Геннадий Бухарин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Бухарин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Геннадий Бухарин
Г.И.Бухарин.jpg
Туган телдә исем Геннадий Иван улы Бухарин
Туган 16 март 1929(1929-03-16) (90 яшь)
ТАССР Балык Бистәсе районы, Масловка
Яшәгән урын 2 нче Тәре тыкрыгы[d], Мәскәү[1]
Милләт урыс
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре каноэда ишүче, тренер
Балалар улы Роман
Ата-ана
  • Иван Василий улы (әти)
  • Павлина (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

Геннадий Бухарин, Геннадий Иван улы Бухарин (рус. Бухарин Геннадий Иванович) (1929 елның 16 марты, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Масловка) — спортчы һәм тренер (байдарка, каноэда ишү), ССРБ атказанган спорт остасы (1958), Болгария Халык Республикасының атказанган тренеры (1972). 5 тапкыр ССРБ (1955-1959), 3 тапкыр Аурупа (1957-1959), 2 тапкыр дөнья (1958-1959) чемпионы, XVI Олимпия уеннарының (Мельбурн, Австралия) ике тапкыр бронза призеры (1956).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткән вакыты

1929 елның 16 мартында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы (1927 елдан район) Масловка авылында туган. Әтисе Иван Василий улы Чулманда маякчы булып эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша. Әнисе Павлина (?-1936) Сталин исемендәге күмәк хуҗалыкта эшли. 1936 елда Геннадий Масловка башлангыч мәктәбенә укырга керә. Сугыш башланыр алдыннан Балык Бистәсе мәктәбенә (хәзерге Балык Бистәсенең 1нче гимназиясе)[2] күчә, 5нче сыйныфны тәмамлагач та, әтисенә маякчы эшендә ярдәм итә башлый. Әтисен фронтка алгач, зур гаиләне[3] туйдыру өчен Чулманнан балык тота. «Разнопромысловик» артелендә итек тегү остаханәсендә эшләп, беренче хезмәт хакы ала. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби хезмәткә алалар. Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткәндә каноэда ишү спорты белән кызыксына, Хәрби-Диңгез флоты беренчелегендә җиңә. Армиядән соң ЦСКА спорт секциясендә шөгыльләнә (тренеры Федор Семен улы Гаврилов), ССРБ беренчелегендә катнашып җиңү яулый, ил җыелма командасына кертелә, 11 ел ил данын яклый. Мәскәү үзәк физик тәрбия укуханәсен, тренерлар югары мәктәбен тәмамлый.

Спорттагы уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Яшь чагында төшкән фотосурәтләре.
Аурупа чемпионатында. Дуйсбург, 1959

9 ел Болгариядә тренер эшендә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ил җыелмасы Олимпия уеннарында (Мюнхен) 16нчы урыннан 3нче урынга күтәрелә. Хезмәтләре өчен 4 мәртәбә Болгариянең алтын медале белән бүләкләнә.

Мәскәүгә әйләнеп кайткач, «Водник» һәм «Динамо» спорт җәмгыятьләрендә тренер булып эшләвен дәвам итә.

Халыкара ярышларда катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.И. Бухарин сул якта. Мельбурн, 1956
Олимпия уеннары
Еллар Урыны Медаль Ара
1956 Мельбурн (Аустралия байрагы Аустралия) бронза К-1 1000 м
1956 Мельбурн (Аустралия байрагы Аустралия) бронза К-1 10 000 м
Дөнья чемпионаты
Еллар Урыны Медаль Ара
1958 Праһа (Чехословакия байрагы Чехословакия) алтын К-1 1000 м
1958 Праһа (Чехословакия байрагы Чехословакия) алтын К-1 10 000 м
Аурупа чемпионаты
Еллар Урын Медаль Ара
1957 Гент (Бельгия байрагы Бельгия) көмеш К-1 1000 м
1957 Гент (Бельгия байрагы Бельгия) көмеш К-1 10 000 м
1959 Дуйсбург (АлманияFlag of Germany.svg Алмания) көмеш К-1 10 000 м

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты, 1997.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Трофимова М.И. Рыбная Слобода. Живые голоса. К.: Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-063-5
  2. Грязнов Е. Чтобы золото медалей не тускнело. «Милиция» (журнал), 2003 ел, № 4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://jitely.info/moskva?fio=%E1%F3%F5%E0%F0%E8%ED+%E3%E5%ED%ED&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
  2. 1нче гимназиянең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
  3. Бертуган сеңелләре Людмила, Павлина, әтисенең икенче хатыны Ольгадан туган Галина, Раиса, Нина, өченче хатыны Татьянадан туган Надя исемле сеңелләре була