Гениталийлар герпесы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Гениталийлар (тышкы җенес органнары) герпесы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герпес вирусы тудырган авырулар борынгы заманнардан ук билгеле. Гениталийлар герпесы II гасырда ук Рим шагыйре Ювенал язмаларында да тасвирланган. Гениталийлар герпесын 2 төрле вирус: герпес I һәм герпес II вируслары китереп чыгара. Гениталийлар герпесы — җенси юл белән һәм үбешкәндә йога торган киң таралган авыру. АКШта бу авыру белән 40 млн нан артык кеше авырый, һәр ел саен ярты миллион кеше аны йоктырырга мөмкин. Герпес вирусы урын-җирдә, сөлгедә 3 көнгә кадәр сакланырга мөмкин. Хәзерге синтетик юу препаратлары белән эссе суда юганда герпес вирусы үлә. Авыру герпес вирусын йөртүче кешеләрдән йога. Кызганычка каршы, күп очракта вирус йоктырган кешеләр бу турыда белмиләр, чөнки авыру билгеләре сизелми. Вакыт-вакыт спермада яки аналык җиңсәсе бүлендекләрендә бик күп санда вируслар була.

Гениталийлар герпесының беренче стадиясендә тән тиресендә һәм җенес органнарының лайлалы тышчасында авырта торган куыкчыклар барлыкка килә, һәм, берәр атна үткәч, алар бот, арт сан тиреләренә дә күчәләр. Бу куыкчыклар шартлыйлар, һәм алар урынында эренләп торучы кызыл җәрәхәтләр барлыкка килә. Бу урыннар кычыта һәм әчетә. Хатын-кызларда аналык җиңсәсеннән, ә ир-атларда сидек бүлеп чыгару каналыннан эрен килә. Шулай ук температура күтәрелә, баш авырта, мускуллар сызлый, гомуми хәлсезлек, кайбер очракларда яктылыктан курку күзәтелә. Бу билгеләр 1—2 атна була. 15—17 көннән ир-атларда, 18—21 көннән хатын-кызларда җәрәхәтләр төзәлә. Ләкин авыру билгеләре төрле ешлыкта (айга бер тапкырдан алып, берничә елга бер тапкырга кадәр) кабатланырга мөмкин. Авыру билгеләре кабатлануга стресслар һәм башка йогышлы авырулар да китерергә мөмкин. Авыру йөкле хатыннан бала да зарарланырга мөмкин, чөнки герпес вирусы плацента аша яралгы канына үтеп керергә сәләтле. Шулай ук герпес вирусы авыру ана бала тапканда да балага йогарга мөмкин. Гениталийлар герпесы йоктыру куркынычы булганда, махсус табибларга күренергә кирәк. Чөнки үз вакытында билгеләнгән авыру һәм дөрес дәвалау чаралары бу авыруны тулысынча дәваларга мөмкинлек бирәләр.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]