Геннадий Емельянов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Емельянов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Геннадий Емельянов
Г.Е.Емельянов.gif
Туган телдә исем Геннадий Егор улы Емельянов
Туган 1 гыйнвар 1957(1957-01-01) (62 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Карамалы
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан илкүләм тикшеренү технология университеты
Һөнәре сәясәтче

Геннадий Емельянов, Геннадий Егор улы Емельянов (1957 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Карамалы) — хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Яшел Үзән, Алабуга районнары башлыгы (2019 елга кадәр), РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъзасы (ТР Дәүләт шурасыннан Татарстан вәкиле) (2019 елның 2 октябреннан). «Бердәм Русия» сәяси фиркасе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Карамалы бистәсендә туган. «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Егерме елдан артык транспорт өлкәсендә эшләгән. 1999 елдан Геннадий Емельянов өч муниципаль районда эшләгән, Яшел Үзән һәм Алабуга районнары башлыгы вазифаларын башкарган. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19741979Түбән Кама пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь.

19791987Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиеләрендә эшли.

19871999 — «Камэнергостройпром» ҖБ автотранспорт колоннасы баш инженеры, директор.

19992004Яр Чаллы хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

20042009Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры.

20092010Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

20102019Алабуга районы башлыгы, Алабуга мэры.

2019 елның 9 сентябреннәнБердәм Русия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.

VI чакырылыш ТР Дәүләт Шурасының беренче утырышында Геннадий Емельянов РФ Федераль Мәҗлесе Федерация Шурасы әгъзасы — ТР Дәүләт Шурасыннан вәкил булып сайлана. Яңа сайланган сенаторның вәкаләтләре 2019 елның 2 октябреннан гамәлгә керә. Әлеге постка Геннадий Емельянов кандидатурасын ТР ДШ рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итә [1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]