Гена Димитрова
| болг. Гена Мачева Димитрова | |
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 6 май 1941[1][2][3][…] |
| Туу урыны | Беглеж, Плевен[d], Плевенская область[d], Болгария |
| Үлем датасы | 11 июнь 2005[1][2][3][…] (64 яшь) |
| Үлем урыны | Милан, Италия |
| Үлем төре | табигый үлем[d] |
| Үлем сәбәбе | яман шеш |
| Күмелү урыны | Центральное кладбище[d] |
| Һөнәр төре | опера җырчысы |
| Әлма-матер | Национальная музыкальная академия[d] |
| Укытучылары | Христо Брымбаров[d] |
| Шәкертләр | Elena Baramova[d] һәм Maria Katsoura[d] |
| Активлык чорының башы | 1965 |
| Активлык чоры тәмамлануы | 2005 |
| Җырчы тавышы | сопрано[d] |
| Музыкаль инструмент | тавыш[d] |
| Жанр | опера |
| Бүләкләр | |
| Рәсми веб-сайт | ghenadimitrova.com(ингл.) |
| Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d][4] |
Гена Димитрова (болг. Гена Мачева Димитрова, 6 май 1941 ел — 11 июнь 2005 ел) — болгар опера җырчысы (сопрано). Болгариянең халык артисты (1979).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гена Димитрова 1941 елның 6 маенда Болгариянең Плевен өлкәсендәге Беглеж авылында туган.
Бала чактан ук җырлый, башлангыч музыка укытучысы Иван Генков кызның уңышлы киләчәген күзаллый. Гимназияда опера әсәрләрен башкара башлый.
1964 елда Софияда Болгария дәүләт консерваториясендә белем ала. Үз-үзен тәэмин итер өчен консерватория ашханәсенә эшкә урнаша, шунлыктан баерак коллегаларының төрттерүләренә дучар була. Генаның укытучысы билгеле опера җырчысы һәм педагог Христо Брымбаров була, аның укучылары арасында шулай ук Николай Гяуров, Борис Христов, Никола Гюзелев, Кирилл Кристев, Никола Николов, Димитр Узунов, Райна Кабаиванска һ.б. бар.
1964-1966 елларда Болгария дәүләт консерваториясендә стажировка үтә. 1966 һәм 1970 елларда Ла Скала укуханәсендә профессорлар Ренато Пасторино, Энцо Феррари һәм Маргарита Карозионан дәресләр ала.
1967 елның 27 декабрендә София халык операсында (Болгария милли опера һәм балет театры) Джузеппе Вердиның «Набукко» операсында Абигейл роле белән дебют чыгышы була. Тиздән уңышлы чыгыш ясый башлый һәм тора бара дөньяның иң яхшы опера сәхнәләрендә күренә башлый. 1971 елда «Язмыш көче» операсы белән Франция буйлап турнега бара.
Хосе Каррерас, Пьеро Капучили, Пласидо Доминго, Лучано Паваротти һ.б. белән бергә чыгыш ясый.
Афина, Рим, Будапешт, София һәм башка калаларның консерваторияләрендә мастер-класлар уздыра. Яшь талантлар белән эшли, аларның концертларын оештыра һәм шунда башкаручы буларак чыгыш ясый. Укучылары арасында Елена Баримова һәм Байса Дашням бар.
2005 елның 11 июнендә Миланда яман шеш авыруыннан вафат була.
Опера партиялары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абигейл — «Набукко» Дж. Верди (1967, София; 1986, Милан)
- Амелия — «Бал-маскарад» Дж. Верди (1972, Парма; 1973, Милан)
- Тоска — «Тоска» Дж. Пуччини (1978, Вена; 1987, Нью-Йорк; 1988, Милан)
- «Джоконда» Пончиели (1980, Верона)
- Турандот — «Турандот» Дж. Пуччини (1983, Верона, Милан; 1987, Нью-Йорк)
- Леди Макбет — «Макбет» Дж. Верди (1983, Милан; 1984, Зальцбург)
- Амнерис — «Аида» Дж. Верди (1983, Милан)
Мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Болгариянең халык артисты (1979).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- 1 2 Discogs — 2000.
- 1 2 FemBio database
- ↑ performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Викиҗыентыктагы медиафайллар? |