырның Александрия шәһәрендә туган), Әл-Дәгъва Ислам мәчете имамы (2015 елдан) [1].
  • Гватемала Әхмәдия җәмгыяте (Comunidad Musulmana Ahmadía), имамы ― Абдул Саттар Хан (Abdul Sattar Khan, Пакистанда туган, Гватемалага килгәнче, Испаниядә эшләгән).

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Әл-Дәгъва Ислам мәчете фотосурәте.
Тышкы рәсемнәр
Әл-Дәгъва Ислам мәчете. Фотогалерея.

Илнең башкаласы Гватемала шәһәренең 9нчы зонасы Реформа проспектында 1996 елдан эшләүче Әл-Дәгъва Ислам мәчете (исп. Mezquita de Aldawaa Islámica, гарәп. مسجد الدعوة‎) дип аталган мәчет урнашкан. Мәчеттә көн саен биш намаз укырга була [2] һәм анда Ислам динен өйрәнү буенча дәресләр уздырыла [3]. Мәхәллә эшләре белән идарә итүчеләр советы рәисе ― Җамал Мөбарәк (Jamal Mubarak). Мәчет үз эшчәнлеген Гватемала хөкүмәте белән килешү төзеп алып бара. Мәчеткә Гватемаланың ислам динен кабул иткән җирле мөселманнары, гарәпләр һәм мөселман туристлар йөри [4]. Имам булып ислам динен кабул иткән, соңрак Мәдинәдә белем алган Гватемала кешесе Омар Санчес (Omar Sanchez) эшли.

Гватемала Әхмәдия җәмгыятенең үзәк мәчете ― 1989 елда төзелгән Бәйтул Әүвәл мәчете (Mezquita Baitul Awwal). Җәмгыятьнең шулай ук Уэуэтенанго(ингл.) һәм Кесальтенанго һ. б. шәһәрләрдә мәчетләре бар. Илдә 700 гә якын әхмәдия мөселманы исәпләнә [5][6].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "El islam es paz" – Prensa Libre (es-GT).
  2. Prayer Times in Guatemala. islamicfinder.org
  3. Prensalibre.com 2007 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. (in Spanish)
  4. Mezquita Aldaawa Islámica de Guatemala. Facebook
  5. Ahmadía, el ala pacífi ca del Islam, atrae a guatemaltecos. 2014 елның 2 июнь көнендә архивланган.
  6. Mezquita Baitul Awwal: Km. 20.3 Carretera a San Lucas, Guatemala City, Guatemala