Геном информатикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геном информатикасы latin yazuında])
ДНК бүлеге; үзәктә тәлинкә-сыман берәмлекләр дәвамлыгы (нуклеотидлар) мәгълүмат йөртүчесе булып тора.

Геном информатикасы (шулай ук геноинформатика яки генетик мәгълүматны эшкәртү)[1] геномнарда мәгълүмат эшкәртүнең фәнни белеме.

Кереш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгълүматны эшкәртү һәм мәгълүмат агымы организмның үсеше дәверендә һәм тормыш дәверендә була.[2] Исәпләүнең асылы мәгълүмат эшкәртүе һәм биологик мәгълүматның асылы күзәнәктә молекуляр вакыйгаларның контроле.[3] Геном информатикасы геном дәвамлылыгыннан мәгълүматны чыгару өчен исәпләү техникаларын кертә һәм куллана.[4] Геном информатикасы ДНК дәвамлыгын анализлау һәм протеин дәвамлыгын һәм структурасын алдан фаразлау өчен методларны кертә.[4] Зур геном бирелгән мәгълүматны өйрәнү ысулларына юрама чакыру, транскриптомик анализ һәм юрама интерпретациясе керә.[5] Геном информатикасы ДНК дәвамлыгы мәгълүматын анализлый һәм протеин дәвамлыгын һәм корылмасын алдан фаразлый ала.[4] [6] Геном информатикасы микроб һәм метагеномика, ДНК дәвамлыгы алгоритмнары, юрама табу һәм геномнарны туплау, эволюция, катлаулы алымнар һәм филогенетика, шәхси һәм медицина геномика, транскриптомика, геном структурасы һәм функцияләве белән эш итә.[6] Геноинформатика геномга һәм хромосома динамикасына, микъдар биологиясе һәм модельләүгә, молекуляр һәм күзәнәк паталогияләргә карый.[7] Геном информатикасы шулай ук геном конструкцияләү тармагын кертә. Геном информатикасында без эшли һәм үстерә алган нәрсә әле дә күп. Потенциаль авыруны табу, авыру өчен чишелешне эзләү яки сәбәбе күренмичә кешеләр ничек авырып китүне исбатлау. Геном информатикасы өчен берничә төп кулланылыш бар, аларга түбәндәгеләр керә:

  • геном мәгълүматын анализлау[8]
  • ген көйләү челтәрләренең исәпләү модельләштерүе[9]
  • катлаулы эукариотик регулятор ДНК дәвамлылыкларның модельләре[9]
  • Ab Initio ДНК мотивы детектлау өчен алгоритм [9]

Кулланылышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исәпләү кулланылышлары өчен параллелизм һәм минитюаризация потенциалы һәм аларның биоҗайлашуы киләчәк биомедик кулланылышлары өчен яраклы булу өчен мәгълүмат эшкәртә алган биомолекуляр системалар эзләнә. ДНК башка корылмалар һәм динамик тотышлар арасында машиналар, двигательләр, чикле автоматлар, мантыйк капкалары, реакция челтәрләре һәм мантыйк программалары эшләү өчен кулланылган булган.[10]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Patel, A. (2001). «Why genetic information processing could have a quantum basis». Journal of Biosciences 26 (2): 145–151. DOI:10.1007/BF02703638. ISSN 0250-5991. PMID 11426050.
  2. (2005) «Information Processing and Living Systems» (en). Series on Advances in Bioinformatics and Computational Biology 2. DOI:10.1142/p391. ISSN 1751-6404.
  3. Wills, Peter R. (2016-03-13). «DNA as information». Philosophical Transactions of the Royal Society A: Mathematical, Physical and Engineering Sciences 374 (2063): 20150417. DOI:10.1098/rsta.2015.0417. PMID 26857666.
  4. 4,0 4,1 4,2 Genome informatics - Latest research and news | Nature.
  5. Genome Informatics (Virtual Conference) (en-US).
  6. 6,0 6,1 Genome Informatics | CSHL.
  7. ePole of GenoInformatics (fr). әлеге чыганактан 2022-01-08 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.
  8. Human genome informatics : translating genes into health. Lambert, Christophe G., Baker, Darrol J., Patrinos, George P.. London, United Kingdom. 2 August 2018. ISBN 978-0-12-813431-3. OCLC 1047959760 . https://www.worldcat.org/oclc/1047959760. 
  9. 9,0 9,1 9,2 (2005) «Information Processing and Living Systems» (en). Series on Advances in Bioinformatics and Computational Biology 2. DOI:10.1142/p391. ISSN 1751-6404.
  10. (2012-04-23) «A DNA Network as an Information Processing System». International Journal of Molecular Sciences 13 (4): 5125–5137. DOI:10.3390/ijms13045125. ISSN 1422-0067. PMID 22606034.