Геннадий Оноприенко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Оноприенко latin yazuında])
Геннадий Оноприенко
Туган 22 май 1937(1937-05-22) (86 яшь)
Сызран, Самар өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Геннадий Оноприенко (22 май 1937 ел) — ССРБ һәм Россия травматологы һәм ортопеды, Россия Медицина академиясенең (1997) һәм Россия Фәннәр академиясенең (2014) әгъза-корреспонденты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 22 маенда Куйбышев (Самара) өлкәсе Сызрань шәһәрендә туган.

1960 елда 1-нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый һәм 3 ел дәвамында Мытищи дәваханасында хирург, травматолог булып эшли.

1963 елдан алып М.Ф. Владимирский исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү институтында (МОНИКИ) травматология һәм ортопедия клиникасы ординаторыннан алып фәнни эшләр буенча директор урынбасарына кадәр юл үтә (1982). 1987 елда институтның директоры итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада 2013 елга кадәр эшли, әлеге вакытта —институт Гыйльми советының мактаулы рәисе, институтның табипларны камилләштерү факультетының травматология һәм ортопедия кафедрасы профессоры[1].

1969 елда кандидатлык, ә 1982 елда — докторлык диссертациясе яклый, 1990 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.

1997 ел — Россия Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана

2014 ел — Россия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Травматология һәм ортопедия өлкәсе белгече.

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: сөяк, кимерчәк,сеңер-тамыр-тамыр тукымалары репаратив регенерациясе өчен оптималь шартларны эксперименталь нигезләү, клиникада җәрәхәт элемтәләрен һәм ортопедия авыруларын хирургия белән дәвалауның яңа ысулларын эшләү.

Органнарның һәм тукымаларның микроваскуляр челтәрен комплекслы визуальләштерү ысулларын эшләгән.

Катлаулы хирургик дәвалау практикасында Россиядә беренче булып заманча имплантатлар (Швейцария) куллану алымнарын киң куллана башлаган..

570 фәнни хезмәт, 7 монография, 23 укыту-методик әсбап авторы, 22 уйлап табу патенты алган.

10 ел дәвамында хирургия проблемалы-фәнни үзәген (ПНЦ) һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының травматология һәм ортопедиядә яңа техника комиссиясен җитәкли,15 ел РФ ВАК эксперт комиссиясе әгъзасы була.

Мәскәү өлкәсе җәмәгать палатасы әгъзасы (2009 елдан алып)[2]

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (2003)
  • Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе (төркем составында, 1999 ел)
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе (төркем составында, 1996 ел өчен) — клиник практикага операция юлы аша инструментлар белән сөякләрне ныгыту һәм имплантатларны серияле җитештерү коралларын керткән өчен
  • Фән һәм техника өлкәсендәге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең премиясе (төркем составында, 2004 ел өчен) — медицина практикасына югары эффектлы титан имплант конструкцияләрен барлыкка китерү һәм киң куллану өчен
  • Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе (1996)
  • Мәскәү өлкәсенең мактаулы гражданы (2007)
  • Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенең Иван Калита ордены (2012)
  • РМФА-ның В. В. Парин исемендәге премия (1996) «Васкуляризация костей при переломах и дефектах» монографиясе өчен (1995)[3]
  • РМФА-ның Богомольцев исемендәге премия (2000) «Морфологические и клинические аспекты репаративной регенерации опорных органов и тканей» монографиясе өчен (1996)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ученый совет МОНИКИ. monikiweb.ru. 2019-11-14 тикшерелгән.
  2. Постановление Губернатора Московской области от 26 июня 2009 года № 81-ПГ «Об утверждении членов Общественной палаты Московской области». docs.cntd.ru. 2019-11-14 тикшерелгән.
  3. Оноприенко Геннадий Алексеевич. biograph.ru. Дата обращения 14 ноября 2019.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Геннадия Алексеевича Оноприенко РФА рәсми сайтында