Гвинея-Бисауда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гвинея-Бисауда ислам latin yazuında])
Гвинея-Бисау дәүләт флагы
Ил башкаласы Бисаудагы(ингл.) мәчет

Гвинея-Бисауда ислам порт.  Islã na Guiné-Bissau , гарәп. الإسلام في غينيا بيساو‎) ― күпчелек дине. Гвинея-Бисау халкының күпчелеген мөселманнар (50 %) [1], аннары христианнар (34 %) һәм җирле диннәргә ышанучылар (7,9 %) тәшкил итә.

Саны һәм таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гвинея-Бисау халкының (1,7 млн, 2018 ел, бәяләү) яртысыннан артыгы ― ислам дине тарафдарлары. Илдәге мөселманнарның 40 % ы ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, 6 % ы ― шигыйлар, 2 % ы ― әхмәдияләр [2]. 36 % ы үзләрен «мөселман» дип кенә саный. Суфичылык тәэсире бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гвинея-Бисау халыклары төрле вакытта исламны кабул итә. Мәсәлән, фульбе этник төркеме безнең эраның IX гасырында мөселман булган [3][4], мандинка төркеме ислам динен XII гасырда кабул итә [5].

Урта гасырларда Ислам таралу, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре белән сәүдә элемтәләре урнашуга бәйле булган.

Фула һәм Мандинка этник төркемнәре вәкилләре 1076 елда Гана империясен тар-мар иткән вакытта бәрбәр Әл-Мурабитларның(ингл.) союздашлары була. 1750―1900 елларда алар ислам байрагы астында изге сугышларда (җиһад) бик күп катнаша [6].

1446 елда коллар сәүдәгәре Нуну Триштан(ингл.) җитәкчелегендәге Португалия экспедициясе, Африка ярларында яңа ачылган җирне Гвинея дип атый. Нуну Триштан һәм әлеге экспедиция әгъзаларының бер өлеше җирле халык тарафыннан үтерелгән[7]. Алдагы 20 ел дәвамында португалиялеләр ярга туктамаган. 1466 елда Португалия короле үзенең подданныйларына Гвинеяне үзләштерү хокукын биргән. Озак вакытлар Португалиянең йогынтысы Көнбатыш Африка яр буенда Кашау (1588 елда нигез салынган) һәм Бисау (1687 елда нигез салынган) торак пунктлары белән чикләнә; алар белән идарә итү Кабо-Верде колониясе кысаларында башкарыла[8]. 1879 елда Португалия биләмәләре «Португалия Гвинеясе» дигән колониягә берләштерелгән. Башта Португалия бары яр буен гына контрольдә тота алган. XX гасыр башында, ислам динен тотучы яр буенда яшәүчеләр ярдәмендә, португалиялеләр континентның эчендә яшәүче мәҗүси динендәге кавемнәргә каршы кампания башлап җибәргән. 1974 елның 24 сентябрендә Гвинея-Бисау бәйсезлек игълан итә [9].

Әхмәдия җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Әхмәдия

1995 елда Гвинея-Бисауда Әхмәдия мөселман җәмгыяте барлыкка килә. 2001 елның 20 августында Гвинея-Бисауның ул чактагы президенты Кумба Яла(ингл.) барлык Әхмәдия мәчетләрен ябарга һәм илдән бу тәгълиматны җиткерүче барлык вәгазьчеләрне, шул исәптән чит ил эшләре министрын чыгарып җибәрергә боера [10]. 2005 елның гыйнварында Әхмәдия җәмгыяте мөселманнарына дини эшчәнлекләрен яңадан башларга рөхсәт ителә, ике айдан соң, шул ук елның мартында, янә тыела [11][12]. 2006 елда хөкүмәт Әхмәдия җәмгыятенә үз диннәрен ачыктан-ачык тоту хокукын бирә [12][13][14].

Гвинея-Бисау ― Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзасы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Refugees, United Nations High Commissioner for. Refworld | 2010 Report on International Religious Freedom - Guinea-Bissau, Refworld. 17 май 2017 тикшерелде.
  2. «Мусульмане мира: единство и разнообразие». әлеге чыганактан 2017-01-26 архивланды. 2016-12-25 тикшерелгән.
  3. Было африканское племя — тема Западная Африка – Idi.bg. idi.bg. әлеге чыганактан 2016-12-25 архивланды. 2017-05-17 тикшерелгән.
  4. Попов В. А. . — ISBN 5-85270-155-6.
  5. Выдрин В. Ф. . — ISBN 5-85270-155-6.
  6. Hopen, C. Edward. . — P. 257—261.
  7. Heinrich Schäfer. .
  8. C.R. Boxer, (1977). The Portuguese seaborne empire, 1415-1825, pp. 26–7, 30 London, Hutchinson & Co. ISBN 0-09131-071-7. .
  9. HISTORY OF GUINEA-BISSAU. www.historyworld.net. 2017-05-17 тикшерелгән.
  10. Government expels Ahmadiyya Islamic group, IRIN (2001-08-21). 17 май 2017 тикшерелде.
  11. Guinea-Bissau in 2001, Encyclopedia Britannica. 17 май 2017 тикшерелде.
  12. 12,0 12,1 Guinea-Bissau | Country report | Freedom in the World | 2006. freedomhouse.org. әлеге чыганактан 2017-01-08 архивланды. 2017-05-17 тикшерелгән.
  13. RELATÓRIO INTERNACIONAL DE 2006 RELATIVO À LIBERDADE RELIGIOSA (PDF). U.S. Department of State. әлеге чыганактан 2017-01-08 архивланды. 2017-05-17 тикшерелгән.
  14. «Институт религии и общественной политики доклад: религиозные свободы в Гвинее-Бисау». әлеге чыганактан 2016-12-25 архивланды. 2021-11-11 тикшерелгән.