Георгий Бущан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Бущан latin yazuında])
Георгий Бущан
Туган телдә исем укр. Георгій Миколайович Бущан
Туган 31 май 1994(1994-05-31)[1][2][3] (29 яшь)
Одесса, Украина
Ватандашлыгы  Украина
Һөнәре футболчы
Җефет Khrystyna Shyshpor[d]
Спорт такымы әгъзасы Дынамо, Дынамо-2[d], сборная Украины по футболу (до 16 лет)[d], юношеская сборная Украины по футболу[d], Сборная Украины по футболу (до 18 лет)[d], юношеская сборная Украины по футболу[d] һәм Украина милли 21 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d]

 Георгий Бущан Викиҗыентыкта

Георгий Николаевич Бущан (укр. Гео́ргій Микола́йович Буща́н; 1994 елның 31 мае, Одесса) — Украина футболчысы, «Динамо» клубы (Киев) һәм Украина җыелма командасы капкачысы.

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бущан «Динамо» составында

Георгий Бущан Одессада туган. Футбол белән җирле спорт секциясендә шөгыльләнә башлый, гәрчә ул йөзү белән кызыксынган һәм үзен шул спорт төре бәйләргә мөмкин булган. Футболда егетнең кумиры Андрей Шевченко(рус.) була, шуңа күрә башта ул һөҗүмче булырга тели, әмма 11 нче номерлы Одесса балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Виталий Гоцуляк тугыз яшьлек футболчының югары буе сәбәпле, аны сакчы сыйфатында сынап карарга була. Тик Георгийга мондый инициатива ошамый, шуннан соң ул капкачы позициясендә уйнарга теләвен белдерә.

Украина балалар-яшүсмерләр футбол лигасында уңышлы чыгыш ясаулары сәбәпле, Бущанга Украина яшүсмерләр җыелма командалары тренерлары һәм илнең әйдәп баручы клублары селекционерлары, аерым алганда: «Динамо» (Киев) һәм «Металлист» (Харьков)(рус.) игътибар итә. Георгий киевлылар файдасына сайлау ясый, гәрчә башта «Металлист» клубы файдасына авышкан булса да. Киевта карьерасының дәвамы аңа чынга ашмаслык тоелса да, әти-әнисе белән киңәшләшеп, тәвәккәлләргә карар кыла. «Динамо»ның төп составы заявкасына беренче тапкыр 2011 елда эләгә, әмма кырга бер тапкыр да чыкмый.

2017 елның 20 августында Премьер-лига матчында төп командада «Сталь» (Каменское)(рус.) командасына каршы уйный (4:1). 2017 елның 2 ноябрендә ул Европа Лигасында Швейцариянең «Янг Бойз»(рус.) командасына каршы матчта дебют ясый (1:0)[4].

Җыелма команда составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле яшьтәге Украина җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. 2013 елның 24 апрелендә Греция командасына каршы матчта Украина яшүсмерләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Бу уенны команда 1:2 исәбенә оттыра. Яшьләр җыелма командасындагы дебют 2014 елның 13 ноябрендә Төркиягә каршы уенда була. Очрашу 2:0 исәбе белән тәмамлана.

2020 елның 21 сентябрендә Украина җыелма командасының баш тренеры Андрей Шевченко милли команда составына Бущанны чакыра[5]. Франция командасы белән уен алдыннан уенчыларның кайберләре COVID-19 белән авырып китә (аерым алганда, капкачылар — Андрей Лунин(рус.) һәм Юрий Панькив(рус.)), шуның аркасында матчны үткәрү шик астында була[6]. Шуңа да карамастан, французлар белән иптәшләрчә уен 7 октябрьдә уза[7]. Шевченко старт составында берьюлы дүрт дебютантны, шул исәптән Бущанны да куя. Уен нәтиҗәләре буенча Украина үз тарихында иң зур исәп белән җиңелә (1:7)[8].

Җыелма команда өчен уңышсыз матчтан соң УЕФА Милләтләр Лигасының киләсе ике матчында Германия (1-2) һәм Испания (1-0) җыелма командаларына каршы чыгыш ясый[9].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украина байрагы «Динамо» (Киев)
  • Украина чемпионы: 2020/21;
  • Украина Кубогы иясе: 2019/20;
  • Украина Суперкубогы иясе: 2018, 2019, 2020.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның июлендә Украинаның атказанган артисты(рус.), балерина Кристина Шишпорга өйләнә. Шул ук елның 8 сентябрендә кызлары Юлия туа[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]