География

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Җәгърафия (грек. γεωγραφία, γεια – Җир шары һәм γράφω – язарга, тасвирларга) – табигый һәм территориаль хуҗалык комплексларын һәм аларның компонентларын өйрәнүче фәннәр тупламасы. Җәгърафия урындагы, төбәк һәм глобаль кимәлдә җәгърафик мөхит компонентларының урынлашу канунлыкларын, кеше һәм табигать бәйләнеше процессларын, җәмгыять һәм табигатьне файдалануның территориаль оешмасының гыйльми нигезләрен, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше кануннарын өйрәнә. Табигать (физик-җәгърафик) һәм иҗтимагый фәннәргә бүленә. Табигый җәгърафик фәннәргә комплекслы физик җәгърафия һәм аннан аерылып чыккан геоморфология, туфрак җәгърафиясы, гидрология, климатология, биоҗәгърафия, палеоҗәгърафия, тарихи җәгърафия һ.б.; иҗт. фәннәргә иктисади һәм социаль җәгърафия, халык җәгърафиясы, сәяси җәгърафия һ.б. карый. Җәгърафик фәннәр комплексына шулай ук илләрне өйрәнү һәм гамәли җәгърафик фәннәр (медицина җәгърафиясы, хәрби җәгърафия, рекреацион җәгърафия, мәдәниәт җәгърафиясы һ.б.) керә. Фәннәр арасында мөһим урынны картография алып тора.


Җәгърафия тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр «география» сүзен Эратосфен кулланды. Грекча «ге» – Җир, «графо» – язам. «География» сүзе «Җирне тасвирлау» дигәнне аңлата. Татар теленә баштан "җәгърафия" сүзе буларак килеп кергән иде.

Җәгърафия тармаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Физик җәгърафия Җирнең физик, метеорологик һәм экологик сыйфатларын һәм аларның Җирдәге күренешләрен өйрәнә. Җәмгыять географиясенең игътибары икътисади, сәяси һәм мәдәни процессларга юнәлдерелгән. Географлар, Җирнең үзлекләрен өйрәнүдән тыш, шулай ук аның Кояш Системасында һәм Галактикада алып торган урынын һәм бу тирәлекнең Җиргә тәэсирен (климат, океандагы агымнар һ.б.) дә өйрәнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]