Гемморой

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гемморой latin yazuında])
Гемморой
Сурәт
Саклык белгечлеге Общая хирургия[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Бензокаин[d][1], кортизол[d][1], фенилэфрин[d][1], pramoxine[d][1] һәм E. prostrata[d][2]
ICD-9-CM 455[3][4] һәм 455.8[4]
ICPC 2 идентификаторы K96
NCI Thesaurus идентификаторы C26792[3]
 Гемморой Викиҗыентыкта

Геморрой — туры эчәкнең һәм арт юлның куыш өлеше гиперплазиясенә (күзәнәкләр саны, аларның эчке структуралары һәм күзәнәкара җепселләр ясалмалары) китерүче авыру. Бу чир вакытында арт юлдагы веналар киңәеп, геморроидаль төеннәр хасил була. Авыруның арт юлы кычыта, әчетә, каный. Башта куе кызыл төстәге кан киемне пычратып кына торса, соңрак тамчылап, кайвакыт сиптереп ага башлый.

Сәбәпләре: нәселдәнлек, бик тозлы, әче тәмләткечләр күп салынган ризык белән туклану, спиртлы эчемлекләрне еш куллану, хәрәкәтсез озак утырып эшләү, авыр йөк күтәрү, эч кибеп интегү, вена кан тамырларының гумыштан көчсез булуы, эндокрин бозылышлар һәм башкалар. Бу чиргә йөклелек, артык күп ашау, эч йомшарткыч чараларны еш куллану да китерергә мөмкин. Авыручылар арасында төрле яшьтәге кешеләр очрый. 40 яшьтән узгач, регуляр рәвештә табибка күренеп тору шарт. Соңгы елларда туры эчәктәге яман шеш авыруы алгы планга чыкты. Ул авыртусыз узганга күрә, авырулар аны күп вакытта сизми кала.

Арт юл канау һәрвакытта да геморрой авыруы дигән сүз түгел. Ул ярылган, ертылган урын, җәрәхәт, полип, яман шеш булырга мөмкин. Кеше олы йомышын үтәгәндә авырту сизсә, арт юлы каный, кычыта башласа, геморрой барлыкка килгән дип хафалану туа. Мондыйларга кичекмәстән проктолог дигән табибка, ул булмаса хирургка күренергә кирәк.

Авыруның беренче стадиясендә геморрой төеннәре үзеннән-үзе эчкә кереп китә. Икенче стадиядә аларны кул белән җайлап кертергә мөмкин.

Өченче стадиядә, төен бик зурайганга күрә, аны эчкә кертеп булмый. Ул асылынып тора, өзелеп төшүе дә ихтимал.

Авыру хроник һәм кискен рәвештә булырга мөмкин. Хроник геморрой авыртусыз диярлек уза. Хроник геморройның катлаулануы кискен гемор­ ройга китерә. Кискен формадагы геморрой вакытында төеннәр 3-4 тапкыр зураялар, анда кан җыела. Сырхау арт юлда көчле авыртудан интегә. Бу очракта белгечкә күренергә кирәк, ул тикшереп дәвасын билгеләргә тиеш.

Алга таба катлаулану күзәтелмәсә, хәл яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Кан төеннәре эчтә, йә тышкы якта урнаша. Тышта урнашканнарын гадәттә операция ясап алалар. Операция — дәвалауның иң ышанычлы, нәтиҗәле ысулы. Хәзер кайбер заманча сырхауханәләрдә амбулатор рәвештә дәваланырга тәкъдим итәләр. Соңгы елларда геморройны операция ясамый дәвалау методлары киң тарала башлады. Хроник геморройның башлангыч чорында, геморроидаль төеннәрдән кан китмәсә һәм туры эчәк тышка чыгып калмаганда, склеротерапия методын кулланалар. Аноскоп дип аталган прибор һәм махсус шприц ярдәмендә төенгә кан агуын туктата торган һәм төенне кечерәйтүче препарат кертәләр. Нәтиҗәдә ике курс уздырганнан соң, кан агуы туктый һәм төен кечерәя. Соңрак стадиядә, геморрой төеннәре тышкы якта калып асылынып торса, аларны латекслы боҗралар белән бәйлиләр. Бу процедура төендә кан йөрешен бозып, аның аерылып төшүенә китерә һәм авыртуларсыз уза. Геморроидаль төеннәрнең төпләренә инфракызыл фокуслы нурлар белән фотокоагуляция ясау ысулы да бар. Радиодулкынлы метод очрагында дәвалау йомшак тукымаларны кисмичә һәм яндырмыйча алып барыла. Скальпель белән ясала торган операцияләрдән аермалы буларак, бу операция вакытында киселгән урын басымсыз яки башка төрле мануаль тәэсирләрсез башкарыла һәм тукымаларда некроз барлыкка килми. Тик мондый операцияләрдән соң өзлегүләр дә булгалый.

Авыруыгызны операция таләп ителү дәрәҗәсенә җиткермәс өчен, берничә кагыйдәне үтәргә тырышыгыз. *Олы йомышны регуляр рәвештә башкарырга тырышыгыз. Моның өчен диета куллану таләп ителә. Җәй көннәрендә моны үтәү авыр түгел.

