Георгий Ахвледиани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Ахвледиани latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Георгий Ахвледиани
Giorgi Akhvlediani.jpg
Туган телдә исем гөрҗ. გიორგი სარიდანის ძე ახვლედიანი
Туган 13 апрель 1887(1887-04-13)
Дерчи[d], Кутаиси губернасы, Россия империясе
Үлгән 7 июль 1973(1973-07-07) (86 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Закавказская демократическая федеративная республика[d]
Flag of Georgia (1918-1921).svg Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Петербург дәүләт университеты
Һөнәре телбелгеч
Эш бирүче Тбилиси дәүләт үнивирситите[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Георгий Ахвледиани (13 апрель 1887 ел — 7 июль 1973 ел) — грузин тел белгече, Грузин ССР Фәннәр академиясе академигы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Георгий Сариданович Ахвледиани 1887 елның 13 апрелендә Кутаиси шәһәре янында Дерчи авылында (Көнбатыш Грузия) туа. 1910 елда Харьков университеты Тарих-филология факультетының славян-рус бүлегенә укырга керә. Харьков Император университетын, ә аннары Петроград университетын (хәзер Санкт-Петербург дәүләт университеты) тәмамлый.

1918 елда Грузин университеты оештырылгач,, Тбилисига кайта, «Грузин университеты җәмгыяте» академик комиссиясендә катнаша. Тбилиси университетына нигез салучыларның берсе була (1918).

1939 елдан СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Грузин ССР ы елда СССР Фәннәр академиясенең беренче президиумы : сулдан уңга: Корнелий Кекелидзе, Николай Кецховели, Николай Мусхелишвили (рәйес), Симон Джанашиа, Георгий Ахвледиани, Филипп Зайцев; басып торалар: Александр Джанелидзе, Тарас Кварацхелия, Арнольд Чикобава, Георгий Чубинашвили, Акакий Шанидзе. 1941

1941 елда Грузин ССР Фәннәр академиясе ачылгач, аның гамәлдәге әгъзасы итеп сайлана.

Бөек Ватан сугышы елларында хәрбиләрнең яралануы аркасында сөйләме бозылганнарга ярдәм итү төркемендә эшли.

1951 елда Я. Гогебашвили исемендәге Тбилиси фәнни-тикшеренү педагогика институтының логопедия секторын җитәкли. «Белем» җәмгыятенең грузин бүлекчәсе һәм Грузин лингвистика җәмгыяте рәисе була.

Г. С. Ахвледиани 1973 елның 7 июлендә Тбилисидә вафат була, шәһәр урамнарының берсе аның исемен йөртә.

Ахвледианиның Тбилиси университеты янындагы һәйкәле

Тел гыйлемен һәм логопедияне үстерүгә керткән өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. С. Ахвледиани лингвистика буенча фундаменталь эшләр башкара. Аның эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып индоиранистика тора. Бу өлкәдә осетин телен, картвель һәм Таулы Кавказ телләре фонетикасын өйрәнә. Гомуми тел гыйлеме өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә (фонема теориясе, фонологик синтагматика проблемасы, эксперименталь фонетика мәсьәләсе). Логопедиянең теория һәм тәҗрибә мәсьәләләрен эшли. Сөйләм җитешсезлекләре табигатен өйрәнүдә Г. С. Ахвледиани фонетикага зур урын бирә. Үзенең бер эшендә ул болай дип яза: «Логопедия кайбер фәнни дисциплиналар белән тыгыз бәйләнгән, ләкин фонетика белән ныграк; аларның өйрәнү объектлары бер үк — социаль әһәмиятле артикуляцион гамәлләр, артикуляцион яңгыраш, ләкин аларның һәрберсе — фонетика һәм логопедия, бу объектны төрле караштан һәм төрле максаттан өйрәнә».

Г. С. Ахвледиани җитәкчелегендә логопедия теориясе һәм практикасы буенча кайбер тикшеренүләр үткәрелә. Алар арасында: «Тотлыгу төрләре», «Сөйләм җитешсезлекләрен искәртү», «Сөйләм җитешсезлекләре һәм аларны төзәтү», «Сигматик һәм аны төзәтү», «Грузин укучыларның сөйләм җитешсезлекләре», «Тавышларны күмәк коррекцияләү», «Сөйләм җитешсезлекләре булган балаларның язу үзенчәлекләре», «Грузиядә логопедия эше тарихы», «Логопед эшендә дидактик уен-күнегүләр». Г. С. Ахвледиани фәнни мәктәп оештыра, күп кенә грузин логопедлары шушы мәктәпкә карый (Н. Асамбадзе, А Кайшаури, З. Габашвили, Т. Перадзе, А Келбакиани).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Ахвледиани Г. С. Основы общей фонетики. — Тбилиси, 1949.
    • Ахвледиани Г. С. Сборник избранных работ по осетинскому языку. — Тбилиси, 1960.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Перадзе Т. Г. С. Ахвледиани и грузинская логопедия // Дефектология. — 1981. — № 6. — С. 81

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]