Гельминтология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гельминтология latin yazuında])
Гельминтология
Өйрәнелгән тармак гельминты[d]

Гельминтология (гр. helmins, и.к. helminthos суалчан, глист + logos тәгълимат) — паразит суалчаннарны, алар китереп чыгарган авыруларны өйрәнә һәм гельминтларга каршы көрәш чараларын билгели торган фән.

Гельминтология паразит суалчаннарның морфологиясен, физиологиясен, биохимиясен, үсү циклларын, экологиясен, географик таралуын һәм зоологик системадагы урынын, шулай ук аларның «хуҗалары»ның организмга авыру тарату йогынтысының барлык якларын өйрәнә, диагностик ысулларын эшли, авыруларның клиник билгеләрен, патогенезын, эпидемиологиясен һәм эпизоотологиясен өйрәнә һәм барлык шул тикшеренүләр нигезендә дәвалау һәм профилактика чаралары эшли. Бер яктан, паразит суалчаннарны өйрәнеп, гельминтология зоология фәненең бер бүлеген тәшкил итә, икенчедән, гельминтларның патоген сыйфатларын һәм аларга каршы көрәш чараларын өйрәнү гельминтологияне клиник дисциплиналар: патофизиология, патоанатомия, биохимия, иммунология һ.б. белән тыгыз бәйли. Практик гельминтология медицина, ветеринария, агрономия гельминтологияләренә бүленә. Гельминтологияне болай бүлү шактый дәрәҗәдә ясалма, әмма практик максатларда ул кирәк.

Медицина гельминтологиясе кеше органнарында һәм тукымаларында яшәргә сәләтле паразит суалчаннарның 240 лап төрен өйрәнә. Агрономия гельминтологиясе үсемлекләрнең гельминтофаунасын өйрәнү белән шөгыльләнә һәм барлык төр а.х. культураларын зарарлаучы гельминтоз эпифитияләргә каршы көрәш ысулларын эшли. Ветеринария гельминтологиясе йорт, промысел һәм кыргый хайваннарда паразит булып яшәүче гельминтларны өйрәнә һәм алар китереп чыгара торган авыруларга каршы көрәшә.

Ветеринария гельминтологиясенең эчтәлеге бик киң колачлы, чөнки хайваннарның аерым төрләре зур яки кече дәрәҗәдә үзләренә хас гельминтофауналары белән характерлы. Ветеринария гельминтологиясе тарафыннан эшләнә торган гельминтларга каршы чаралар зур икътисади әһәмияткә ия, чөнки терлекләрнең үлеменнән һәм аларның барлык яктан да продуктлылыклары кимүдән килгән матди югалтуларны булдырмый кала. Гельминтозоонозлар белән көрәшеп, ветеринария гельминтологиясе шулай ук кешеләрне күпләгән куркыныч авырулардан (тениидозлар, эхинококкозлар һ.б.дан) саклый. Соңгы елларда безнең илдә һәм чит илләрдә ветеринария гельминтологиясенең яңа тармагы — ихтиогельминтология — балык гельминтлары һәм гельминтозлары турындагы фән үсә башлады. Гельминтозлар киң таралган, алар кыйммәтле промысел, аеруча буа балыкларының күпләп үлүенә, санитария брагына чыгарылуына, кондицияләре түбәнәюенә сәбәп була һәм шуның белән халык хуҗалыгына зур зыян китерә. Күп кенә гельминтозларның (описторхоз, дифиллоботриоз һ. б.ның) кешегә балыклардан эләгүе сәбәпле, күпләгән ихтиогельминтологик тикшеренүләр кешеләрнең сәламәтлеген саклау эшенә дә хезмәт итә. Ветеринария практикасында очрый торган төрле гельминтлар вәкилләренең гомуми саны ике меңнән артып китә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:В39 Ф.Набиев, гистологияФ.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.