Сливалар, яшел салат, гомумән яшелчәләр ашау файдалы, аларга үсемлек мае салыгыз, өстәлегездә щи, борщ еш кунак булу яхшы нәтиҗә бирер.

Бу ашамлыклар клетчаткага бай һәм олы йомышның регулярлылыгын җайга салу да яхшы нәтиҗә бирәләр. Консервлардан, тиз әзерләнә торган ризыклардан баш тартыгыз. * Вак-төяк сәбәп белән таблеткаларга үрелмәгез, башка чара ярдәм итмәгәндә генә даруларга мөрәҗәгать итегез. * Авыр әйберләр күтәрмәгез.

Комплекслы дәва алып барганда, веналарның тонусын күтәрә, авыртуны баса, канны туктата торган дарулар, мазьлар, шәмнәр, гельләр билгелиләр.

Мондый авыруларга җылы ванналар, физиотерапевтик процедуралар да ярдәм итә.

Геморройдан интеккән кешегә бәдрәф кәгазе кулланырга киңәш ителми.

Ул арт ягын җылымса су белән генә юарга тиеш. 5-7 секунд салкын су сип­ терү дә зыян итми. Кан йөреше өчен файдалы ул.

Диета саклау зур әһәмияткә ия. Әче-төче, ысланган, кыздырылган, маринадланган, тозланган ризыкларны чикләргә киңәш ителә. Ашказаны- эчәк трактының өске өлешенә дә игътибар бирергә кирәк. Гастрит (ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну), колит (юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсыну), холецистит (үт куыгы ялкынсыну), панкреатит (ашказаны асты бизе ялкынсыну) кебек авырулар белән интексәгез, аларны вакытында дәвалау чараларын күрү нәтиҗәле. Бу чирләр ашказаны-эчәк ) трактының гомуми функциясен боза. Нәтиҗәдә тәрәт сыек була, йә эч 7 катып китә, ә көчәнеп тәрәт иткәндә, арт юлның җәрәхәтләнүе ихтимал.

Геморройдан сакланып буламы соң? Иң әүвәл физик күнегүләр турында онытмаска кирәк. Утырып эшләүче һөнәр ияләре 40-45 минут саен 2-3 минут хәрәкәтләнеп алырга тиеш. Бу арт юлга җыелган канны таратырга ярдәм итә.

Халык медицинасы ысулларын куллану да комачауламас. Төен хасил бул­ ганда, арт юлга яңа гына угычтан уылган бәрәңгедән компресс ясап куюның , файдасы тияргә мөмкин. Бу ысул авыру кешенең хәлен бераз җиңеләйтә.

Халык дәвачылары 10 көн дәвамында, көненә 3-4 тапкыр 1/4 стакан (ашаганчы) сары мәтрүшкә төнәтмәсе, ә арт юлдан кан киткәндә, сыер- койрык (коровяк) чәчәкләрен кайнатып, чәй кебек эчәргә киңәш итәләр. Дару үләннәреннән ясалган мондый төнәтмә дә яхшы тәэсир итә. 50 г имән кайрысы, 20 г кыр наратбашы (хвощ) үләне, 20 г песи үләне (валериана) тамырларын алып, 3-4 кашык коры катнашмага 500 мл кайнар су салырга һәм 1 сәгать буе төнәтергә. Сөзеп, арткы юлга примочка рәвешендә куярга кирәк.

Халык медицинасыннан кайбер рецептлар.

БАЛ. Ул табигый һәм каты шикәрләнгән булырга тиеш. Аны шәм кебек: әвәләргә кирәк. Арт юлны җәрәхәтләмәсен өчен, кулланыр алдыннан өстен тигезләгез. Процедураны көнгә 1 тапкыр савыкканчы ясыйлар. Гадәттә 1 атналык курс җитә.

КЫЗЫЛ МИЛӘШ. Җитлеккән кызыл миләш согын көнгә 3 тапкыр 100 г эчегез. Бераз гына бал яки шикәр өстәп, артыннан сал кын су эчеп куярга ярый.

СУГАН БЕЛӘН СӨТ. 2 литр сөт һәм 4 баш суганны балчык чүлмәккә салып, сүрән утта пешерәләр. Аннан чүлмәкнең өстенә тишекле такта (яки башка җайланма) куеп, арт якны пар өстендә тоталар. Бу процедураны атнага 2 тапкыр ясарга.

СУГАН БЕЛӘН БАЛ. Көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы суган согы белән бал (1:1 нисбәтендә) эчәргә кирәк.

БОЗДАН ЯСАЛГАН ШӘМНӘР (хроник геморрой булганда). Кәгазьдән цилиндрга охшаш зур булмаган калыплар ясарга һәм шуларга су салып ка­ тырырга. Кулланыр алдыннан кәгазен ташлап, арт юлны җәрәхәтләмәсен өчен, боз башын җылы суга тыгып алырга. 1 нче атнада шәмне арт юлда 30 се­ кунд тотасы, аннан авыруның хәленә карап, 1 минутка җиткерергә ярый.

ТОЗЛЫ КӘБЕСТӘ СУЫ. Аны җылы көенчә көненә 1 яки 2 стакан кадәр эчәргә кирәк.

ГӨЛҖИМЕШ. Көн саен 2 стакан гөлҗимеш төнәтмәче эчәргә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]